Ни эшләдек, нәрсәгә кул җитмәде… Коммуннистларның бишъеллыгы ничек узды?

КПРФ фракциясе депутатлары бишьеллык эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов уңышлар бе­лән беррәттән кул җитмәгән эш­ләргә дә тукталды.

Уңышлар, ди­мәк­тән, партия саф­ларының ишә­юен әйтергә ки­рәктер. Алдагы чакырылышта ком­мунист депутат­лар саны да ике мәр­тәбә артырга, ягъни, өчтән алтыга җитәргә мөм­кин. Хафиз Миргалимов моңа “хакимият бүләге” дип карамый, тавышларны эш күр­сәтеп “йолкып” алдык, ди. Рос­сия­нең төрле төбәкләрендә КПРФ йогынтысы артуын, хакимият партия­сенең абруе төшүен әйтергә дә онытмады.

Оппозициядәге партия буларак, КПРФ ниләр эшләде соң? Иң элек ул илдәге пенсия реформасын тәнкыйтьләде. Иптәш Миргалимов әйтүенчә, Россиядә ирләр­нең 48 проценты, пенсия яшенә җит­мичә, якты дөнья белән бә­хилләшә. Ә аларның акчалары кая китә соң? Кая китәсе билгеле инде. Мәрхүм­нең илгә тырышып хезмәт иткәндә Пенсия фондында җые­лып барган акчаларын, һич ю­гы бер өлешен, аның балаларына, туганнарына бирергә иде, дигән фи­кердә ул. Мәсәлән, көнбатыш иллә­рендә мон­дый закон күптән эшли инде.

КПРФ сугыш чоры балаларына ташламалар, өстәмә түләүләр мәсь­әләсен дә күтәргән иде. Хафиз Гаяз улы әйтүенчә, мондый закон Россиянең 24 төбәгендә эшли инде. Сугыш бит аерым төбәкләргә генә кагылмады, шуңа күрә Россия Президенты ихтыяры белән законны ни өчен бөтен ил күләмендә гамәлгә кертмәскә!
Әле бездә фатир ала алмаган сугыш ветераннары да бар икән. Депутатлар әйтүенчә, кайбер социаль мәсьәләләрне карау, закон кабул итү вакыты махсус сузылып килә. Әлбәттә, кул җитмәгән эшләр дә шактый. Аларны алтынчы чакырылыш депутатлары хәл итәргә тырышыр.

Артем Прокофьев Татарстан парламентының Федераль үзәк инициативаларына ияреп баруына риза-бәхил түгел. Инде менә алтынчы ел гражданнарның керем­нәре кими. Җитмәсә хәерчеләрне төрле төркемнәргә бүлә башладылар һәм Татарстан тәҗрибә үткәрү полигонына әйләнде, ди.

Дөрес, депутатлар фикеренчә, Татарстан яшәү өчен уңайлы тө­бәкләрдән санала һәм республика җитәкчелеге, аерым алганда Президент Рөстәм Миңнеханов коммунистлар сүзенә колак сала. Хафиз Миргалимов Президент хәер-фатихасы белән башкарылган шактый эшләрне атады. Без аларны санап тормыйбыз, чөнки, үз вакытында яза бардык.

Үзләре әйтүенчә, Татарстан ком­мунист-депутатлары эшчән­леген партия Үзәк комитеты югары бәяләгән. Ә төп бәяне халык үзе бирер.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү