Кеше куян куа, дип… Яңа туган балага ГОСТ кирәкме?

Бәби табу йортыннан… фотостудиягә! Әле кайчан гына яңа туган баланы тизрәк фотога төшереп калырга омтылучы әти-әниләргә сәерсенеп карый идем. Сабыйны ничек кызганмыйлар да бишеккә дә салырга өлгермәгән нарасыйны чит кеше кулына тоттырырга курыкмыйлар, имеш. Тик хәзер, үзем дә бәби көткәндә, ул вакытта әйткән һәр сүземне кире алырга ризамын. Үскәч, балага күрсәтергә менә дигән истәлек бит бу!

Хәзерге әти-әниләр икегә аерыла: берәүләр элеккеге кебек ырым-шырымнарга ышанса (алар сабыйга алдан бишек, бала арбасы сатып алмый, кем туачагын беркемгә дә әйтми, нарасыйны 40 көнгә кадәр кешегә күрсәтми), икенчеләр исә мода артыннан куарга тырыша. Бүгенге кебек интернет заманында икенче төр­кем­гә керүчеләр күбрәктер дә, мөга­ен. Әти-әниләр ничек кенә мөгез чыгарырга тырышмый. Мәсәлән, хәзер баланың бер яшьлек туган көнен зурлап үткәрү кәттә санала. Югыйсә моның нигә кирәге бар? Сабый бәйрәмнең мәгънәсен барыбер аңламый, тәм-том да ашамый. Ә бүләкләр, ул яшьтә ялтыравык кәгазьгә төрелгән уенчык булды ни, булмады ни. Тик эш анда түгел! Бу бәйрәмгә әти-әниләр күбрәк сөенәчәк. Үскәч, балага күрсәтергә матур фотолар, күңел­ле истәлекләр булса, шәп булачак бит!

Әнә шундый уйлар белән янып, туачак балабызны фотога төше­рергә урын эзләп йөргән арада, ГОСТ дигәннәре колакны торгызды. Баксаң, киләсе елдан илдә яңа туган балаларны фотога төшерүдә бердәм дәүләт стандартлары кер­тергә җыеналар икән. Яңалык 28 көннән дә зуррак булмаган сабыйны фотога төшерергә теләүчеләргә кагыла. Фотосессияне махсус сту­диядә үткәрәсезме, өйдә яки урамдамы, монысы мөһим түгел. Озын сүзнең кыскасы: әти-әниләрне күк­тән җиргә тартып төшермәк­челәр.

Интернетта яңа туган баланы фотога төшерүгә бәйле тәкъдим­нәр бихисап. Шунысын да әйтергә кирәк: башка төрле фотосес­сия­ләр, мәсәлән, гаилә белән таби­гать­тә фотога төшү, фотографны туган көнгә чакыру белән чагыштырганда, яңа туган нарасый белән эшләү иң кыйммәтлесе. Якынча 2-3 сәгать дәвам итүче фотосессия бәясе Казанда 9-10 мең сумнан башлана. Студияне арендага алып торучы фотографлар очсызракка эшли. Тик биредә шартлар ул дәрәҗәдә үк түгел, билгеле. Сабыйны төрле киемдә, кәрҗиндә, чиләктә, сандыкта һәм башкача төшерергә телисез икән, кыйммәтрәк түләргә туры киләчәк.

– Бер яшькә кадәрге балаларны фотога төшерү белән шөгыль­ләнәм, – ди Эльвира Камалова. – Махсус студиям бар. Реквизитлар бик күп. Агач кәрҗин, бишекләрне ясарга ирем булыша. Кием-салымны әнием бәйли. Фотосессияне балага 5–14 көн булганда үткәрү яхшырак. Бу вакытта сабый күбрәк йоклый. Киемен алмаштырганда уянмый. Кулларын, аяк­ларын да җиңел генә күчереп була. Фотосессия вакытында әнинең биредә булуы мәҗбүри түгел.

Мондый фотосессиягә алдан ук язылып куярга кирәк. Чөнки син бала тапкач, студиядә урын булмаска да мөмкин. “Төгәл көнне алдан белеп булмый, билгеле. Шуңа күрә якынча ике атнаны исәпкә алабыз”, – ди Эльвира Камалова. Ул нарасыйларны 10-15 мең сумга фотога төшерә.

Алга таба мондый истәлек тагын да кыйммәтләнмәгәе. 2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк ГОСТ нигезендә фотосессияне фәкать сабыйның әти-әнисе яки законлы вәкиленең язмача ризалыгы һәм үзе катнашында гына үткәрергә яраячак. Фотографларга студиядәге ут һәм тавышны да исәпкә алырга туры киләчәк. Мәсәлән, бүлмәдә һава температурасы 22 градустан да түбән булмаска, дымлылык исә 50 – 70 процент тәшкил итәргә тиеш. Һәр фотосессиядән соң бүлмәне кварц­лау мәҗбүри. Әти-әниләргә фо­тографның медицина кенә­гә­сен һәм махсус сертификатын да тикшерергә туры киләчәк. Уен-муен эш түгел!

ФИКЕР
Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА, өч бала әнисе:
– Улларыма –10 һәм 6 яшь. Ул вакытта яңа туган балага фотосессия үткәрү модасы юк иде. Ә ике яшьлек кызыбызның мондый фотолары бар. Фотосессияне табигатьтә, елга ярында үткәрдек. Кәрҗингә утырткан сабый елга буйлап агып китә башлагач, кот очкан иде. Хәзер көлеп кенә искә алабыз, әлбәттә. Шуңа күрә яңа туган балага фотосессия үткәрүне катгыйлаштыруны хуплыйм. Безгә яңа туган баланы этләр белән төшерергә дә тәкъдим иткәннәр иде. Әле ярый ризалашмаганбыз.

Лилия МӨХӘММӘТШИНА, табиб-педиатр:

– Яңа туган баланы фотога төшерүнең сәламәтлеккә зыяны булмаса да, әти-әниләр саграк кылансыннар иде. Әби-бабайларның сабыйны 40 көнгә кадәр кешегә күрсәтмәве юкка гына түгел. Чөнки бу вакытта аның төрле чирләр эләктерү куркынычы бермә-бер арта. Бүгенге әти-әниләр балага прививка ясатуга теше-тырнагы белән каршы, ә фотостудиягә чират торалар.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү