Татарстаннан күрше республикага ял итәргә чыгып киткән алты кеше кайтмады… Җиде кеше хастаханәгә эләкте. Татарстан Президенты аларга ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кушты. “ВТ” хәбәрчесе вакыйга урынында булды һәм якыннарын югалткан кешеләр белән аралашты.
Фаҗига Уфа – Инзәр – Белорет трассасында килеп чыга. 40 кеше утырган һәм Чаллыга юл тоткан King Long автобусы юл читенә оча. Пассажирларның барысы да бер оешмада хезмәт куйган. Башкортстанга алар салда йөзәргә барган. Авариядә алты кешенең гомере өзелә, 21 кешене хастаханәгә алып китәләр. Вакыйга урынына 14 “ашыгыч ярдәм” машинасы юллыйлар. Аларны башта район хастаханәсенә, аннары Уфага алып китәләр. Тиз арада ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күршеләргә рәхмәт әйтте. Шул уңайдан Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировка телеграмма юлланган.
Аңа кадәр ул “Инстаграм” сәхифәсендә кайгы уртаклашты: “Юл фаҗигасе кешеләрнең гомерләрен өзде. Зыян күрүчеләр бар, шул исәптән балалар да. Аларга тизрәк савыгуларын телим. Вафат булганнарның гаиләләренең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Юлларыгыз имин булсын, якыннарыгызны саклагыз!” – дип язды ул.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына зыян күргән кешеләргә ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кушты. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, биш кешене Чаллыга алып кайттылар. Араларында бер бала да бар. Тагын икесе Уфада дәваланачак. Аларны хәлләре яхшыргач алып кайтачаклар. Чаллы мэриясе исә мәетләрне алып кайтуны үз өстенә алган. Автобус хезмәте күрсәтүче “Альтекс” фирмасы фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итәчәген җиткерде.
Йөртүчене кулга алдылар
Автобус белән Сарман районы кешесе идарә иткән. Ул эшләгән оешмада аны бары тик яхшы яктан гына бәяләсәләр дә, тизлек яратуы аркасында 18 тапкыр административ җәзага тартылганлыгы билгеле. Хокук саклау органнарында хәбәр итүләренчә, авария вакытында автобус йөртүчесе аек булган. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе хәбәренә караганда, 32 яшьлек йөртүчене кулга алганнар. Аны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык буенча икедән артык кеше үлемендә гаеплиләр. Тикшерүчеләр һәм криминалистлар авария урынын тикшергән. Шулай ук экспертиза да билгеләнгән. Ул авария вакытында автобусның нинди техник торышта булуын һәм аны файдалану таләпләрен бозу ихтималын ачыкларга тиеш. Шулай ук пассажирлар йөртә торган компаниянең тиешле документациясе каралачак һәм хезмәткәрләрдән сорау алыначак.
- САН
Быелның алты аенда Татарстанда автобус йөртүчеләрнең гаебе белән 68 авария булган. Аларда 98 кеше зыян күргән, һәлак булучылар юк.
Автобус йөртүче авариягә эләгүен көчле җил һәм яшеннән күрә. Ә менә Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрдәге битендә болай дип язып калдырган:
“Әлеге шоферга кешеләр үз гомерләрен ышандырган, ләкин ул, көчле яңгырга карамастан, тизлеген акрынайтмаган. Туп-туры юл бит. Куркынычсызлык каешларын каптырмаган пассажирлар үлгән. Сыйфатсыз автобуста йөрү үлем белән уенга тиң. Бәрелүдән соң аның утыргычлары өзелеп очкан, пассажирларның бу очракта исән калулары, әлбәттә, икеле…”
“Мондый хәлне күргән юк иде”
– Ул көнне безнең якта коеп яңгыр яуды. Коточкыч иде. Дөнья бетәме дип торам. Ике кечкенә бала белән өйдә идем. Җил көчле булды. Өй ава дип торам. Су басар дип тә курыктым. Әбиләр әйтмешли, ахырзаман инде бу, – ди күрше республиканың Архангельск районында яшәүче Ирина Мурзабаева. – Андый көнне яхшы хуҗа өеннән этен дә чыгармый. Җәй көне кешеләрнең дөнья күрәсе килә шул. Берсе дә үләрмен дип чыгып китмәгәндер.
Автобусны да барып күрүчеләр булган. Уфада яшәүче Марсель Хәмитов шул вакытта юлда була.
– 22 ел юлда йөреп, мондый хәлне күргән юк иде. Автобус әйләнеп, түбәсендә ята. Андагы кешеләрне күрсәгез иде. Кычкыралар, күбесен утыргыч кыскан. Ә ярдәм итеп булмый. Нишләтергә белмичә шактый тордык. Андагы балаларның елаулары әле дә колакта тора. Бер мәхшәр иде ул көн, – дип сөйли ул.
“Әле дә ышанмыйм”
Чаллыга юл тоткан автобуста һәлак булучылар белән бергә эшләгән, үзен Константин дип таныштырган егет белән аралаштык.
– Йөрәк елый. Хезмәттәшләрем кызганыч. Күтәренке күңел белән ялга чыгып киткән кешеләр бит. Ә монда мәетләре кайта, – ди ул. – Кемне гаепләргә дә белмәссең. Автобусның арткы рәтенә утырган кешеләр үлеп беткән. Яшьләр кызганыч.
Айгөл Садриевага июнь аенда 27 яшь тулган. Әнисе белән генә яшәгәннәр. Апасы да бар. Ул кияүдә.
– Айгөл иң якын дустым иде. Бик шатланып бергә эшләгән коллективы белән салда йөзәргә китте. Тик исән кайту насыйп булмаган икән. Бу хәбәрне ишеткәннән бирле үземне кая куярга белмим. Җитмәсә, чит илдә мин. Әнисенең, апасының да телефон номерларын белмим. Хәтта Айгөлнең йөргән егете Илдарны да таба алмыйм. Җаным бәргәләнә, якын дустымның чәчәк кебек вакытында китеп баруына ышана алымыйм, – ди Надежда Довбыш.
Евгений Тимофеев 14 июльдә 35 яшен тутырган. Чаллыда ди-джей булып эшләгән.
– Мин әле дә Женяның юклыгына ышанмыйм. Гел бергә булдык. Әле алар ял итәргә киткәнче очрашып сөйләштек, – ди дусты Сергей. – Кем белгән бит соңгы күрешү булыр дип. Күңелгә бик авыр. Күздән яшь акмаса да, йөрәк елый, – ди дусты Сергей.
Юл хаталарны гафу итми, дисәк тә, ялгышулар, ашыгулар дәвам итә. Фаҗига саен сабак алырбыз төсле. Тик булмый гына.
Һәлак булучыларның исемлеге:
А.Р. Садриева, 27яшь;
И.И. Юсупов, 33 яшь;
Г.Ф. Исламов, 28 яшь;
Б.В. Сутормин, 24 яшь;
А.М. Гарифуллина, 53 яшь;
Е.А. Тимофеев, 35 яшь.
- ФИКЕР
Марсель Вәлиев, автобус йөртүче:
– Мондый хәбәрләрне ишетү бик авыр. Йөрәгемә авыр кабул итәм. Чөнки автобус йөртүнең бик авыр икәнен яхшы аңлыйм. Үзең генә түгел, кеше өчен дә җавап бирәсе бит. Бүген йөртүчеләргә таләпләр бик кырыс. ГЛОНАСС аша күзәтәләр, тахограф куйдырдылар. Ростехнадзор, Ространснадзор тикшерә, ЮХИДИне әйткән дә юк инде. Зарланучылар бар, әмма кырыс таләпләр кертеп, дөрес эшләделәр, дим. Файдасы булды. Үзем дә егетләргә гел кабатлап торам: табибка күренегез, вакытында ял итегез, юлда туктагыз, дим. Хәзер бит шартлар бар. Таләпләр кырыслангач, егетләр дә үзгәрә. Бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Ике ай элек “КамАЗ” белән Уфадан Санкт-Петербургка бардым. Юлда ватылып калдык. Беркем туктамады. Автобус белән дә шундый хәл булган иде. Артыма биш автобус тезелеп басты. Әлбәттә, төрлесе бар инде. Очраклы рәвештә килеп эләккәннәре дә очрый. Казандагы “кызыл автобус”ларда кем генә йөрми?! Акча аз чыга дип, план артыннан чабалар. Зур оешмаларда контроль бар әле, кечерәкләрендә исә алай дип әйтеп булмый. Яшьләр тәҗрибәсез. СССР вакытында автобус руленә утыру өчен, ким дигәндә, өч ел йөк машинасында эшләгән һәм бу хакта хезмәт кенәгәсендә язылган булу кирәк иде. Хәзер исә андый шарт юк. Автобустагы юлчыларның иминлеге турында башкалар да уйласын иде. Юлда ничек кенә кыланмыйлар! Бигрәк тә яшьләр чаба. Узып китә, автобус алдына килеп керә.3
Гөлгенә Шиһапова
Фотолар социаль челтәрләрдән алынды
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat