Миңнехановка көнкүреш калдыклары өчен түләүне кире карарга тәкъдим итәчәкләр

Якын арада Татарстан Президентына каты көнкүреш калдыкларына түләү нормативын кире карарга тәкъдим итәчәкләр. Әлеге инициативаны республиканың Эшмәкәрлек советы һәм Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллеге белдерде. Бу хакта Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифаларын башкаручы Венера Камалова сөйләде.

“Түләүләр югары булу сәбәпле без нормативны кире карауны тәкъдим итәчәкбез. Ул республика Президентына юлланачак. Моны якын арада эшләячәкбез.

Инициативаны Татарстанның Төзелеш министрлыгы, Тарифлар буенча Дәүләт комитеты, Татарстан буенча Россия Росприроднадзор идарәсе һәм республиканың Социаль-икътисади тикшеренүләр үзәге хуплаган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

 


Фикер өстәү