“Моның нәрсәсе гаҗәп?” Быел татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын 18 кеше тапшырган

Татар телендә укып, БДИда югары нәтиҗә күрсәт­кән Рамил Баһавиев турында бөтен республика ишетте. Телнең имтиханнар тапшырганда комачау итмәвен башкалар да дәлилләде. Бармак белән генә санарлык булса да, Татарстанда мәктәпне тәмамлаучылар арасында татар теленнән бердәм рес­публика имтиханын тапшыручылар бар икән әле. Быел алар – 18 кеше.

Әлмәттәге Ризаэддин Фәх­­ретдин исемендәге 1 нче гимназияне тәмамлаган Әдилә Закирова – шул кыю­ларның берсе. “Татар те­лен­нән имтихан тапшыручы бөтен Әлмәт районына берүзем булдым. Бу фәннән имтихан мин керәсе уку йортына кирәкмәсә дә, аны үз теләгем белән тапшырдым”, – ди ул.

Имтихан тапшырганда, гадәттә, бер бүлмәгә 15ләп баланы туплыйлар. Әдиләгә исә иптәшкә кеше булмый: аудиториядә берүзе генә утыра ул. Имтихан тапшырган көнен ул болай искә ала:

– Башыма төрле уйлар кил­де. Шул мәлдә ана теле­безнең хәле шәптән түгел икәнен аңладым, татар те­ленең киләчәге турында уйландым. Әлмәт кебек зур җир­лектән дә бер мин генә имтихан тапшырдым бит! Эш районда гына да түгел. Мондый хәл Татарстан кү­лә­мен­дә күзәтелә. Инде бер­дәм дәүләт имтиханы артта калды. Татар те­леннән имтихан тапшыручылар булган икән… Ә без булмасак, татар телен­нән имтиханны берәү дә бирмәс иде бит! Без, аз булсак та, ярый әле булганбыз.

Имтиханга ничек әзер­ләнгән соң? Үзе: “Әзерлән­мәдем дә!” – ди. Аның каравы татар теле һәм әдәбия­тыннан олимпиадага нык­лап әзерләнгән икән. Мондый төр бәйгеләрдә үзен еш сынаган кыз. Интернет-олимпиадаларда катнашкан, урыннар яулаган.

– Бердәм дәүләт имтиханы шушы олимпиадалардан да катлаулырак булмастыр, дип уйладым. Ялгышмадым кебек. Имтихан өчен тыныч идем, – дип сөй­ләде Әдилә. – Укытучым мине күбрәк рухи яктан әзер­ләде. Ул миңа үземә ышанырга кушты.

Кызның татар теленнән имтихан тапшырасын бе­л­гәч, күпләр: “Аннан имтихан бирергә ярыймыни? Татар телен дә биреп буламыни?” – дип гаҗәпләнә торган булганнар икән әле. “Барысы шакката, шул ук вакытта соклана да иде. Шундый хәлгә җиттекмени инде? Ә бәлки, имтихан тапшыру мөмкинлеге барлыгын бел­мәгәнгә күрә, аны бирми­ләрдер дә? Татарстанда мо­ның шулкадәр яңалык булуы гаҗәпләндерде мине. Татар теленнән имтихан бирүнең гадәти күренеш икәнен аңлатырга теләдем. Ул да бит – гадәти имтихан. Гаҗәпләнерлек нәрсә дә юк лабаса”, – ди Әдилә. Якын кешеләре исә теләгенә каршы төшмәгән. Имтихан нә­тиҗәләренә килгәндә, Әди­лә татар теленнән – 80, урыс әдәбиятыннан – 97, урыс те­леннән – 91, ә җәмгыять бе­леменнән 77 балл туплаган.

Әдилә тәмамлаган мәк­тәп Әлмәттә бердәнбер мил­ли уку-укыту үзәге санала икән. Фәннәр элек ике телдә укытылган, Әдилә үзе дә математика кебек төгәл фәнне татарча укып өй­рәнгән. “Дә­ресләр тулысын­ча урыс те­лендә генә бармый, татар телендә аралашу да югалмады. Чаралар татар телендә уза”, – диде Әдилә.

Әдилә Закирова – булачак хезмәттәшебез дә әле. Ул киләчәген журналистика белән бәйләргә тели. Быел ул, “Әйдә ТНВга!” бәйгесен­дә катнашып, Гран-при яулады. Инде КФУдагы эчке имтиханнары да башланып киткән. Киләчәктә телеви­де­ниедә эшләргә исәбе.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү