Россиядә иң киң таралган хезмәт хакы аталды

Россиядә хезмәт хакының модаль (иң еш очрый торган) күрсәткече 23,5 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Росстатның апрель ае өчен башлангыч мәгълүматларына сылтама белән «Известия» газетасы яза.

Басма билгеләп үткәнчә, тикшеренүдә икътисади эшчәнлекнең барлык төрләрендәге 100 меңнән артык оешма катнашкан. Тариф ставкалары һәм вазифаи окладлар буенча, ашау һәм яшәү өчен түләүләрне, премияләрне дә кертеп, хезмәткәргә апрель ае өчен күчерелгән барлык суммалар хезмәт хакы сыйфатында каралган.

Моңа кадәр хезмәткә сәләтле россиялеләрнең 775,46 меңгә якыны (2,9 процент) закон тарафыннан билгеләнгән хезмәткә түләүнең минималь күләменнән (2019 елдан – 11 280 сум) кимрәк эш хакы алуы хакында хәбәр ителгән иде. Росстат мәгълүматлары буенча, Россиядә барлыгы 27,093 миллион кеше эшли. Ил буенча уртача хезмәт хакы 47 657 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, зур һәм урта предприятиеләрдә хезмәт куючы россиялеләрнең яртысы 34 335 сум күләмендә эш хакы ала.

«Татар-информ»

 


Фикер өстәү