Кырымда Татарстан балалары агуланган. Гаепне салаттан тапканнар

Кырымның “Лучистый” лагеренда ял итүче Татарстаннан 50гә якын баланың агулануы ачыкланган, шуларның бишесе – әйдаман. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге хәлне үз контроленә алган. Вакыйга урынында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина да киткән. Белгеч хәбәр иткәнчә, агулануга эчәк таякчы сәбәпче булган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

– Жәйге ялны оештыру буенча ведомствоара комиссия күпләп агулану мәсьәләсен тикшерә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге хәлне күз уңында тота. Вакыйга урынында Гүзәл Удачина белән “Черноморец” республика үзәге директоры Евгений Ветров эшли. Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков та вакыйга урынына очты, – дип хәбәр иттеләр Татарстанның Яшьләре эшләре министрлыгында.

Шәфкать туташларына кемнәрдер кичә кичке аштан соң мөрәҗәгать итсә, күбесе бүген төнге өчтән соң хәле начарайган. Аларның барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән. Балалар ашханәдә тукланган. Роспотребнадзор белгечләре ризыктан проба һәм башка анализлар алган. Лагерьда ротовирус очрагы кире кагылып, гаепне салаттан тапканнар.
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге хәлне шәхси контроленә алып, балаларның сәламәтлеге турында оператив рәвештә хәбәр итеп барырга кушты. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе рәисе Кырымдагы хезмәттәшләре белән элемтәгә чыкты. Кирәк булган очракта безнең белгечләр тиешле ярдәм күрсәтергә әзер, – диде Татарстан Кремле вәкиле Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, Кырым хакимияте вәкилләре дә медицина ярдәме күрсәтү буенча эш барышы турында Татарстан вәкилләренә оператив төстә хәбәр итеп бара.

Кырымда җәй дәвамында Татартаннан юллама белән 1 мең бала ял итәр дип планлаштырыла. Беренче һәм икенче сменалар тыныч кына узса да, өчечеседә күңелсезлек килеп чыккан. Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрлыгы хәбәр иткәнчә, өченче сменда 201 бала һөм 19 педагог ял итә. Ул 8 июльдә башланган. Калган сменаларда 531 баланы көтәләр. Лагерь 2018 елда тендер оту нәтиҗәсендә сайлап алынган.


Фикер өстәү