Рөстәм Миңнеханов «ПромРуссКон» компаниясе вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПромРуссКон» компаниясе вәкилләре белән очрашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Агросәнәгать комплексында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз барды.

Компания сүсле культураларны үстерү һәм тирән эшкәртү белән шөгыльләнә. Компания Иркутск өлкәсендә урнашкан. Техник киндерне үстерү Иркутск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе белән берлектә алып барыла.

Компания Киндер тармагын үстерү ассоциациясе һәм бик күп башка фәнни-тикшеренү оешмалары белән хезмәттәшлек итә.

Татарстан ягыннан очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев катнаштылар.


Фикер өстәү