Төн­ге каравылга эшкә алыгызчы!” Финанс министры беренче акчасын ничек эшләгән?

Татарстан финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллинга – 55 яшь! Балачагы, яшьлек еллары аның хәтеренә ничек уелган? Тормышка карашы, әйләнә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәте ничек бөреләнгән? Бу хакта ул үзе сөйли.

Әнәй, әтәй һәм әби-бабай

Безнең якларда әнәй, әтәй дип дәшү гадәткә кергән. Мондый сүз тезмәсе шәхсән минем үземә ошый, болай әйтүдә ниндидер җы­лылык, ягымлык, якынлык бар сыман. Туганнар, авылдашлар, якташлар бе­лән сөйләшкәндә дә, гадәт­ләнгәнчә, әтәй-әнәй диюне якынрак күрәбез, әлбәттә, әти-әни дию дә безнең өчен ят – күне­гелмәгән сүз түгел.

Безнең әнәй дә, әтәй дә Яңа Тин­чәленекеләр. Шунда кавышканнар, шунда гомер иттеләр. Без дүрт бала үстек. Алланың биргәне­нә шө­кер, исән-сау, бер-беребезне аң­лап, мөмкин булганча үзара ярдәм итешеп яшибез. Туганлык җеплә­ре­нең өзелмәве, нәсел-нәсәбе­без­не ачык­лап, белеп гомер итүе­без бик мөһим.

Әтәй-әнәй гомерләре буена колхозда эшләделәр. Әнәй сыер са­вучы иде һәм, мин бу сүзләрне горурланып язам, ул алдынгы сыер савучы булды. Аны мактадылар, үрнәк иттеләр, районыбызда нә­шер ителә торган “Байрак” газетасында да рәсеме басылуын, мактап язуларын хәтерлим әле мин. Шул газетаны кулыма тотып, очраган һәркемгә күрсәтеп йө­рүем дә хә­тердә. Хәзер инде уйланам да: “Юк, балалык галәмәте генә булмаган бу, әнәй белән горурлануым, башкалар да аннан үрнәк алсын, мин үзем дә, башка туганнарым да аның йөзенә кызыллык китермәсен”, – диюем булгандыр инде.

Әнәй – Рауза Хәйрулла кызы 1932 елның 25 июнендә тугызынчы бала булып дөньяга аваз сала. Балачагы бик нык авырлыкта үтә. Яшьлеген сугыш урлый, аннан гаи­ләгә бер-бер артлы авыр кайгы килеп тора. Аңа 14 яшь тулар-тул­маста әнисе – Минҗиһан Фәсхет­дин кызының йөрәге тибүдән туктый. 16 яше тулганда тагын зур кайгы – әтиләре дә фани дөнья белән саубуллаша. Шулай итеп, әнәй әти-әни назыннан, рәхәтен­нән бик иртә аерыла, тормыш авырлыгы тулысынча балалар җилкәсенә күчә. Ничек кенә түзде­ләр дә авырлыкларны ничек кенә җиңделәр икән? Өстәвенә сугыш дигән афәт килгән чор бит әле, аннан соңгы җиме­реклек, ачлык-ялан­гачлык… Ниләр генә күрми адәм баласы… “Авырлыкларны тү­землек, тырышлык белән генә җи­ңеп була”, – дигән сүзләрне әнәй­дән гел ишетеп тордык. Һәм ул безгә – аның балаларына да тормыш девизы булды. Өлкәннәр коточкыч авыр­лыкларга түзгән, би­реш­мә­гәннәр, безнең якты килә­чәккә нигез булдырганнар, нигә әле без шуның кадерен бел­мәскә, тырышмаска тиеш?..

Әтәй – Фәйзрахман улы Рәүф 1930 елгы, гыйнвар аенда туган бала. Әнәйнең яшь вакытындагы язмышы, әйтерсең лә, аны да сагалап торган: аңа өч яшь вакытта әнисе – Рахилә Заһретдин кызы вафат була.

Әтәй ягыннан да, әнәй ягыннан да бик тырыш нәселдән без. Әнәйнең әти-әниләре дә нык тормыш алып барган, хәлле гаилә исәбендә булганнар. Андыйларга “кулак” ярлыгы тагылган. Берничә сыер, күпләп башка мал-туар асраганнар, салымны да вакытында, тиешенчә түләп барганнар һәм дә дөнья хәлен белеп булмый диюдән­дер инде, архив туплап барырга да онытмаганнар. Авылның һәм тирә-күрше авылларда яшәүчеләрнең өлкән буыны әле дә аларны сагынып искә ала.

Әби-бабайлар үрнәге дә безгә тормышның гел яхшы якларын гына искәртеп тора. Әби-бабайл­а­рыбыз авылның абруйлы кеше­ләре булган, аларга гел киңәш сорап килгәннәр. Авыл халкы алар­ның фикере белән исәпләшеп эш иткән. Безнең әти Яңа Тинчәледә туган. Аннан Казанга күчеп Нариман урамында яшәгәннәр. Ул чорда 4 класс белем дәрәҗәгә саналса, әти 7 класс белем алган, рус телен яхшы үз­ләштергән. Минем бик яхшы хә­теремдә: ул китаплар укырга бик һәвәс иде. “Авыл ки­тапханәсендәге китапларны мин өчәр тапкыр укып чыктым инде”, – диюе дә хәтердә калган. Укып кына калмый ул безгә, кордашларына китапларның эч­тәлеген сөйләп, гыйбрәт алырга, уйланырга мәҗ­бүр итә иде. Әти кул эшенә дә бик оста булды. Безгә тәрбия биргәндә дә тырышлыкны, беле­м­гә омтылуны өстен итеп куйды, һәм бездә әти-әни тәрбиясе эзсез югалмады дип беләм. Мәктәптә барыбыз да тырышып белем алдык, авылдагы бер генә эштән дә чирканмадык. Эшнең бер ояты да юк, ди торган иде әти-әни. Мин әти авырыбрак киткәч, аның урынына фермада каравыл да тордым. Көн­дез укыйм, кич – каравылда. Әтинең авылда нинди абруйга ия кеше булуын без, туганнар, аны соңгы юлга озатканда да ачык тойдык. Җе­назага бөтен авыл җыелды, безнең өйдән зиратка кадәрге юл халык белән тулы иде.

Бик күпләр әтәйнең булышлыгын тоеп яшәде, авыл халкы белән сүзгә килмәде һәм үзендә булган бернәрсәне дә авыл халкыннан жәлләмәде. Безгә дә: “Мөмкин булган кадәр ярдәм итегез, йөзе-меңе белән кайта ул”, – дип әйтә торган иде мәрхүм. Урыны оҗмах түрен­дәдер, дип беләбез. Авылга кайткан саен зиратка кермичә кит­кәнем юк.

Бирермен, дигән колына…

Урта мәктәптә укыган чагымда көннәрдән бер көнне әнәй: “Кинога чыгуларны, кибеткә баруларны онытып торырга туры ки­мәгәе, балам, – диде. – Кесәдә биш сум акча калды, артыр җае кү­ренми. Ничек көн итәрбез инде?”

Акча мәсьәләсендә авыр хәлгә калуыбызны сизеп, белеп тора идем инде. Әнәй ашказаны белән җәфа чигә, әтәй дә бүлнис юлын таптый, абый белән апа Казанда укуда, аларның үзләренә акчаның бик кирәк чагы.

Ничек батырчылык тапканмындыр: “Әнәй, бер дә борчылма, үзең әйтмешли, Ходай Тәгалә, көн биргәнгә җүн бирермен, дигән, исән-сау булсак, акча эш­ләү җае табылыр”, – дидем дә, икенче көнне үк ферма мөдире Мансур абый янына барып: “Төн­ге каравылга эшкә алыгызчы!” – дип үтендем. Мансур абый, бик озаклап карап торды да: “Укуың­ны ташларга уй­ламаган­сыңдыр ич?” – дип сорап куйды. “Юк, юк”, – дидем мин. “Кара аны, монда бик җаваплы эш. Укуыңа зыян килмәсме соң?” “Зин­һар, алыгыз инде!” – дидем мин ялынган-ял­варган кыяфәттә. Чыннан да, эшкә урнашу тормышны алып бару өчен бик кирәк иде. Рәхмәт яугыры, Мансур абый хә­лемә, бу очракта безнең гаилә­нең хәленә керде. Мин фермада төнге каравылда тора башладым, иртән мәктәпкә укырга чабам.

Җәй көннәрендә исә Мансур абый миңа мал көтүне ышанып тапшырды. Монысында исә атка атланып чаба белү дә мөһим. Минем исә атка атланып та караганым юк. Без – өч көтүче, маллар ишле, кайсы кая таралырга гына тора, йөгереп йөреп кенә тер­лекләрне бер урынга туплармын, димә. Атсыз һич булмый, әмма, әйткәнемчә, атка якын кил­гәнем дә юк. Шунлыктан, баш­ка көтүче­ләр­дә ризасызлык та туган, Мансур абыйга: “Кәбир малае (безнең кушаматыбыз “Кәбир”) белән эш­ләмибез”, – дигән хәбәр дә җиткер­гәннәр. Шунда Мансур абый: “Брат, тели­сеңме-теләми­сеңме, ат өстендә йөрергә өйрә­нергә туры киләчәк”, – диде. Мансур абый әйткән икән, димәк, кирәк! Мин ризалык белдердем һәм бу шө­гыльне өйрә­нергә күп вакыт та кирәк булмады. Атта йөрү миңа бик нык ошады, ат өстеннән төшә­се дә килми башлады. Хәзер уйлап куям: атта йө­ри белмәгән малай нинди авыл малае инде ул?!

Минем тормыш юлымда Мансур абыйдай төпле фикерле, яр­дәмчел кешеләр адым саен оч­рап торды. Каравылда торуымны, маллар көтүемне укытучыларым да аңлап кабул иттеләр, белемле булуда тоткарлыклар тудырмадылар. Әл­бәттә, тормышта төрле чак була. Әмма һәр авырлыктан да чыгу юлы бар, аны таба белергә генә кирәк. Минем яшьтән колхоз эшендә эшли башлавым, берен­чедән, авырлыктан чыгу юлы булса, икенчедән, шул адым чын-чынлап хезмәткә мәхәб­бәт тәр­бияләде.

Нурислам бабайдан өч сорау

Имәнкискәдә эшләп йөргән вакытта мин кисәк кенә чирләп киттем. Лаеш хастаханәсендә дә­вала­нырга туры килде. Лабора­ториягә кан анализына җибәр­деләр. Кан алучы кыз минем хәләл җефетем булыр, дип кем уйлаган?! Нәкъ шул лаборато­риядә, нәкъ кинолардагыча, без­нең күз карашларыбыз оч­рашты. Мин бу халәтне: “Менә бит ул мин эзләгән кеше”, – дип кү­ңе­лемә салып куйдым. Һәм дәва­ланып чыкканда мин Зөл­фиягә хислә­рем­не белдерергә җөрьәт иттем. Без очраша башладык. Мин Бөреледә эшли башлагач, өйләнеш­тек. Бу вакытта инде минем бер бүлмәле фатирым да бар иде. Шулай да иң элек Зөлфиянең әтисе каршында чын-чынлап имтихан тотарга туры килде.
Булачак хәләл җефетем Зөл­фияне сорарга баргач, әтисе Нурислам абый мине үз янәшәсенә утыртты да : “Йә, егет, сорауларымны тың­ла инде, кызымны сиңа бирер­гәме-юкмы икәнлеге җавап­ларыңнан аңлашылыр”, – ди­де. “Бу тагын нәр­сә инде?” – дип аптырап калдым. Йоласы шундый икән. Миңа инде: “Нурислам абый, со­рау­ларыңны тың­лыйм”, – дип әйтүдән башка чара калмады. Шуннан сораулар ява башлады.

– Армиядә хезмәт иттеңме?
– Так точно! – дигән булдым мин.
– Яшәргә урының бармы?
– Бар.
– Эшең бармы?
– Хисапчымын. Бу һөнәремне бик яратам.

Нурислам абыйның йөзенә елмаю сибелде. “Карале, син гаилә тормышына әзер икәнсең инде. Киләчәктә миңа “абый” түгел, “ба­бай” дип дәшәргә язсын. Бә­хетле, бәрәкәтле тормыш телим мин сезгә”, – дигән җавап ишеттем.
– Әти белән бик тиз уртак тел таптыгыз, – дип елмайды Зөлфия.
– Мин шундый инде, – дип мактангандай иттем. – Сораулары бе­лән мине эләктерергә уйлаган иде дә, алар бик гади булып чыкты.

Бөреледә матур гына гомер итә башладык. Көннәрдән бер көнне мин: “Авылда әнәйгә ялгызы гына гомер итүләре бик авыр, ашказаны да әледән-әле көйсез­ләнеп тора, әллә үзебезгә яшәргә чакырыргамы?” – дип сүз башладым. Зөлфия ничек әйтсә – шулай булачак иде. “Мин бик риза”, – дигән җавапны ишеттем, әнәй исә баштарак: “Балалар, сезнең үз тормышыгыз, авылдан чыгып китү миңа бик авыр булачак”, – дип каршы төшсә дә, бераздан ризалашты, туганнарым да бу гамәлне хупладылар.

Зөлфия белән гаилә корып җибәрүебезгә, Зөлфиянең каенана белән яши башлавына да быел нәкъ 30 ел! Сүзгә килгәннәрен, бер-бер­сенә, ялгыш кына булса да, төксе сүз әйткәннәрен хәтер­лә­мим. Туганнарым да һәрвакыт ачык күңелле, кунакчыл Зөлфия киленгә бик рәх­мәтле.

Миннән күп вакыт: “Гаиләдә нин­ди телдә аралашасыз?” – дип сорыйлар. Әлбәттә, татарча. Ходай Тә­галә безне татар итеп дөньяга ки­тер­гән икән, без ана телебездә аралашырга, аңла­шыр­га, дөнья алып барырга тиешбез. Балаларыбыз да телне камил белә – без шуның белән горурланабыз. Туган телне өйдә гамәлгә куйган гаилә­ләрдә телгә кур­кыныч янамый. Балалары­быз­ның да телгә уңай мөнә­сә­бәттә булачагына, аларның гаи­ләләрендә дә миллилек өс­тенлек итәчәгенә шигем юк, безнең йөзгә кызыллык китер­мәячәк­ләр. Кызыбыз 2018 елда гаилә корды. Улым Маратка да: “Улым, тормыш итәр өчен татар кызын сайла, никах укытып, туй итәр­без”, – дип әйтә киләм. Әнисе дә, әбисе дә шул ук фикердә. Иншалла, шулай булачак та.


Төн­ге каравылга эшкә алыгызчы!” Финанс министры беренче акчасын ничек эшләгән?” язмасына фикерләр

  1. Радик Рэуф улына исэнлек,саулык бирсен Аллахы тэгалэ! Аның кешелекле кеше булды. белән уземэ очрашырга туры килде!,

Җавап Отменить ответ