Татарстанда 2019 елның беренче яртыеллыгында ит һәм сөт җитештерү арткан

Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында 2019 елның беренче яртыеллыганда терлекчелек продукциясен җитештерү артты. Бу елның гыйнвар – июнь айларында республикада авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында 670,9 мең тонна сөт, 200,1 мең тонна терлек ите һәм кош ите җитештерлгән. Узган елның шушы чорына карата артым 4% һәм 2% тәшкил итә. Мөгезле эре терлек ите 49,2 мең тонна (99%), дуңгыз ите – 44,7 мең тонна (105%), кош-корт ите – 105,0 мең тонна (102%).

Сөт җитештерү дә артым күзәтелә. «Авыл хуҗалыгы оешмаларында беренче яртыеллыкта бер сыердан уртача савым 2 мең 896 кг тәшкил итте, бу узгвн елның шушы чорына караганда 5%ка артык», – ди Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ирек Гибадуллин.

Аерым районнар терлекчелек продукциясен җитештерүне шактый күпкә арттырдылар. Мәсәлән, Министрлык белешмәләре буенча, 2019 елның гыйнвар – июнь айларында Балтач районының авыл хуҗалыгы оешмаларында 43 мең 27 тонна сөт савылган, узган елга карата — 114%, Түбән Кама районында – 16 мең 146 тонна (111%), Кукмара районында – 48 мең 141 тонна (109%), Актаныш районында – 31 мең 840 тонна (109%), Әлки районында – 31 мең 117 тонна (109%).

Кайбер муниципаль районнарда ит җитештерү күләмншре шактый артты. Мәсәлән, Биектау районында беренче яртыеллыкта 1 мең 348 тонна ит җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына карата 135% тәшкил итә, Мамадыш районында – 2 мең 664 тонна (119%), Кукмара районында – 3 мең 389 тонна (110%).

15 июльгә оператив белешмәләр буенча, республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 4 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына караганда 141,1 тоннага, ягъни 3,7%ка артыграк. Көнгә 4,5 мең тонна сөт сатыла – бу узган елның шушы вакытына караганда 186,2 тоннага, ягъни 4%ка күбрәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.


Фикер өстәү