Июль башыннан кибетләрдә сөтне яңа кагыйдәләр буенча сата башладылар. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган карарда әйтелгәнчә, “кибетләр табигый сөт продуктларын сатып алучы яхшы күрерлек урында, аерым киштәләргә урнаштырырга тиеш”. Газета хәбәрчесе Казан һәм кайбер район авылларында булып, карарның ничек үтәлешен күреп кайтты.
…Азык-төлек кибетләренә керсәң, башлар әйләнеп китә. Киштәләрдә җаның теләгән барлык төр ризык та бар. Акча янчыгыңа карап, теләсә кайсын сайлап алырга була. Эшләгән урыныбыз белән янәшәдә – Казанның Николай Ершов урамындагы “Бәхетле” сәүдә үзәгендә, әйтик, сөт һәм сөт ризыкларының берничә дистәдән артык төре сатыла. Кайлардан гына китерелми ул! Көн саен 4000 тонна сөт җитештерүче Татарстан халкын Казахстан кефиры, Белоруссия эремчеге, Чуашстан сөте, Мәскәү каймагы белән сөендерәләр. Бәяләре дә төрле. Ни хикмәттер, әллә ничә көн дәвамында меңнәрчә километр юл үткәненең бәясе чагыштырмача арзанрак та әле. Монда икесенең берсе: әллә чит ил җитештерүчесе, безгә хөрмәт йөзеннән, булачак кеременнән баш тарта, әллә…
Менә шул “әллә” элек тә күңелгә тынгылык бирми иде, хәзер дә эчне пошырып тора. Аеруча Малайзиядә йөзләрчә миллион тонна җитештерелүче пальма маеның тоннасы нибары 400 долларга калганда. Безнең акчага күчереп исәпләгәндә, 25 мең сум чамасы бу. Әнә шул акчага пальма мае алып, меңнәрчә тонна ясалма сөт, сыр, май һәм башка төр продукция җитештереп була. Өстәвенә соңгы елларда әлеге хикмәтле майның бәясе 13 процентка кимегән.
Күпме генә тырышсак та, Россиягә ясалма сөт һәм сөт продуктлары ташкынын киметеп булмый. Киресенчә, гел арта тора ул. Кайбер мәгълүматларга караганда, 2019 елда гына да илгә 1 миллион тоннадан артык пальма мае кертелгән. Ясалма продукцияләрнең кеше организмына начар тәэсир итүен дә исәпкә алганда, каравыл кычкырырга күптән вакыт.
Хәер, составына Россия, Белоруссия, Казахстан, Әрмәнстан һәм Кыргызстан илләре кергән Евразия икътисади комиссиясе бу турыда махсус закон кабул иткәннән соң, уңай үзгәрешләр булачагына өмет уянды. Россия хөкүмәте карары да, төрле май катнашмалары, тәмләткечләр, продукцияне озак вакытлар бозылудан саклаучы химик өстәмәләр кушылганда, эшкәртү предприятиеләре сатучыга андый продукцияне башкалардан аеру чаралары күрергә тиешлеген ассызыклый.
Әмма аны үтәргә генә ашкынып торучы күренми. Үзем булган район авылларында гына түгел, башкалабыз кибетләрендә дә табигый сөт продуктларын аерым киштәләрдә сатылуын күрергә насыйп булмады.
Инде килеп, мәкаләнең ни өчен шулай исемләнүе, Бәдретдин бабайга ни өчен кибеттән “БЗМЖ”ны алырга киңәш итүемнең сәбәбен аңлатырга вакыт җитте. Эш шунда: үзе дә Ершов урамында яшәүче 78 яшьлек Бәдретдин бабай кибеттәге сөткә гел шикләнеп карый. Авылда туып үскән, 30 ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган кеше буларак, элек ишегалдына килеп, авыл сөте сатучыларны сагына ул. Тәмлерәк тә, файдалырак та иде, ди.
Бабай Россия хөкүмәтенең “Сөт һәм сөт продуктлары сатуга үзгәрешләр кертү турында”гы 2019 елның 1 июленнән гамәлгә кергән карарына өметләнгән. Әлеге документта: “Ясалма катнашмалар һәм өстәмәләр кушып җитештерелгән сөт һәм сөт ризыклары табигый продукциядән аерым урында булырга тиеш”, – диелә. Сатып алучы аңлы рәвештә аерып алырлык итеп урнаштыру кирәк. Исеме дә аңлаешлы итеп язылырга тиеш.
– Июль ае үтеп бара, ә безнең кибеттә элек ничек булса, хәзер дә шулай. Бернинди үзгәреш юк, – дип уфтана Бәдретдин бабай.
Йөзләгән төр продукция сыйдырышлы кибет киштәләрендә бернинди үзгәреш күзгә ташланмаса да, “Бәхетле”дә директор вазифаларын башкаручы Аида Миңнуллина әйтүенчә, хәзер этикеткага “БЗМЖ” хәрефләре куела. Бу исә “Сөт продукциясе майны алмаштыручы катнашмалардан тыш җитештерелгән” дигәнне аңлата икән. Дөрес, анысын да үзең белән зурайткыч пыяла алып килсәң генә укырлык. Ә инде йөзләгән башка товарлар арасыннан табып алу тагын да кыенрак.
– Табигый сөт продуктларын башкаларыннан аеру турында өстән бернинди күрсәтмә булмады, – ди Аида Илдус кызы.
Башкалабызның тагын алты кибетендә булып та, сөт һәм сөт продукциясенең аерым киштәләргә бүленүен күреп булмады. Сәүдә нокталарында ясалма сөт продуктларын аерым киштәләрдә сатылырга тиешлеге турында кайбер кибет җитәкчеләре бөтенләй белми дә бугай. Зинин урамы, 5 нче йортта урнашкан “Магнит” кибете директоры Артем Земляков та бу турыда әллә бөтенләй ишетмәгән, әллә ишетергә теләмәгән. Кибет директоры белмәгәнне, гади сатып алучы ничек белсен?
Камил Сәгъдәтшин
Фото: pixabay.com
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat