Каникул вакытында да укучы яшьләр белән очрашу көтелә. Кремль Кырымдагы балалар хәле белән дә кызыксынып тора. Менә-менә федераль трассаның язмышы да хәл ителәчәк. Хөкүмәт йортында узган брифингта атна вакыйгаларына бәя бирделәр.
Илнең иң яшь шәһәре булган Иннополиста яшьләр өчен “Президент академиясенең җәйге кампусы” Халыкара белем бирү форумы башланып китте. Бу – Россия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Татарстан Хөкүмәтенең уртак проекты. Рөстәм Миңнеханов монда җыелган яшьләр белән очрашачак. Лилия Галимова әйтеп үткәнчә, җиде ел дәвамында форумда төрле төбәк һәм илләрдән меңнән артык студент катнашкан. Быел кампус 201 студентны кабул итә. Әлеге чара ел саен аерым бер темага багышлана. Быел студентлар инновацияләр һәм трендлар темасына сөйләшә. Яшьләргә биредә мөмкинлекләр зурдан: алар министрлык вәкилләре, чит ил югары уку йортлары укытучылары белән очраша, аралаша ала, уку программасында Россия һәм чит ил галимнәре, дәүләт хезмәткәрләре, дөнья дәрәҗәсендәге эшмәкәрләр катнашында остаханәләр, лекцияләр, тренинглар, семинарлар каралган.
Президентның чираттагы очрашуы төзүчеләр һәм банк вәкилләре катнашында узачак. Лилия Галимова сүзләренчә, бу инде – Рөстәм Миңнеханов катнашындагы икенче киңәшмә һәм ул төзелеш компанияләренең эскроу счетларга күчү эшчәнлеген күзәтү максатыннан оештырыла.
– Республикада 18 банкка, эскроу счетлар кулланып, проект финанславы буенча эшчәнлек алып бару хокукы бирелде. Чынбарлыкта аларның унысы гына тулы көченә эшли. 18 гариза банклардан хуплау алган. 2019 елның 11 июленә республикада 85 төзелеш компаниясе теркәлгән, алар 227 күпфатирлы торак йортны сафка бастыра, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле. Кимчелекләргә килгәндә, төзүче компанияләрнең эскроу счетлар белән эшләү тәҗрибәсе юк, күпчелек банклар да тәҗрибә тупламаган әле.
Журналистларны “элек Тимур Ногманов башкарган эшне хәзер кем үз кулларына алыр?” дигән сорау да кызыксындырды. “Президент әле бу вазифа буенча төгәл карарга килмәде. Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифасын вакытлыча элеккеге җитәкченең урынбасары Венера Камалова башкара”, – диде Лилия Галимова. Ул хакимият органнарын һәм муниципалитет вәкилләрен аның белән эшчәнлек алып барырга өндәде.
Россия икътисади үсеш министры Максим Орешкинның автойөрешеннән соң, федераль трассаның язмышы хәл ителергә тиеш. Безнекеләр Мәскәү – Казан түләүле трассасы яклы икән.
– Орешкин, М7 трассасын төзекләндерергә кирәк, дисә дә, яңа юл кирәкми дигән сүз түгел әле бу. Без М7не төзекләндерү дә, яңа трасса да булдыру яклы. Гомумән, проектның безгә генә түгел, бүтән төбәкләр өчен дә кызыклы икәнен күзәтәбез. Рөстәм Миңнеханов, Орешкин белән очрашкан вакытта, йөк машиналары һәм пассажир транспорты ташкынын аерырга кирәк, дигән фикер әйтте. Министрның да вәзгыятьне үз күзләре белән күрергә мөмкинлеге булгандыр. Без, М7 трассасын төзекләндерсәләр дә, яңа юл салсалар да, каршы түгел. Соңгы карарны көтәбез, – дип аңлатты Лилия Галимова.
Бу атнада Башкортстанда булган юл һәлакәтендә зыян күрүчеләргә тиешле ярдәмне Чаллы каласы күрсәтәчәк. Лилия Галимова әйтүенчә, барлык сорауларны хәл итүне алар үз өстенә алган. Мөмкинлектән файдаланып, Казан Кремленең рәсми вәкиле Башкортстан вәкилләренә тагын бер кат рәхмәтен белдерде. “Зыян күрүчеләргә оператив рәвештә ярдәм күрсәтүләре һәм хастаханәләргә вакытында урнаштырулары аркасында, корбаннар саны кимрәк булды”, – диде ул.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat