2020 елда ташламалы электрон транспорт карталары Татарстан буенча гамәлдә була

Татарстанда 2020 елның 1 гыйнварыннан ташламалы электрон транспорт картасы бөтен республикага таратылачак. Бу хакта бүген Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров министрлыкның коллегия утырышында хәбәр итте.

«Бүгенге көндә әлеге функционалны республиканың биш шәһәрендә – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзәндә генә гамәлгә кертелде», – дип сөйләде докладчы.

Министр урынбасары сүзләренчә, Татарстанның 40 районында юл йөрү өчен автоматлаштырылган исәпкә алуны эшләтеп җибәрү өчен, система операторы билгеләнәчәк һәм ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталарны рәсмиләштерү һәм бирү өчен гаризалар кабул итү оештырылачак, шул исәптән күп функцияле үзәкләрдә дә.

2020 елда җәмәгать транспортында йөрү өчен автоматлаштырылган исәпкә алу системасын 616 транспорт чарасына кертү планлаштырыла. Ташламалы транспорт карталары план буенча 10 мең 610 данә тәшкил итә.

Ташламалы транспорт картасы шәһәр пассажир транспортында ташламалы йөрү хокукына ия гражданнарга бирелә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

 


Фикер өстәү