Татарстан финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллинга – 55 яшь! Балачагы, яшьлек еллары аның хәтеренә ничек уелган? Тормышка карашы, әйләнә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәте ничек бөреләнгән? Бу хакта ул үзе сөйли.
Әнәй, әтәй һәм әби-бабай
Безнең якларда әнәй, әтәй дип дәшү гадәткә кергән. Мондый сүз тезмәсе шәхсән минем үземә ошый, болай әйтүдә ниндидер җылылык, ягымлык, якынлык бар сыман. Туганнар, авылдашлар, якташлар белән сөйләшкәндә дә, гадәтләнгәнчә, әтәй-әнәй диюне якынрак күрәбез, әлбәттә, әти-әни дию дә безнең өчен ят – күнегелмәгән сүз түгел.
Безнең әнәй дә, әтәй дә Яңа Тинчәленекеләр. Шунда кавышканнар, шунда гомер иттеләр. Без дүрт бала үстек. Алланың биргәненә шөкер, исән-сау, бер-беребезне аңлап, мөмкин булганча үзара ярдәм итешеп яшибез. Туганлык җепләренең өзелмәве, нәсел-нәсәбебезне ачыклап, белеп гомер итүебез бик мөһим.
Әтәй-әнәй гомерләре буена колхозда эшләделәр. Әнәй сыер савучы иде һәм, мин бу сүзләрне горурланып язам, ул алдынгы сыер савучы булды. Аны мактадылар, үрнәк иттеләр, районыбызда нәшер ителә торган “Байрак” газетасында да рәсеме басылуын, мактап язуларын хәтерлим әле мин. Шул газетаны кулыма тотып, очраган һәркемгә күрсәтеп йөрүем дә хәтердә. Хәзер инде уйланам да: “Юк, балалык галәмәте генә булмаган бу, әнәй белән горурлануым, башкалар да аннан үрнәк алсын, мин үзем дә, башка туганнарым да аның йөзенә кызыллык китермәсен”, – диюем булгандыр инде.
Әнәй – Рауза Хәйрулла кызы 1932 елның 25 июнендә тугызынчы бала булып дөньяга аваз сала. Балачагы бик нык авырлыкта үтә. Яшьлеген сугыш урлый, аннан гаиләгә бер-бер артлы авыр кайгы килеп тора. Аңа 14 яшь тулар-тулмаста әнисе – Минҗиһан Фәсхетдин кызының йөрәге тибүдән туктый. 16 яше тулганда тагын зур кайгы – әтиләре дә фани дөнья белән саубуллаша. Шулай итеп, әнәй әти-әни назыннан, рәхәтеннән бик иртә аерыла, тормыш авырлыгы тулысынча балалар җилкәсенә күчә. Ничек кенә түзделәр дә авырлыкларны ничек кенә җиңделәр икән? Өстәвенә сугыш дигән афәт килгән чор бит әле, аннан соңгы җимереклек, ачлык-ялангачлык… Ниләр генә күрми адәм баласы… “Авырлыкларны түземлек, тырышлык белән генә җиңеп була”, – дигән сүзләрне әнәйдән гел ишетеп тордык. Һәм ул безгә – аның балаларына да тормыш девизы булды. Өлкәннәр коточкыч авырлыкларга түзгән, бирешмәгәннәр, безнең якты киләчәккә нигез булдырганнар, нигә әле без шуның кадерен белмәскә, тырышмаска тиеш?..
Әтәй – Фәйзрахман улы Рәүф 1930 елгы, гыйнвар аенда туган бала. Әнәйнең яшь вакытындагы язмышы, әйтерсең лә, аны да сагалап торган: аңа өч яшь вакытта әнисе – Рахилә Заһретдин кызы вафат була.
Әтәй ягыннан да, әнәй ягыннан да бик тырыш нәселдән без. Әнәйнең әти-әниләре дә нык тормыш алып барган, хәлле гаилә исәбендә булганнар. Андыйларга “кулак” ярлыгы тагылган. Берничә сыер, күпләп башка мал-туар асраганнар, салымны да вакытында, тиешенчә түләп барганнар һәм дә дөнья хәлен белеп булмый диюдәндер инде, архив туплап барырга да онытмаганнар. Авылның һәм тирә-күрше авылларда яшәүчеләрнең өлкән буыны әле дә аларны сагынып искә ала.
