Парламент рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов фракциянең бишьеллыгы эшчәнлегенә шундый сүзләр белән бәя бирде. Журналистлар алдында “кызыл сүзләр” әйтмәде ул. Бары тик саннар-фактларга таянды.
Моннан биш ел элек Дәүсоветка сайлауларда “Бердәм Россия” 84,2 процент тавыш җыйган иде. Юрий Камалтыновның алдагы сайлауларда да “Не сильно хуже наберем” диюе безне елмаерга мәҗбүр итте. “Не сильно хуже” дип нәрсә әйтмәкче булды ул? Хакимият партиясе әгъзалары узган сайлаулардан азрак мандат алырга мөмкиннәрме? Юрий Зимелевичка шундыйрак сорау биргәннәр дә иде. Әмма аның әйтүенчә, беренчедән, бүгеннән үк сайлаулар темасын куерту – закон бозу. Икенчедән, ул фаразларга яратмавын әйтте. Кайбер округларда “Бердәм Россия”нең үз кандидатларын куймау сәбәбен дә партиянең бары тик алдан тавыш бирү нәтиҗәләренә генә таянуы белән аңлатты. Ә алдан тавыш бирү ачыктан-ачык һәм чиста уза, диде.
Инде йөз кызару-кызармау мәсьәләсенә килгәндә, Юрий Камалтыновның фикерләре мондый: “БР” фракциясе парламентта күпчелекне тәшкил иткәнгә, кабул ителгән һәр закон, һәр карар өчен партия җавап бирә. Бер генә законны да иң әһәмиятлесе дип аерып куеп булмый. Яшәешебезнең теге яки бу өлкәсе өчен законнарның һәрберсе бик кирәк һәм урынлы. Биш ел эчендә Дәүсовет 561 закон проекты кабул итте һәм аларның берсе дә партия күзеннән читтә калмады. Татарстан законнарын язу белән беррәттән, фракция федераль дәрәҗәдә зур эшчәнлек алып барды. Ул эшләгән 30 закон проекты Дәүсоветта каралып, Россия Думасына тәкъдим ителде. Болардан тыш, фракция Думада эшләнеп ятучы закон проектларына төрле төзәтмәләр, үзгәрешләр дә тәкъдим итте һәм алар нигездә, думачылар тарафыннан хупланды. Юрий Камалтынов халык мөрәҗәгатьләре белән эшләүне һәм гражданнарны кабул итүне иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе дип саный. Фракциягә биш ел эчендә 12 меңнән артык мөрәҗәгать кергән һәм депутатлар 3200 кешене кабул иткән.
Бердәмроссиялеләр арасында “аласы да коласы” юкмы, тәртип ягы ничегрәк? Фракция җитәкчесе әйтүенчә, сессия утырышларына даими йөрүчеләр – 80 процент. Әмма депутатлар белә-күрә торып “дәрес калдырмаганнар”, һәр очракның объектив сәбәбе бар. Яшерен-батырын түгел, фракция депутатлары арасында, журналистларның берсе әйтүенчә, “бизнес генераллары” шактый һәм парламент өчен кайчак вакытлары да табылмыйдыр. Әмма читтән торып булса да закон проектлары эшләүдә катнашалар икән.
Инде килеп, ул партия проектларына тукталды, алар – эшчәнлегебезнең иң әһәмиятле өлеше, диде. Әле 2014 елда ук 21 илкүләм, 9 төбәк, 50 җирле партия проектлары буенча эш башланды. Фракция депутатлары аларны гамәлгә ашыруга күп көч куйдылар. 2018 елда Татарстанда өстәмә рәвештә партиянең тагын алты проекты эшли башлады. Иң әһәмиятлесе: һәр проектның ничек тормышка ашуына ныклы контроль урнаштырылды. Бөтен өметләр тулысынча акланмаса да, Юрий Камалтынов “БР“ фракциясе эшчәнлегеннән канәгать иде.
Риман Гыйлемханов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat