“Бабаларыбызның җәсәдләре анда”. Аксубайда табылган каберлекнең тарихы ачыкланды

Газетабызның 19 июль санында “Бу кемнең сөяклә­ре?” дигән язма басылган иде. Хәбәр иткәне­безчә, Аксубай районының Иске Кыязлы авылында нефтьүт­кәр­геч салучылар борынгы каберлеккә тап булган. Эзләнү-казу эшлә­рен­дә катнашкан Казандагы “Прикладная археология” ширкәте башлыгы Кон­стантин ИСТОМИН бе­лән безнең хәбәрче очрашты.

– Инде хәзер ул урында, каберлеккә зыян китермичә генә, нефтьчеләр үз эшләрен дәвам итә ала, – ди археолог. – Без биредә үзебезгә кагылышлы эзләнү, саклау эшләрен башкардык, әлеге борынгы каберлекне өйрәндек. Әлеге кабер­ләр безнең эраның X-XIV гасырларына, болгар археология культурасына карый.

– Бу сөякләрне болгар бабаларыбызның җә­сәд­­ләре дип әйтә алабызмы?

– Чынлап та, биредә болгарлар күмелгән. Кыйблага каратып җирләнгәнгә күрә аларны мөселман булган дип әй­тергә тулы җирлек бар. Мондый каберлекләр элеккеге Идел буе Болгарстанында байтак табылды.

– Әлеге сөякләрне тик­шергәннән соң, үлем сәбәп­ләрен ачыкларга буламы? Җәсәдләрендә сугыш эзлә­ре юкмы диюем?

– Гадәти авыл каберлеге бу. Якын-тирәдә берничә авыл бул­ган. Шактый еллар дәва­мын­­да бер төштә җирләгән­нәр. Ниндидер сугыш-яу эзлә­ре, көч куллану билгеләре кү­рен­ми. Бала каберләре күп.

– Кабер ташларына тап булмадыгызмы?

– Юк. Кабер ташлары кую – шәһәр культурасына хас кү­ре­неш. Алар авыл җирендә бераз соңрак күренә башлаган. Ташлар бу чорда Болгар шә­һәр­чеге биләмәсендә генә очрый.

– Кайбер мәгълүмат чаралары, 2,70-2,80 метрлы пәһлеван җәсәдләре табылган, дип язып чыкты. Андый пәһлеваннар күпме?

– Мин анда бер пәһлеван да күрмәдем. Бөтенесе – безнең кебек гади кешеләр. Әллә ни озын буйлы кешеләр юк. Интернетта нәрсә язмаслар, аларга ышана башласаң?! Ике метрлы кеше дә юк анда.

– Киләчәктә бу урында казу эшләре дәвам итәчәк­ме? Бәлкем якын-тирәдә шәһәр­лек урыны бардыр?

– Юк, дәвам итмәячәк. Әле­ге каберлек урыны саклауга ку­елды. Гадәти авыл каберлеге булгач, якын-тирәдән шә­һәр­лек урыны эзләп то­руның мәгъ­нәсе юк. Бу тирәдә нәрсә­дер төзергә ниятләсәләр, бер-бер гыйльми зарурлык чыкса гына, эзләү-казу эшләрен дә­вам иттерергә була. Кабер­ләрдә ниндидер матди әй­бер­ләр юк, җирләү тәртибе бер төрле. Бәл­кем кайчандыр бу тирә­ләр­дә шәһәрлек булгандыр. Әмма авылны кору барышында, Иске Кыязлы биләмә­сен киңәйт­кән вакытта әлеге мәдәни җир­лек җуелган. Шә­һәрлек дигәч тә, сез аны әллә нинди мәһабәт корылмалар, зиннәтле йортлар дип уйламагыз тагын. Шә­һәрлек ул вакытта яшәү урыны түгел, дошман һөҗүм иткән чакта яшеренеп тору, саклану урыны вазифасын башкарган. Без җәмгысы 150 каберне казып тикшердек.

– Бу экспедициянең төп нәтиҗәсе…

– X–XIV гасырларга караган борынгы каберлек табылды һәм саклауга куелды. Монда болгарлар күмелгән. Аларның ничегрәк яшәгәнен, нинди терлек тотканын ачыклау өчен яшәү урыннарын казып тикше­рергә кирәк. Безнең алда андый максат куелмаган иде. Сак­лау урыны өч гектар чамасы җирне биләп тора. Мондый объектлар табылуга, Татар­стан­да табыламы, Киров өл­кәсендәме, кем боерык чыгаруга карамастан, федераль әһә­мияте булган саклану урыны дип санала.

Рәшит Минһаҗ


2 фикер

Фикер өстәү