Әби-бабайлар үрнәге дә безгә тормышның гел яхшы якларын гына искәртеп тора. Әби-бабайларыбыз авылның абруйлы кешеләре булган, аларга гел киңәш сорап килгәннәр. Авыл халкы аларның фикере белән исәпләшеп эш иткән. Безнең әти Яңа Тинчәледә туган. Аннан Казанга күчеп Нариман урамында яшәгәннәр. Ул чорда 4 класс белем дәрәҗәгә саналса, әти 7 класс белем алган, рус телен яхшы үзләштергән. Минем бик яхшы хәтеремдә: ул китаплар укырга бик һәвәс иде. “Авыл китапханәсендәге китапларны мин өчәр тапкыр укып чыктым инде”, – диюе дә хәтердә калган. Укып кына калмый ул безгә, кордашларына китапларның эчтәлеген сөйләп, гыйбрәт алырга, уйланырга мәҗбүр итә иде. Әти кул эшенә дә бик оста булды. Безгә тәрбия биргәндә дә тырышлыкны, белемгә омтылуны өстен итеп куйды, һәм бездә әти-әни тәрбиясе эзсез югалмады дип беләм. Мәктәптә барыбыз да тырышып белем алдык, авылдагы бер генә эштән дә чирканмадык. Эшнең бер ояты да юк, ди торган иде әти-әни. Мин әти авырыбрак киткәч, аның урынына фермада каравыл да тордым. Көндез укыйм, кич – каравылда. Әтинең авылда нинди абруйга ия кеше булуын без, туганнар, аны соңгы юлга озатканда да ачык тойдык. Җеназага бөтен авыл җыелды, безнең өйдән зиратка кадәрге юл халык белән тулы иде.
Бик күпләр әтәйнең булышлыгын тоеп яшәде, авыл халкы белән сүзгә килмәде һәм үзендә булган бернәрсәне дә авыл халкыннан жәлләмәде. Безгә дә: “Мөмкин булган кадәр ярдәм итегез, йөзе-меңе белән кайта ул”, – дип әйтә торган иде мәрхүм. Урыны оҗмах түрендәдер, дип беләбез. Авылга кайткан саен зиратка кермичә киткәнем юк.
Бирермен, дигән колына…
Урта мәктәптә укыган чагымда көннәрдән бер көнне әнәй: “Кинога чыгуларны, кибеткә баруларны онытып торырга туры кимәгәе, балам, – диде. – Кесәдә биш сум акча калды, артыр җае күренми. Ничек көн итәрбез инде?”
Акча мәсьәләсендә авыр хәлгә калуыбызны сизеп, белеп тора идем инде. Әнәй ашказаны белән җәфа чигә, әтәй дә бүлнис юлын таптый, абый белән апа Казанда укуда, аларның үзләренә акчаның бик кирәк чагы.
Ничек батырчылык тапканмындыр: “Әнәй, бер дә борчылма, үзең әйтмешли, Ходай Тәгалә, көн биргәнгә җүн бирермен, дигән, исән-сау булсак, акча эшләү җае табылыр”, – дидем дә, икенче көнне үк ферма мөдире Мансур абый янына барып: “Төнге каравылга эшкә алыгызчы!” – дип үтендем. Мансур абый, бик озаклап карап торды да: “Укуыңны ташларга уйламагансыңдыр ич?” – дип сорап куйды. “Юк, юк”, – дидем мин. “Кара аны, монда бик җаваплы эш. Укуыңа зыян килмәсме соң?” “Зинһар, алыгыз инде!” – дидем мин ялынган-ялварган кыяфәттә. Чыннан да, эшкә урнашу тормышны алып бару өчен бик кирәк иде. Рәхмәт яугыры, Мансур абый хәлемә, бу очракта безнең гаиләнең хәленә керде. Мин фермада төнге каравылда тора башладым, иртән мәктәпкә укырга чабам.
Җәй көннәрендә исә Мансур абый миңа мал көтүне ышанып тапшырды. Монысында исә атка атланып чаба белү дә мөһим. Минем исә атка атланып та караганым юк. Без – өч көтүче, маллар ишле, кайсы кая таралырга гына тора, йөгереп йөреп кенә терлекләрне бер урынга туплармын, димә. Атсыз һич булмый, әмма, әйткәнемчә, атка якын килгәнем дә юк. Шунлыктан, башка көтүчеләрдә ризасызлык та туган, Мансур абыйга: “Кәбир малае (безнең кушаматыбыз “Кәбир”) белән эшләмибез”, – дигән хәбәр дә җиткергәннәр. Шунда Мансур абый: “Брат, телисеңме-теләмисеңме, ат өстендә йөрергә өйрәнергә туры киләчәк”, – диде. Мансур абый әйткән икән, димәк, кирәк! Мин ризалык белдердем һәм бу шөгыльне өйрәнергә күп вакыт та кирәк булмады. Атта йөрү миңа бик нык ошады, ат өстеннән төшәсе дә килми башлады. Хәзер уйлап куям: атта йөри белмәгән малай нинди авыл малае инде ул?!
Минем тормыш юлымда Мансур абыйдай төпле фикерле, ярдәмчел кешеләр адым саен очрап торды. Каравылда торуымны, маллар көтүемне укытучыларым да аңлап кабул иттеләр, белемле булуда тоткарлыклар тудырмадылар. Әлбәттә, тормышта төрле чак була. Әмма һәр авырлыктан да чыгу юлы бар, аны таба белергә генә кирәк. Минем яшьтән колхоз эшендә эшли башлавым, беренчедән, авырлыктан чыгу юлы булса, икенчедән, шул адым чын-чынлап хезмәткә мәхәббәт тәрбияләде.
Нурислам бабайдан өч сорау
Имәнкискәдә эшләп йөргән вакытта мин кисәк кенә чирләп киттем. Лаеш хастаханәсендә дәваланырга туры килде. Лабораториягә кан анализына җибәрделәр. Кан алучы кыз минем хәләл җефетем булыр, дип кем уйлаган?! Нәкъ шул лабораториядә, нәкъ кинолардагыча, безнең күз карашларыбыз очрашты. Мин бу халәтне: “Менә бит ул мин эзләгән кеше”, – дип күңелемә салып куйдым. Һәм дәваланып чыкканда мин Зөлфиягә хисләремне белдерергә җөрьәт иттем. Без очраша башладык. Мин Бөреледә эшли башлагач, өйләнештек. Бу вакытта инде минем бер бүлмәле фатирым да бар иде. Шулай да иң элек Зөлфиянең әтисе каршында чын-чынлап имтихан тотарга туры килде.
Булачак хәләл җефетем Зөлфияне сорарга баргач, әтисе Нурислам абый мине үз янәшәсенә утыртты да : “Йә, егет, сорауларымны тыңла инде, кызымны сиңа бирергәме-юкмы икәнлеге җавапларыңнан аңлашылыр”, – диде. “Бу тагын нәрсә инде?” – дип аптырап калдым. Йоласы шундый икән. Миңа инде: “Нурислам абый, сорауларыңны тыңлыйм”, – дип әйтүдән башка чара калмады. Шуннан сораулар ява башлады.
– Армиядә хезмәт иттеңме?
– Так точно! – дигән булдым мин.
– Яшәргә урының бармы?
– Бар.
– Эшең бармы?
– Хисапчымын. Бу һөнәремне бик яратам.
Нурислам абыйның йөзенә елмаю сибелде. “Карале, син гаилә тормышына әзер икәнсең инде. Киләчәктә миңа “абый” түгел, “бабай” дип дәшәргә язсын. Бәхетле, бәрәкәтле тормыш телим мин сезгә”, – дигән җавап ишеттем.
– Әти белән бик тиз уртак тел таптыгыз, – дип елмайды Зөлфия.
– Мин шундый инде, – дип мактангандай иттем. – Сораулары белән мине эләктерергә уйлаган иде дә, алар бик гади булып чыкты.
Бөреледә матур гына гомер итә башладык. Көннәрдән бер көнне мин: “Авылда әнәйгә ялгызы гына гомер итүләре бик авыр, ашказаны да әледән-әле көйсезләнеп тора, әллә үзебезгә яшәргә чакырыргамы?” – дип сүз башладым. Зөлфия ничек әйтсә – шулай булачак иде. “Мин бик риза”, – дигән җавапны ишеттем, әнәй исә баштарак: “Балалар, сезнең үз тормышыгыз, авылдан чыгып китү миңа бик авыр булачак”, – дип каршы төшсә дә, бераздан ризалашты, туганнарым да бу гамәлне хупладылар.
Зөлфия белән гаилә корып җибәрүебезгә, Зөлфиянең каенана белән яши башлавына да быел нәкъ 30 ел! Сүзгә килгәннәрен, бер-берсенә, ялгыш кына булса да, төксе сүз әйткәннәрен хәтерләмим. Туганнарым да һәрвакыт ачык күңелле, кунакчыл Зөлфия киленгә бик рәхмәтле.
Миннән күп вакыт: “Гаиләдә нинди телдә аралашасыз?” – дип сорыйлар. Әлбәттә, татарча. Ходай Тәгалә безне татар итеп дөньяга китергән икән, без ана телебездә аралашырга, аңлашырга, дөнья алып барырга тиешбез. Балаларыбыз да телне камил белә – без шуның белән горурланабыз. Туган телне өйдә гамәлгә куйган гаиләләрдә телгә куркыныч янамый. Балаларыбызның да телгә уңай мөнәсәбәттә булачагына, аларның гаиләләрендә дә миллилек өстенлек итәчәгенә шигем юк, безнең йөзгә кызыллык китермәячәкләр. Кызыбыз 2018 елда гаилә корды. Улым Маратка да: “Улым, тормыш итәр өчен татар кызын сайла, никах укытып, туй итәрбез”, – дип әйтә киләм. Әнисе дә, әбисе дә шул ук фикердә. Иншалла, шулай булачак та.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Радик Рэуф улына исэнлек,саулык бирсен Аллахы тэгалэ! Аның кешелекле кеше булды. белән уземэ очрашырга туры килде!,