Телефон кешеләрне тора-бара бер төрлегә әйләндерә. Танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Владимир Познер әнә шундый фикердә. “Телефонга текәлеп утырган кешеләрнең нидер укыганын, язганын күреп торам. Болай барса, язуны да онытачаклар әле. Алар ике баш бармак белән замана техникасына бик тиз төртә белә. Шуннан нәрсә? Монда бит яза белү кирәкми. Без шулай итеп бер төрлегә әйләнәбез. Шул смартфоннардан кешене күзәтергә, аларның гадәтләрен, ни белән шөгыльләнгәнен белергә була. Менә шунысы куркыта да инде. Үзем телефонны кичке сигездән соң сүндереп куям, кунакка барсам, өйдә калдырам. Беләсезме, тормыш дәвам итә”, – дигән ул. Ә сез телефонсыз яши аласызмы?
Габдерәхим, журналист:
– Мәчеткә җомга намазына барганда, сүндереп куям. Ә башка вакытта ул һәрвакыт эшләп тора. Телефонга текәлеп утыра торган кеше түгелмен, әмма аннан башка да булмый. Эштән шалтыраталар, туганнар, дуслар хәл белешә дигәндәй. Бер көнне эшкә җәяү барырга булдым. Кабан күле буеннан каршыма егет белән кыз килә. Егет кулына зур телефон тоткан, кызына бөтенләй карамый. Бик күңелсез күренеш бу. Ярату нәрсә соң ул? Сөйгән кызың янында бара, ә син инде аны юксына башлыйсың. Бу кыз урынында булсам, егетне әллә кайчан ташлап киткән булыр идем. Бер көнне бер танылган артист белән сөйләшеп тордык. Ул, халыкны күрү өчен, машинасына утырмыйча, трамвайда барырга булган. Ә телефонга текәлеп утырган кешеләр аңа бөтенләй игътибар итмәгән. Ашарга да, башкасына да вакыт табабыз. Гел ашап, йоклап кына да тормыйбыз. Телефонны куллануның да үз вакыты булырга тиеш. Ә бер төрлегә әйләнү куркытмый, һәр кешенең үз фикере бар.
Айсылу Лерон, “Татар радиосы” алып баручысы:
– Телефонсыз яши алыр, әмма үз теләгем белән телефоннан баш тартмас идем. Ул миңа һәрвакыт кирәк. Телефон – якыннарым белән аралашу, дөнья хәлләре, кызыклы вакыйгалар белән танышу чарасы да. Гаилә белән каядыр барырга ниятләсәм дә, иң элек мәгълүматны телефон аша табам. Социаль челтәрләр шактый вакытымны ала. Үземнең блогтан тыш, мин әле Инстаграмда тагын ике сәхифә алып барам. Анда күп хатлар килә, вакытында чыгарып барырга тырышам, комментарийларны укыйм. Шулай итеп, социаль челтәрләр көннең яртысын ала, дисәм, ялган булмас.
Салих Шәрипов, авыл синоптигы:
– Сиксән яшьтә булсам да, телефоным гел янымда. Һәрвакыт кесәдә йөри, шәп нәрсә ул. Теләсә кайчан кирәге чыгарга мөмкин. Күбрәк шалтыратканга җавап бирәм. Кешеләр һава торышы турында да сораштыргалый. Элек аннан башка ничек яшәгәнбез, дип аптырыйлар. Заманасы шундый булган аның. Элек тынычрак иде. Хәзер тискәре яңалыкларны ишетеп тә борчыла халык. Менә шундый яман ягы да бар, тик ул һәрвакыт кирәк.
Нияз Таҗмиев, Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе:
– Урманда йөргәндә, телефонсыз булмый. Аннан башка хәзер 3 яшьлек бала да яши алмый. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен ул беренче чиратта адашмас өчен кирәк. Без навигатор ярдәмендә үзебезгә кирәк булган урман участокларын табабыз. Урманчылар көндәлек эшләрен “ватсап” аша җибәреп тора, ә без министрлыкка юллыйбыз. Иң кызыгы: Инстаграмда урманчылыгыбызның үз сәхифәсе бар. Анда көндәлек башкарган эшләрне, табигатьне, хайваннар дөньясын куеп барабыз.
Зәлифә Мостафина, кибетче:
– Хәзер телефонсыз яшәп булмый торгандыр инде. Беренче чиратта ул миңа балалар белән һәрдаим элемтәдә тору өчен кирәк. Элегрәк, телефон әле чыккан гына елларда, бераз шалтыратмый торсалар яки элемтә булмаса да, борчыла, дусларына яки “икенче ярты”ларына шалтырата башлый идем. Хәзер тынычландык, ияләштек, көне буе элемтәгә керми торсак та, борчуга сабышмыйбыз инде. Шулай да телефон миңа бары тик аралашыр өчен генә кирәк. Интернетта утыру түгел, смс язарга да өйрәтә алмады балалар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat