Фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар, спорт мәйданчыклары, модульле кибетләр… Алар барысы да авыл халкына уңайлы булсын өчен төзелә.
Ел азагына кадәр Татарстанда илледән артыграк сәламәтлек саклау оешмасы калкып чыгачак. Бу – кырык биш фельдшер-акушерлык пункты, тугыз амбулатория дигән сүз. Ә инде медицина учреждениеләре арасыннан иң зурысы – 8 нче шәһәр хастаханәсенең гомумпрактика табибы һәм балалар табиблары офисы Казанның Константиновка бистәсендә булачак.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев сүзләренә караганда, 2012 елдан бирле махсус программа кысасында республиканың иң ерак авылларында модульле яңа 460 фельдшер-акушерлык пункты булдырылган. Алар биредә яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү үзәкләренә әйләнгән. Шулай ук шәһәр-районнар поликлиникалары дә яңартылган.
Сәламәтлекне кайгыртуның бер очы спорт мәйданчыкларына килеп тоташа. Шуны истә тотып, быел 105 спорт мәйданчыгы, 8 чаңгы базасы төзү күздә тотыла. Бу эшләр 427 миллион сумга төшәчәк. Гомумән, 2013 елдан бирле Татарстанда 890 спорт мәйданчыгы һәм 27 чаңгы базасы сафка баскан инде. Соңгы ике ел эчендә район үзәкләрендә әле тагын өсте ябулы биш спорт залы һәм сигез бассейн да пәйда булган.
Авыл клубларын төзүгә килгәндә, Илшат Гыймаев әйтүенчә, аларга ихтыяҗ кимемәгән. Шуңа күрә ерактагы авылларда 50, 100, 200 һәм 300 урынга исәпләнгән клублар төзү программасы дәвам иттереләчәк. Быел 21 клубны сафка бастыру күздә тотыла. Берочтан авыл клубларын төзү буенча республика программасының 2012 елдан бирле тормышка ашырылып килүен әйтеп үтик. Шушы чорда барлыгы 285 мәдәни учак булдырылган.
Ә менә автолавкалар, клублардан аермалы буларак, авыл халкы күңеленә хуш килмәгән. Дөресрәге, машинадан сәүдә итү нәтиҗәсез булып чыккан. Шуңа күрә ел ахырына кадәр бөтен республика күләмендә модульле 22 кибет калкып чыгачак икән. Хәтерләсәгез, 2017 елда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме белән нәкъ менә модульле сәүдә нокталарын төзү программасы башланып, шуның кысасында авылларда иллеләп кибет тә төзеп куелган иде. Әмма озак та үтмәстән, бу сәүдә объектларының авыл халкы өметен бик үк аклап бетермәүләре аңлашылды. Шуңа күрә министрлык 72 автолавка сатып алырга карар итте. Тик узган елда машинадан сатуны оештыру сынап каралгач, модульле кибетләрнең яхшырак икәне беленде. Әнә шулай сынаулар һәм ялгышлыклар аша модульле кибетләр төзүгә кире кайтылган да инде.
Гомумән алганда, быел Татарстан авылларында әнә шундый 22 сәүдә объекты сафка басачак. Бу чама белән 55,5 миллион сумга төшәчәк.