«Татарстанга килегез, урнаштырырбыз”

Үзләре яшь булсалар да, сораулары җитди. “Президент академиясенең җәйге кампусы” Халыкара мәгариф форумында катнашучыларны сәясәт тә, икътисад та, эшмәкәрлек тә кызыксындыра. Кичә алар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

“Президент академиясенен җәйге кампусы” Россия һәм чит ил яшьләрен инде сигезенче елын бер урынга җыя. Быел анда катнашырга Россиянең 18 төбәге һәм 29 чит ил яшьләре лаек булган. Форумга барлыгы 201 студент җыелган. Җәйге кампус Россия Президенты һәм РФ хөкүмәте каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Татарстан хөкүмәте тарафыннан оештырыла. Быел кампус “Инновация һәм трендлар” дигән теманы колачлый. Монда “Киләчәк дәүләте”, “Эшмәкәрлек”, “Киләчәк мәгарифе” кебек темаларга да фикер алышулар оештырыла. Шушы форум кысасында катнашучылар алдында Россия һәм дөнья күләмендә танылган галимнәр, төрле тармак белгечләре һәм эшмәкәрләр чыгыш ясый.
Кичә Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау җәйге кампус катнашучылары белән форум билгеләгән темага аралашты.

– Татарстан – Россиянең сәнәгать өлкәсендә иң алга киткән фәнни үзәкләренең берсе. Соңгы 10 – 15 елда Татарстанда махсус икътисади зоналар, индустриаль һәм сәнәгать парклары, өстенлекле үсеш территорияләре барлыкка килде. Болар барысы да республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыра, – диде Рөстәм Миңнеханов. Сүзләренә мисал итеп, ул “Алабуга” икътисади зонасын китерде. Монда еллык керем 90 млрд сумны тәшкил итә.

Президент республика үсеше өчен мөһим булган тармакларны да атап үтте.
– Беренче урында, әлбәттә, нефть химиясе өлкәсе. Безнең нефть җитештерү, нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм башка тармаклар бар. Мин Татарстан хөкүмәтендә эшли башлаган чорда нефть запаслары 850 млн тонна тәшкил итә иде. Соңгы 20 елда аларның күләме 900 миллионга кадәр үсте. Татарстанның нефть запасы 100 – 200 һәм аннан да күбрәк елга җитәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Владимир Мау исә Татарстан уңышының серен Миңнеханов һәм аның командасы эшчәнлегендә күрүен әйтте. “Татарстан кешеләрне, федераль хакимиятне, аерым алганда Миңнеханов һәм аның командасы булуы белән генә дә җәлеп итә. Бу кешеләр теләсә кайсы бурычны уңышлы башкарып чыгарга сәләтле”, – дип саный ул. Президент академиясе ректоры, юнәлешләр турында сөйләшкәндә, аларның ни дәрәҗәдә үзгәрүен һәм иртәгәсе көннең нинди буласын фаразлауның кыен булуын әйтте. “Без һәр ел саен яңача яшибез. Технологияләрнең алга китеше сизелә. Хәзерге заманда уңышка ирешәм дисәң, аңа яраклаша белергә кирәк”, – дигән фикердә Владимир Мау. Аныңча, дәүләт төп көчләрен кеше капиталын һәм инфраструктураны үстерүгә юнәлтергә тиеш.

Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген яшьләргә таянырга кирәк. Хәзер яшь буынның һөнәр, шөгыль сайлау мөмкинлеге дә чагыштырмача зуррак. “Элегрәк вакытта, авылдан китмәсеннәр өчен, паспорт бирмәгәннәр. Армиягә паспортлы булу өчен дә барганнар. Сезнең алда мондый кысалар юк. Бүген бер белгечлек алып, иртәгә башкасын үзләштереп, эшли аласыз. Татарстанга килегез, урнаштырырбыз”, – диде Рөстәм Миңнеханов, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Егет-кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та алды. Рөстәм Миңнехановтан көн кадагында торган төп өч максаты турында сорадылар. “Беренчесе – ялга китү, икенчесе – ялдан вакытында кайтып, эшкә чыгу, өченчесе – WorldSkills чемпионатын уңышлы итеп үткәреп җибәрү”, – дип җавап кайтарды ул, уенын-чынын бергә кушып.

Программаның тыгыз, чараларның шактый күп булуына карамастан, катнашучылар монда мәңгегә калырга әзер, диләр. Тумышы белән Индонезиядән, хәзерге вакытта Казан федераль университетында укучы Мулия Майкл форум турында былтыр катнашкан дустыннан белгән.

– Тәкъдим итеп карады да, тәвәккәлләргә булдым. Миңа бизнеска кагылышлы лекцияләр аеруча ошады. Шушы өлкә белән күптәннән кызыксынам. Бер юнәлештә генә түгел, башка өлкәләрдә дә нәрсәгәдер өйрәнер өчен мөмкинлекләр күп биредә. Кампуста команда булып эшләргә өйрәнәсең, – диде ул.
Белем арттырып кына калмыйлар, кичке чараларда да катнаша форумдагы егет-кызлар. Шулай ук Татарстанның истәлекле урыннарына экскурсияләргә дә чыгалар. Форумда мәхәббәтләрен тапканнар да бар хәтта. Кампуста узган “Җәйге кампус-2019 мистеры” бәйгесе җиңүчесе Эмиль Мурадян белән аралашып алдык.

– Бу бәйгедә музыкаль номер белән чыгыш ясадым. Ул барысына да ошаган, күрәсең. Мистер дигәч тә, күз алдыгызга йөзгә-биткә чибәр, кыяфәте спортчыларныкы кебек булган ир-егет киләдер. Бу сыйфатлардан башка да җиңеп була икән, шуны исбатладым. Моның өчен бары тик яхшы кеше булырга гына кирәк, – диде ул.

Чилидан килгән Карлос Авила Җәйге кампуска яңа дуслар бүләк иткәне өчен рәхмәтле булуын әйтте. “Дөньяның төрле почмакларыннан дуслар таптым. Мондый мөмкинлеккә ия булуым белән бәхетлемен. Кампус – чын тормыш мәктәбе”, – дигән фикердә Карлос.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү