Рөстәм Миңнеханов: “Нефть һәм газ чоры тәмамланырга иртәрәк әле”

Җир асты табигый байлыкларыннан нигезле файдалану, авыр чыгарыла торган запасларны нәтиҗәле эшкәртү, базарлар үзгәреше. Карабаш бистәсендә 18 нче тапкыр узган нефть саммитында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть тармагында бүгенге төп мәсьәләләр дип әнә шуларны атады.

– Әлегә нефть һәм газ чоры тәмамлану турында әйтергә иртәрәк – углеводородлар илебезнең стратегик ресурсы булып калачак. Нефть-газ химиясе кебек зур сегментта углеводородларга, гомумән, альтернатива юк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренә караганда, халыкара экспертлар якындагы ун елда 1,5 млн тонна углеводородка ихтыяҗ булачагын фаразлый. Шуның белән бергә, Президент Россиядә запаслар структурасының елдан-ел начараюын да билгеләп үтте. Россия Энергетика министрлыгы мәгълүматлары буенча, авыр чыгарыла торган нефть илдәге запасның 65 процентын тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч елдан-ел арта.

– Димәк, инновацион технологияләргә, сыгылмалы салым системасына һәм фәнни яктан тирәнтен өйрәнә торган продуктка сорау арта дигән сүз, – диде Президент.
Энергоресурсларны алу һәм куллануның экологиягә зур авырлык китерүенә дә басым ясады Рөстәм Миңнеханов. Бу мәсьәләдә ул республика нефтьчеләрен мактап телгә алды. Аның фикеренчә, аларның тәҗрибәсе тиешле контроль булганда һәм экология иминлеге шартларын үтәгәндә, табигатьне саклап калу мөмкинлеге барлыгын күрсәтә.
Әлеге чарада Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин да катнашты. Ул билгеләп узганча, дөнья нефть базарында алдынгы урыннарны саклап калыр өчен, Россиягә тармактагы яңалыклардан артта калырга ярамый.

– Без дөньяда көндәшлек артачагын бик яхшы аңлыйбыз. Алдынгылар рәтендә булыр өчен, табигать биргән барлык мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланырга тиешбез. Бу максатларга ирешер өчен, административ каршылыкларны киметергә һәм инвесторларга яңа, уңайлы шартлар тудырырга кирәк, – диде ул.

Башка еллардан аермалы буларак, быел саммит халыкара статус алды һәм нефть-газ яшьләр форумы белән бер мәйданда үтте. Россиядән кала, анда Үзбәкстан, Казахстан, Беларусь, Төрекмәнстан республикаларыннан 250 егет һәм кыз җыелган иде. Аларга махсус күргәзмәдә, фикер алышу мәйданында, мастер-классларда, төрле белем бирү программаларында катнашу мөмкинлеге бирелде. Өметле яшьләрне “Татнефть”нең генераль директоры Наил Мәганов сәламләде.

– Быел ягулык-энергетика комплексларына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышуга яшьләрне җәлеп итү символик мәгънәгә ия. Яшьләр өчен бу – үзләрен күрсәтергә, яңа тәҗрибә тупларга, белемнәрен тикшерергә һәм илнең әйдәп баручы нефть компаниясенең кадрлар резервына керергә менә дигән мөмкинлек. Әлбәттә инде, хакатон кысасында бирелә торган акчалата приз да яхшы стимул булып тора, – дип билгеләп узды Наил Мәганов.

Моннан тыш, форум кысасында хакатон (проблемаларны хәл итүдә белгечләрнең уртак эшчәнлеге мәйданы) да ачылды. Бу юлы яшь белгечләр нефть-газ эше һәм мәгълүмат технологияләре турында фикер алыша.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү