Казанның яңа Генераль планы проекты метроның 26 яңа станциясен төзүне күздә тота

Казанның яңа Генераль планы проекты метроның 26 яңа станциясен төзүне күздә тота. Татарстан башкаласы мэриясе сайтында урнаштырылган шәһәр электр транспортын урнаштыру картасында шундый мәгълүмат китерелә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Аерым алганда, Казан метрополитенының яңа станцияләрен Фучик һәм Ломжа урамнары чатында, Сахаров урамында («Мега» сәүдә үзәге янында), Константиновка бистәсе белән янәшәдәге Мамадыш трактында, Совет мәйданында, Арча зираты янында һәм Вишневский урамы ягыннан Миллениум күпере алдында төзү күздә тотыла.

Моннан тыш, метро станцияләре Себер трактында, XL сәүдә үзәге янында, Чуйков урамы һәм Әмирхан проспекты чатында, Восстание разъездында, Казан-1 тимер юл вокзалы тирәсендә, Ирек мәйданында һ.б. урыннарда сафка басарга тиеш.

 


Фикер өстәү