Россиядә юллар начар, дисәләр дә, илнең зур шәһәрләренә автойөреш оештырган Россия икътисади үсеш министры Максим Орешкин алай уйламый икән. Канәгатьләндермәгән урыннар бар, билгеле, әмма юлларның күп өлеше – яхшы хәлдә, ди министр. 12 июльдә Мәскәү – Владимир – Түбән Новгород – Чабаксар – Казан – Самара – Тольятти маршруты буенча автойөреш оештырган Орешкин сәфәрен төгәлләде.
Lada X-ray автомобилендә хәрәкәт иткән Максим Орешкин федераль юллар начар хәлдә түгел, әмма күбесендә төзекләндерү эшләре башкару зыян итмәс дигән фикергә килгән.
– Сәфәр миңа ошады. Машина да үзен яхшы яктан күрсәтте. Машиналар ясарга өйрәндек, инде юл гына төзисе калды. Ә алар, дөресен әйтим, бик үк яхшы хәлдә түгел. Бер урында машина көпчәге чак кына тишелмәде, – дип уртаклашты министр. – Икенче яктан карасаң, федераль трассаларда төзекләндерү эшләре алып барыла. Төбәк юллары да яхшы хәлдә.
Максим Орешкин “Инстаграм” социаль челтәрендәге шәхси сәхифәсендә сәфәргә кагылышлы фикерләрен һәрдаим җиткереп, язылучылар белән аралашып барды. Шулай итеп, халык министрның Чабаксарда төшке ашка тукталуын, Lada машинасыннан канәгать калуын белде. Язылучыларның берсе, министрның Россиядә эшләнгән машинага утыруын күргәч, “Бу җәза сезгә ни өчен бирелде икән?” дип фикерен калдырган иде. Орешкин исә аңа: “Бу – җәза түгел, бу – искиткеч үткән ял көннәре!” – дигән җавап кайтарды.
Казан яр буена киләм, дип вәгъдә иткән Максим Орешкин Татарстан башкаласында озакка тукталмады. Аның каравы ул республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Лаеш районында “Биосфера-Фиш“ балык үрчетү комплексында булды. Министр яңа комплексны карады, маймычларны үстерү шартлары белән танышып кына калмыйча, балык та тотты.
Сәфәр тәмам, хәзер министрлык Дмитрий Медведев белән киңәшмәгә әзерләнә. Орешкин сүзләренчә, булган автотрасса белән дә шөгыльләнергә, шул исәптән яңа инфраструктура турында да уйланырга кирәк. Киңәшмәдә шулар хакында сөйләшәчәкләр.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat