Усадта – “Айтишка”. Ә Көектә?

Татарстанда “Демография” илкүләм проекты кысаcында балалар бакчалары вакытында төзеләме? “Бердәм Россия” төркеме районнарда шушы эшнең барышын барлап йөри. Депутатлар әле яңа гына Питрәч һәм Лаеш районнарында рейд үткәреп кайтты.

Быел республикада “Демография” проекты буенча алты мең сабыйга 29 балалар бакчасы сафка басарга тиеш. Яшь әниләр өчен иң әһә­мият­лесе: яңа бакчалардагы урын­нарның яртысы ясле төркемнәренә – 1,5тән 3 яшь­кә кадәрге нарасыйларга булачак. Депутатлардан торган эш төркеме бу юлы Пит­рәч районының Көек авылындагы “Светлый” торак комплексында һәм Лаеш районының Усад авылында балалар бак­ча­лары­ның ничегрәк тө­зелүе белән танышты.

– Эшләр графикта күздә тотылганнан да тизрәк бара, – ди контрольлек төркеме җи­тәкчесе, Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Татьяна Ларионова. – Көек авылында 220 урынга исәп­ләнгән балалар бакчасы документлары буенча ноябрь­дә файдалануга тапшырылырга тиеш. Әм­ма төзүче­ләрнең бакчаны алданрак – инде яңа уку елы башына ук өлгертәсе аңла­шыла. Бик дөрес: балаларга, бигрәк тә әти-әниләренә шулай уңай­лырак булачак.

Әмма депутатларга би­редә төзелеш турында мәгъ­лүматлар урын алган стендта балалар бакчасының “Демография” илкүләм проекты буенча төзелүе турында вак хәрефләр белән күрсә­телүе генә ошамаган. Алар фи­ке­рен­чә, кешеләргә бу мәгъ­лүмат әллә кайдан ук күре­неп торырга тиеш. Чөнки нәкъ менә гади халыкның тө­зе­лешләр барышы белән танышуы, үз фикерләрен бел­дерә алуы мөһим.

“Бала-сити” күп телле балалар бакчалары һәм мәк­тәпләр челтәрен булдыручы Альбина Насыйрова әй­түен­чә, Алабугада ата-аналар тө­зелеш мәйданчы­гында булып киткәннән соң, балалар бакчасында телләр­гә өйрәтү бүлмәләрен булдыру мәсь­әләсе күтәрел­гән. Ә Казанда әниләр, төркемнәргә уңай­лы, сыйфатлы мебель алу өчен, яңа бакчалар мө­дир­ләре белән берләшкән.

Татьяна Ларионова фи­керенчә, балалар бакчасына исем сайлауга бәйге игълан итү юлы белән дә халыкны төзелешкә күз-колак булуга җәлеп итәргә мөмкин. Лаеш районының Усад авылында шулай эшләгәннәр дә. Әти-әниләр, үзләренең бик тә заманча булуларын күрсәтеп һәм дә бакчаның IT-белем бирүгә юнәлеш тотасын исәп­кә алып, “Айтишка” исемен сайлаганнар.

Кичә исә Татьяна Ларионова Казанның “Салават күпере” торак комплексында булып, өч бакча төзе­лешенең барышы белән танышты. Бу аның, республикада илкүләм проектларны тормышка ашы­руга контрольлек итү буенча эш төркеме җитәкчесе буларак, шәһәр-районнарга төзе­леш­ләр­не тикшерү максатында соңгы чыгуына әйләнде. Ул 122 нче балалар бакчасы тө­зелеше мәйдан­чыгында тө­зүчеләр, ата-ана­лар белән очрашып, объект­ның бик тиздән сафка басачагын бил­геләп үтте.

– Республика Президенты “Демография” илкүләм проекты кысаcында тө­зелүче барлык 29 мәктәп­кәчә балалар учреждениесен 1 сен­тябрьдән эшләтә башлау бурычын куйды, – диде республика парламенты җи­тәк­чесе урынбасары. – Бу программаны үтәү нәти­җә­сендә йөзләрчә ана, сабыйларын кайгыртучан тәр­бия­че­ләргә тапшырып, хез­мәт эшчән­леген дәвам ит­терә алачак.

  • Татарстанда 2019 – 2021 елларга барлыгы 12 юнәлеш буенча илкүләм проектларны хәл кылуга бюджеттан 44,6 миллиард сум бүлеп бирел­гән. Бу 690 объект төзү һәм яңарту мөм­кин­леге бирәчәк. Болар – мәк­тәпләр, балалар бакчалары, мәдәни һәм спорт корылмалары, юллар, ком­муни­ка­цияләр, чистарту корылмалары. Февраль аенда Дәүләт Сове­ты­ның “Бер­дәм Россия” фракциясе карары белән Татарстанда илкү­ләм проектларны гамәлгә ашыруга контрольлек итү буенча эш төркеме булдырылды. Төр­кем даими рә­вештә илкүләм проект­лар­ның һәркайсы буенча җәмә­гать тыңлаулары уздыра һәм әнә шундый рейдлар оештыра.

Фикер өстәү