Ялның ямен тамак боза? Кырымда Татарстаннан киткән 50гә якын бала агуланган

Диңгез ярыннан хастаханәгә эләгү өчен күп кирәкми. Соңгы мәгълүматлар буенча Кырымдагы “Лучистый” лагеренда агуланган балаларның саны 52гә җиткән. Шуларның 49ы – Татарстаннан. Моннан тыш 5 әйдаман да зыян күргән. Табиблар, аларның сәламәтлегенә куркыныч янамый, дип белдерә. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Кичке ашка кадәр бар да яхшы булган. Күңел болганулар, эч ки­түләр тамак ялгап алгач башланган. Балаларның күпләп агулануына салат сәбәп булган дигән фаразлар бар. Тик бу аның берсе генә. Вирустан шикләнүчеләр дә бар. Табибка мөрәҗәгать итүчеләр саны төнге өчтән соң күбәйгән. “Лучис­тый”дагы өченче сменада барлыгы 201 бала һәм 19 педагог ял итә икән. Аларның яллары 26 июльдә төгәлләнәсе булган. Хәзерге вакытта агулануның сәбәпләре ачык­лана: Роспотребнадзор белгеч­ләре ризыктан һәм башка анализлар алган. Евпатория хастаха­нәсендә Татарстан бала хокукларын яклау буена вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина кизү тора, Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та балаларның, әй­дә­маннарның хәлен белеште.

Евпаториядә күпләп агулану буенча оператив штаб булдырганнар. Аны шәһәр башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Валерий Батюк җитәкли. Аның сүзләренә караганда, төгәл анализларны белү өчен 72 сәгать көтәргә кирәк. Балалар барысы да коры ашауга күчерелгән, учреждение карантинга ябылган.

Берәүнең дә гаепне үз өстенә аласы килми, билгеле. Лагерь директоры Ренат Каюмов, агулану очрагы ачыкланган көннәрдә лагерьга яңа сменалар да килде, дигән. Аның әйтүенчә, ял итәргә кайлардан гына килмиләр. Сахалин, Камчатка, Казан һәм башка төбәкләрдән. Каюмов фикеренчә, 50дән артык кешенең авырып китүе – эпидемия түгел. Евпатория шәһәре җитәкчесе башлыгы урынбасары Кирилл Вавренюк исә, Татарстан балаларының инфекцияне юлда килгәндә эләктергән булуы да бар, дип шикләнә.

– Шифаханә ашханәсендә бө­тен кешегә дә шартлар бер. Әгәр проблема ашауга кагылса, ял итү­че­ләрнең барысы да чирләгән булыр иде. Хастаханәгә исә Казан балалары гына эләкте, – дигән Вавренюк.

Татарстан җитәкчеләре исә, табиблар сүзенә таянып, инфекцияне безнекеләр йоктырган, дигән сүзне кире какты.

– Сменаның 9 нчы көнендә килеп чыккан бу хәл. Әгәр безнекеләр юлда барганда эләктергән булса, ике көн эчендә үк ачыкланыр иде. Бу – балалар лагерьда алган инфекция. Татарстан җитәкчелеге Кырымдагы Роспотребнадзор идарәсеннән агулануның сәбәп­ләре буенча рәсми җавап көтә, – диде Фәттахов.
Гүзәл Удачина әти-әниләрне тынычландырырдай сүзләр әйтте.

– Кырымның балалар буенча баш инфекционисты, Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре килде. Алар безнең белән дә очрашты. Балаларның хәле әйбәт. Өч баланы реанимациягә озатканнар, әмма бу бары урын җитмәүдән генә. Барысында да эчәк инфекциясе табылган. Аның ничек килеп эләгүен, лаборатор анализлар әзер булгач, җит­керәчәкбез, – ди Удачина. – Әлегә без – балалар янында, аларның иң кечесенә – 9 яшь. Ахырга кадәр ял итү-итмәүләренә килгәндә, анысы вәзгыятькә бәйле булачак. Тикшерү барышында Роспотребнадзор белгечләре нәрсә дип әйтер бит.

Алдан хәбәр иткәнчә, бу очракны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов контрольгә алды.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларның сәламәт­леге турында оператив рәвештә хәбәр итеп барырга кушты. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе рәисе Кырымдагы хезмәт­тәш­ләре белән элемтәгә чыкты. Кирәк булган очракта безнең белгечләр тиешле ярдәм күрсәтергә әзер. Кырым хакимияте вәкилләре дә медицина ярдәме күрсәтү буенча эш барышы турында Татарстан вәкилләренә оператив төстә хәбәр итеп бара, – диде Татарстан Кремле вәкиле Лилия Галимова.

Әти-әниләргә балаларының хәле турында 89677728777 номеры аша “Черноморец” республика үзәге директоры Евгений Ветров җавап бирәчәк.

Кырымда җәй дәвамында Татарстаннан юллама белән 1 мең бала ял итәр дип планлаштырыла. Калган сменаларда 531 баланы көтәләр. Тик аларның ял итәсе килерме – монысы икенче мәсьәлә.

Пәнҗешәмбе көнне Кырымнан хәлгә ачыклык керткән хәбәр килде. Җирле Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Лучистый” лагерендагы ашханә хезмәткәрләрендә норовирус булуы ачыкланган. Татарстан балаларына вирус ашханә хезмәткәрләреннән күчкән. Инфекция ашханә хезмәткәрләренең шәхси гигиена таләпләрен үтәмәве аркасында таралган булырга мөмкин. Дәваланырга җибәрелгән хезмәткәрләр урынына яңаларын алганнар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү