Фәлән фирма теккән мәктәп формасын гына сатып алырга! Башкалабызда кайбер уку йортлары әти-әниләргә кибет адреслары күрсәтелгән кәгазь тарата башлаган. Билгеле, кемнәргәдер мондый мәҗбүриләү ошамый. Шулай да өс-башны каян сатып алырга?
Кибет – базар түгел, анда сыйфатлы әйбер саталар, дигән фикердә торган әти-әниләр бу мәсьәләдә акча санамый. Ә менә очны очка ялгап яшәүче гаиләләр, шулай ук мәктәп директорлары табыштан процент ала дип күпсенүчеләр дәшмичә калмый. Мәктәпкә әзерләнергә бер айдан артык вакыт калганда, интернетта әти-әниләр кием турында фикер алыша.
– Форманы башка кибеттән алганда, әллә бала начаррак укый башлыймы? Интернеттан аны дүрт тапкыр очсызракка сатып алып була, – диюче әти-әниләр дә бар. Кемдер тегү фабрикасын яки кибетне рекламалау мәктәпләргә табыш китерә дип саный. Шуңа күрә мәктәпне баетасылары килми. Берәүләргә бердәм форма бөтенләй ошамый, янәсе, ак күлмәкләрне еш юарга, үтүкләргә туры килә. Фикерләр бер төрле генә түгел.
– Нәрсәгә тавыш күтәрергә? Без мәктәпкә әзерләнү төркеменә йөргәндә үк төрле фирма белгечләрен чакыртып, форма турында киңәшләштек. Кызларга – аерым, малайларга аерым тегү фабрикасы сайладык. Барысы да бертөрле төстәге киемнән йөри, – ди кызы 2 нче сыйныфка баручы Миләүшә.
– Безнең мәктәптә теләгән кеше – махсус кибеттән, теләмәгәне башка җирдән сатып ала. Бернинди проблема да юк. Базарныкының сыйфаты әйбәт түгел. Быел 1 нче сыйныфка җыенучы кызыбызны да шул кибеттән киендерәчәкбез. Бу күңелле мәшәкатьләрне август аена калдырдык. Әлегә хезмәт хакы биргәнне көтәбез, – ди Казанда яшәүче ике бала анасы Алсу Бәширова.
Мәктәп формасын тектерергә дә мөмкин. Әнә Казанның 16 нчы гимназиясе кием мәсьәләсен шулай оештырган.
– Бездә – бердәм форма. Тегүчеләр, мәктәпкә килеп, балаларның кием үлчәмнәрен алдылар. Малайларга – костюм, галстук, гимназия тамгасы, кыска куртка, спорт киеме, футболка, аяк киеме салырга капчык – бары 7 мең сумга төште. Гимназия тектерткәч, бик яхшы булды әле бу, – ди хезмәттәшебез Эльвира Вәлиева. – 1 нче сыйныфка баручы улыбыз Сәмиргә аяк киемнәре, күлмәкләр сатып алдык. Башка мәктәп кирәк-яракларын ата-аналар җыелышыннан соң хәстәрләячәкбез. Безгә ошый торган букча 3-4 мең сум тора. Аның да мультфильм геройлары төшкәне, утлары яна торганнары бар икән. Чыгымнарны әле санамадык. Кесә телефоны да кирәк, анысын иң гадиен алачакбыз. Улыбыз укытучыга чәчәк бәйләменең иң матурын алырга кушты.
– “Мәктәп директорлары акча эшли” дигән сүз чыкмасын өчен, махсус оешмалар белән эшләүдән баш тарттык. Әти-әниләрне кием алырга билгеле бер фирмага җибәрмибез. Монда ришвәтчелек факторы да бар. Житештерүчеләр белән хезмәттәшлек итеп карадык, әмма алар Кытай тукымаларыннан файдалана. Сыйфатлы мәктәп формасы тегүчеләр бик сирәк. Брянск фирмасын гына әйтә алам. Башлангыч сыйныфларда укучылар өчен зәңгәр итәк, чалбар, ак күлмәк кияргә дип килештек. Кайдан сатып алуны әти-әниләр үзләре хәл итә, мөмкинлегенә карап сатып алалар, – ди Казандагы 165 нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, мәктәп җитәкчелеге, укытучылар коллективы әти-әниләргә мәктәп формасын билгеле бер җитештерүчедән мәҗбүри сатып алдырта алмый.
– Укучының тышкы кыяфәте, киеме мәктәп билгеләгән классик стильгә туры килергә тиеш. Форманың төсен, рәвешен һәм башка таләпләрне мәктәп советы билгели. Тик аз керемле гаиләләрнең хәлен исәпкә алуны да онытмаска кирәк, – диделәр министрлыкта.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat