Җиңү бәйрәме дә, каһәр төшкере сугыш башланган 22 июнь дә узып китте. Шулай да сугыш темасының газета битләреннән төшкәне юк әле. Әтием яу кырларын кичеп кайткан фронтовик булганга, сугыш турында язылганнарны сикертеп кенә узып китә алмыйм.
Шуларның атна-ун көн элек дөнья күргән берсе күңелгә тиде. “Батыр сугышчылар өйләренә кайта алмады, кайтканнары да 40-45 яшьтән озак яшәмәде. 90-95 яшьлек Советлар Союзы геройларын мин һич аңламыйм… Чын сугышта газап чиккән кешенең организмы ничек шулай нык, таза кала ала?” – дип яза анда автор. Дөрес, соңрак, мин ялгышсам гафу итегез, бу минем фикерем генә, дип әйтеп, дәгъвасын йомшартып куя ул.
Күз тимәсен!
Моны искә алуым тиктомалдан гына түгел. Узган җомга көнне әле ике ай элек кенә 99 яшен тутырган сугыш ветераны, республикабыз яшьтәше Гали Гарифуллинның өендә булырга туры килде. Җомга намазына килгәч, “Ярдәм” мәчете каршындагы хәйрия фонды рәисе Илһам хәзрәт Исмәгыйловка шул язма хакында сөйләгән идем. Хәзрәт: “Гали ага җомга намазына килми калмый. Яз көне фронтовикның өен дә барып күрергә теләгән идең. Әйдә, үзен дә сөйләштерерсең, өенә дә барып килербез”, – дигәч, бик теләп риза булдым.
Намаз тәмамланганнан соң, мәчет ихатасына чыгып көтеп торыйм әле, дисәм, Илһам хәзрәт, төш вакыты бит, тамак ялгап чыгыйк, дип чакырып кертте. Керсәм, табын тулы ризык, түр башында – Гали абзый! “Егетләр кадереңне беләләр икән”, – дим. “Күтәреп кенә йөртмиләр инде”, – дип елмая ул. “Өлкән кеше белән бергәләп тәгам җыйгач, ризык бәрәкәтлерәк була”, – дип кушыла шунда хәзрәт.
Ярый әле өстәл янында озак сыйланмаганбыз: без баскычтан күтәрелгәндә, хуҗаның олы кызы Лилия апа, ашыга-ашыга, аска төшеп бара иде. Безне күргәч, кире борылып керде. “Юам, җыештырам, ашарга пешерәм, әнине алыштырырга тырышам. Атнага ике-өч мәртәбә килеп китәм”, – дип, фатирга керә-керешли, әтисенең ничегрәк гомер итүен сөйли башлады ул. Үзе шәһәрнең икенче читендә – Нокса авышлыгы урамында тора икән. Бертуганнарның дүртесе дә исән-сау. Олы абыйлары Рифкать Чаллыда яши. Озак еллар табиб булып эшләгән Шамил энесе күптән түгел генә, пенсия акчасына яшәп карыйм әле, дип ялга чыкса, җитмешен тутырган ире Рәшит, кадеремне белгәндә китмим әле, дип һаман заводта эшли икән. Бүген Гали абзый төпчек кызы Алсу белән бергә тора. “Сеңлебез саулыкка туеп бетмәсә дә, әтигә менә дигән иптәш. Шөкер, тату гына яшәп яталар. Без дә килеп-китеп, булышып йөрибез. Әтинең бармаклары эшләп бетерми, сәдәфләрен эләктерешергә дә кеше кирәк бит”, – дип аңлатты Лилия ханым.
Табигый, фронтовикның сугышчан бүләкләре дә кызыксындырды. Гали Гарифуллин яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз”, III дәрәҗә “Дан” орденнары һәм башка медальләр белән бүләкләнгән икән. “Кызыл Йолдыз” орденын, дошман тылына чыгып, “тел” алып кайтканнары өчен биргәннәр. “Әлеге операция өчен командирым Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды”, – дип сөйләсә дә, теге яугирнең исем-фамилиясен исенә төшерә алмады ул. Картлык шатлык түгел инде: “Дан” орденын ни өчен биргәннәрен дә, сугыш беткәч, ике ел кайда хезмәт иткәнен дә хәтерли алмады ветеран.
Әле дә мәчет бар
Ике ел элек 70 ел бергә гомер кичергән хатыны Мәрьям апа үлеп киткән. Шөкер, ул да озын гомерле булган: туксан бишен тутырып, туксан алтынчы яшенә чыккан (икесе дә Кукмара районының Сабанчы авылында туып үскән алар). “Хатыным вафатыннан соң бик моңсу булган иде. Бераз чирләп алдым, хастаханәдә ятып чыктым. Шөкер, яныбызда гына диярлек “Ярдәм” мәчетен салып куйдылар. Өйлә намазын калдырганым юк. Рамазан аенда икенде, ахшам намазларын да шунда укыйм. Авыз ачу мәҗлесләрендә урыным түрдә була. Нинди генә зур кунак килсә дә, Илдар хәзрәт шулар янына утырта. Мәчеттә өлкәннәр, яшьләр белән дә аралашам. Шунда ямь табам”, – дип, ничек көн уздыруын бәян итте безгә Гали абзый.
Хушлашып китәр алдыннан, Лилия апага “Чын сугышта газап чиккән кешенең организмы ничек шулай нык, таза кала ала?” дигән теге уңайсыз сорауны бирергә булдым. “Элеккеге кешеләрнең таза, нык булуы бер караганда гаҗәп тоелса да, алар бит аз ашаган, ачлы-туклы дигәндәй яшәгән. Әнием, сугыш вакытында алманың чери башлаганын гына ашап, яхшысын фронтка озата идек, дип сөйли иде. Элек ризык гади, экологик чиста булган. Хәзерге кеше төрлесен, күп һәм артыгын ашый. Бер утырганда, ике-өч төрле генә ризык белән канәгатьләнә белергә кирәк. Гомер озынлыгына килгәндә, анысы – Ходай кулында. Ул күпме язган булса, шул кадәрле яшибез. Сер түгел, танышларым арасында гына түгел, туган-тумача арасында да, сугышта булмагандыр, кайдадыр яткандыр, дип әйтүчеләр булды. Хәтта каенанам да кайчагында шулайрак ычкындыра иде. Сугыштан исән кайту – бәхет эше. Сәламәтлек тә – күкләрдән бирелгән бер әманәт”, – дип җаваплады ул.
Рәшит Минаҗ