Тәүфыйклы балалар – бәхетле картлык, диюләре хактыр. Әтиләре Илгиз лаеклы ялга чыгу уңаеннан, балаларыбыз безгә юллама бүләк итте. Ял итеп кайтучылардан андагы тормыш турында бик кызыксынып сорашсам да, кайчандыр бу бәхеткә ирешәсебез төшемә дә кермәгән иде. Шулай итеп, карлы-бозлы декабрь аенда яшеллеккә күмелгән Мисырга килеп төштек. 27 градус эссе иде…
Мисыр
Шул көнне үк бик күп нәрсәләр белдек. Илнең 96 процентын чүл били. Аның ярларын юган Урта һәм Кызыл диңгезләр дөньяда иң чиста һәм җылылардан санала икән. Ул балыклары тагын! Үзеңне әкият дөньясында кебек хис итәсең: төрле төстәге бу балыкларның кайсы чәнечкеле, кайсы сигез аяклы. Үзләре ялт-йолт итеп торалар.
Сәяхәтләр бигрәк тә истә калды. Мисырда бүген 110 пирамида сакланып калган. Гидлар безгә аларның тарихы, фиргавеннәр тормышы, илнең мәдәнияте, мәгариф системасы турында бик бай мәгълүмат бирде. Чүл буйлап квадроциклда да, джипта да, дөядә дә йөрдек. Фиргавеннәр даласына, Банан утравына, тауларга сәяхәт кылдык. Диңгездә балык тоттык. Телескоптан күк йөзен күзәттек. Табигый майлар, киҗе-мамыктан киемнәр җитештерүче фабрикаларда булдык, бәдәвиләрне, аларның яши торган авылларын күрдек… Кыскасы, бу матур хатирәләр күңелләрдә бик озак сакланыр әле. Гидлар сөйләвенчә, Мисырда югары уку йортларына кергәндә, бернинди танышлык та, акча да ярдәм итә алмый икән. Һәр абитуриентка илнең ихтыяҗыннан чыгып төзелгән, 42 һөнәр күрсәтелгән исемлек җибәрелә. Абитуриент исә үз чиратында имтиханнарда җыйган балл-очкосы мөмкинлек биргән, үзе теләгән һөнәргә билге куеп җибәрә. Шуның буенча берәр уку йортына барып укый. Ә безгә исә акчалы, әмма үзе теләгән вузга керергә очкосы җитмәгән яшьләр килә икән. Бу илдә бишенче сыйныфтан малай һәм кызларны аерым укыталар. Чагыштырмача салкын чорда – гыйнвар-февраль айларында ял итәләр. Хатын-кызлар өйдә бала тәрбияли, ашарга пешерә, һәр баласын 6 яшьтән намаз укырга өйрәтә. Ирләре исә гаиләне тулысынча тәэмин итә. Сатучылар да, ресторан хезмәткәрләре дә, бакчачылар да – барысы да ирләр.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре
Икенче елны без Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә юл тоттык. Ил җиде Әмирлектән тора. 8,5 млн халыкның 70 процентка якыны – Азия илләреннән килгән эшчеләр. Халыкның дүрттән өч өлеше – мөселманнар.
Беренче чиратта күзгә ташланганы киң асфальт юллар булды. Гид сөйләвенчә, моннан 48 ел элек биредә гап-гади чүл булган. Халкы хәерчелектән иза чиккән. Илдә нефть табылгач, тормышлары гөрләп бара башлаган. “Кара алтын” сатудан килгән акча колач җитмәслек затлы биналары белән дөньяда тиңсез матурлыкка ия булган Дубайны һәм башка гүзәл шәһәрләрне төзергә мөмкинлек биргән. Яр буендагы өлкәләрдә табылган тоз ятмалары да ил икътисадын үстерүдә зур роль уйный. Ә иң күп керем бирүче икенче тармак – туризм. Чиста диңгез, җылы һава, шәп аттракционнар, күп илләрнең борынына чиртерлек кунакханәләр, сәүдә үзәкләре бөтен дөньядагы туристларны үзенә җәлеп итә.
Гарәп Әмирлекләрендә 18 – 30 яшьлек егетләр мәҗбүри хәрби хезмәткә алына. Урта мәктәпне тәмамлаучылар – 9 ай, урта белемгә ия булмаучылар 2 ел хезмәт итә. Бу чорда аларга 2 мең доллар пособие, хезмәтне тәмамлагач, 25 мең доллар күләмендә компенсация түләнә. Гомумән, бу илдә хөкүмәт үз кешеләре турында нык кайгырта. Әйтик, җир, су, электр энергиясеннән файдалану бушлай. Кредитны 2,5 процент белән 30 елга алып була. Урта һәм югары белем алу чит илдән килүчеләргә – 150 – 400 мең доллар тирәсе. Үз гражданнары өчен бушлай. Никахлашканда яшьләргә 119 мең доллар һәм процентсыз ссуда исәбеннән йорт бирелә. Һәр туган балага банкта счет ачыла. Ташламалар бары тик шушы ил гражданнарына гына каралган. Чит ил кешесе биредә йорт сатып алса да, виза гына рәсмиләштерә ала, гражданлык бирелми. Башкарылган берәр эш өчен үз белгечләренә 2 мең доллар бирсәләр, читләргә шул ук эш өчен 800 доллар гына түләнергә мөмкин. Бу илдә дә хатын-кызлар тәрбия эше белән генә шөгыльләнә. Үзен хөрмәт иткән гаилә иртәнге ашны да әзерләми, кафе-ресторанга барып туклана икән. Гарәп кухнясы безнекеннән әллә ни аерылмый, гадәттә ит, дөге, ногыт борчагы, бәрәңге кебек азык-төлек кулланалар.
Биредә җомга – ял көне. Эш көне икегә бүленә. Көндезге эсседә өч сәгать ял итәләр. Рамазан аенда эш урыннары иртәрәк ябыла. Эш сәгате булса да, намазны берәү дә калдырмый.
Гарәп Әмирлекләрендә кешенең байлыгы йортының зурлыгына, күп машиналы булуына карап түгел, ә капкасының бизәлешеннән чыгып бәяләнә икән. Хуҗа үзе теләгән форма тапмаса, йорт еллар буе капкасыз да торырга мөмкин, ди.
Бу илдә без дөньядагы иң танылган туристлык һәм сәүдә үзәге булган Дубай, замана архитектурасы кулланып эшләнгән Әбу-Даби, Шарҗа, һәр җиде Әмирлекнең үзенчәлекле музейлары, су асты дөньясы, Зәет шәех сарае, аквапарк белән хозурландык. Безне күн, алтын-көмеш әйберләр күпләп сатыла торган үзәкләргә алып бардылар. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә нигез салган, чын-чынлап барлык җирле халыкның мәхәббәтен яулаган шәех Зәет Бин Солтан Әл-Нахайян хөрмәтенә төзелгән мәчет үзе үк күңелне сафландыра. Гомумән, бу илдә бик күп элмә такталарда Зәет шәехнең акыллы фикерләрен укырга була.
Биредә иманлы халык яшәвенә ышанырга тагын бер җай чыкты. Зур кибеттә сатып алган бер әйберне онытып калдырганбыз. Икенче көнне барсак, әйберебез шул урында тора.
Төркия
Бу ил казнасына иң зур акчаны туризм китерә. Төркиядә ватанпәрвәрлек көчле, ахры. Чөнки һәр йорт түбәсендә генә түгел, хәтта һәр машинада диярлек айлы-йолдызлы кызыл әләм җилферди. Тагын бер үзенчәлекләре – төрек мунчасы хамам. Монда себерке дә юк, эссе дә салмыйлар. Идәне, түшәме, диварлары, сәкеләре – мәрмәрдән. Шунда коену костюмыннан кереп, тирләп ятканнан соң, мунчачы төрек кәҗә мамыгыннан эшләнгән мунчала белән башта сабынсыз гына тәнеңне кыра, аннан аяк бармакларыннан башлап, башыңа кадәр күбекләп массаж ясый, май сөртә. Ике-өч сәгатькә сузылган бу мунчадан чыккач, тәмле чәй тәкъдим итә.
Авыл халкы биредә җитен, көнҗет, мамык, тәмәке плантацияләрендә эшләп һәм әфлисун, лимон, алма, шәфталу үстереп көн күрә. Бездәгедәй бодай, бәрәңге, кукуруз игүчеләр дә бар. Елына өчәр тапкыр уңыш алалар икән. Төркия – тау-таш иле, шуңадыр биредә эре терлек асраучылар аз, ит – сирәк ризык һәм кыйммәт. Аңа алмашка кукуруз, ясмык, ногыт борчагы киң кулланылышта. Бу илдә чәйләр, чикләвекләр үскән бакчаларны, гүзәл Стамбулны, андагы изге София соборында, музейларда, мәчетләрдә төрек һәм мөселман сәнгатенең иң матур үрнәкләрен карап, зур канәгатьләнү алдык.
Рәмилә Дәүләтова-Кирамова.
Мөслим
(Дәвамы киләсе санда)
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat