19 июльдә Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың, мин булмам” әсәренә нигезләнеп, “Сөмбел” фильмы төшерелә башлады. Бу – Татарстан һәм Үзбәкстанның беренче уртак кинопроекты.
“Татаркино” матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, фильмны төшерү өчен, Үзбәкстаннан махсус иҗади команда килгән. Яңа фильмның режиссерлары – Татарстаннан Рамил Фазлыев һәм Үзбәкстаннан Рәшид Маликов. Продюсерлары – Миләүшә Айтуганова һәм Улугбек Абдуллаев. Шушы көннәрдә Үзбәкстаннан тагын актерлар килергә тиеш.
– Әсәр миңа ошады, бу фильм мелодрама булачак. Буш утырырга вакытыбыз юк, генераль продюсер һәр минутыбызны бүлеп куйды. Команда белән дә уртак телне тиз таптык. Проектның киләчәге зур, – дип белдерде режиссер Рәшид Маликов.
“Сөмбел”нең яртысы Татарстанның Мамадыш районында төшереләчәк. Калганы өлеше – Бохара шәһәрендә, чөнки, сюжет буенча, Сөмбел яшь баласы белән шунда күченеп китә. Төшерү төркеме Җөри авылында Питрау фестивалендә дә булган. Анда киноның берничә күренеше төшерелгән. Ир-ат рольләрен Татарстан актерлары башкара. Байрасны халыкка “Ак чәчәкләр” фильмы аша таныш булган Динар Хөснетдинов уйный, Булат ролендә Әтнә театры артисты Айдар Вәлиевне күреп булачак. Баш рольне Үзбәкстанның Яшьләр театры актрисасы Сабина Асанова башкара.
– Минем героиням ихлас һәм саф. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, сынмыйча, киресенчә, ныгып, йөрәге кушканча яши. Миңа бу рольне бирүләренә шатмын, – дип уртаклаша актриса.
Проектның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова белдергәнчә, фильм төшерү идеясе узган ел Халыкара төрек киносы фестивалендә барлыкка килгән. “Бу кинопроект Татарстанга – аудиториясен киңәйтергә, ә Үзбәкстанга Россия кино базарына чыгарга ярдәм итәчәк”, – дип өметләнә продюсер.
Татарстанда фильмны 30 июльгә кадәр төшерәчәкләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat