Билгеле булганча, Казанның Генераль планы 2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарыла. Яңасы исә ел азагына әзер булачак. Бу эштә шәһәр халкы да катнаша ала. Тәкъдимнәрне 29 июльдән башлап 1 августка кадәр җиткерергә мөмкин.
Бу атнада Генераль планның эшләп бетерелгән проекты Казанның документлар җыелмасында һәм мэриянең рәсми сайтында басылып, халыкка тәкъдим ителде. Шуннан соң “Җәмәгать фикер алышулары” (dispute.kzn.ru) мәгълүмати системасына кереп, казанлылар үз фикерләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаша алачак.
Башкаланың архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина аңлатуынча, әлеге фикер алышуда бары тик Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр территориясендәге милек хуҗалары гына катнаша ала. Ә менә урынсыз, тупас һәм ямьсез сүзләр язган кешеләр фикер алышудан төшеп калачак. Бары тик нигезле аңлатмалар, төгәл һәм ачык хатлар гына кабул ителәчәк. Фикер калдырыр өчен тагын бер шарт үтәлергә тиеш: моның өчен кеше ЕСИА системасында теркәлгән булу кирәк.
Интернеттан тыш, шәһәрлеләр өчен башка вариантлар да каралган. Замана мөмкинлекләреннән файдалана алмаганнар Груздев урамының 5 нче йортында урнашкан Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә язмача хат та калдыра ала.
– Бу системаны кала халкы үз итәр дип уйлыйбыз, чөнки биредә теләге булган һәр кеше сорау бирә ала. Халык саны да, вакыт буенча да чикләүләр юк, – ди Ирина Дябилкина.
Сорау бирү, фикер калдыру мөмкинлеге булса да, халыкның күпчелеге Генпланны аңлап та бетерми. Идарә җитәкчесе урынбасары Анастасия Латыпова әнә шундый фикердә.
– Генплан җәмәгать объектларының урынын билгеләми, ә халыкның аларга ихтыяҗын гына ачыклый. Ягъни ул – территория ничек үсеш алырга мөмкин булуын күрсәтә торган стратегик документ. Теге яки бу объектның билгеле бер территориядә җитәрлек булмавын һәм планлаштырылуын гына билгели, – диде Анастасия Латыпова.
Әлеге документ якындагы 15 елда шәһәрнең ничек үсеш аласын билгели. Шул исәптән монда шәһәр проектында каралган юллар да күрсәтелә.
– Бу – катлаулы документ. Төшенер өчен еш кына өстәмә аңлатмалар кирәк. Яңа документ искесеннән бары тик җиңеләйтелгән булуы белән генә аерыла, – дип өстәде ул.
Журналистлар белән аралашкан вакытта спикерлар әлеге дә баягы Дәрвишләр бистәсендәге юл мәсьәләсенә дә тукталды. Генпланда күрсәтелгән мөмкин булган үзгәрешләр халыкта бик зур ризасызлык тудырган иде.
– Бүген микрорайондагы хәлләр шактый катлаулы. Моны Тынычлык урамындагы “бөке”ләрдән дә аңлап була. Әлеге юллардан сәгатенә 1000–1500 машина (һәр якка икешәр полоса) узып йөри. Киләчәктә автомобильләр саны арткач, хәл тагын да катлауланачак, – ди Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров.
Әлеге мәсьәләне уңай якка хәл итәр өчен Генпланны эшләүчеләр өч вариант тәкъдим итә. Фикер алышулардан соң аның берсе генә калачак.
Зөһрә Садыйкова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat