Сәфәр чыктым ерак илгә… “ВТ” укучысының чит җирдә күргәннәре – 2

Таиланд

Таиланд – экзотикага бай ил. Төп ризыклары – җиләк-җимеш, диң­гез байлыгы, кокос сөтендә пешкән ашлар, хуш исле гөмбәләр. Тай халкы әче тәмләткечләргә, яшел үләннәргә зур өстенлек бирә. Иң популяр тай ризыгы – тимьян ашы. Ул хуш исле креветка, гөмбәләр, әче тәм бирүче лемонграсс, шалот суганы, лайм яфрагы белән әзерләнә. Биредә җирле халык күз алдында ук банан коймагы пешереп сыйлый, креветка, устрица, балык һәм башка төрледән-төрле сый-хөрмәтен тәкъдим итә. Чат саен һинд, гарәп, урыс рестораннары эшли. Урамдагы ризык күпкә арзан, әче тәмләт­кечләрдә үләннәрнең мик­роб­ларны үтерү үзлеге булганлыктан, гидлар аларны курыкмый ашарга киңәш бирде. Безгә иң ошаганы кокос сөте, манго булды.

Таиландта белем алу дүрт чорга бүленә. Беренче өч елда 6 – 8 яшьлек балалар бергә укый. Монда фан­тазия­не, фикерләүне үстерүгә юнәл­телгән мантыйкны өйрәтүгә зур игътибар бирелә. 4 – 6 нчы сыйныфларда 9 – 11 яшьлек балалар укый. Уку беренче сыйныфтан ук түләүле булганлыктан, күпчелек баланың белем алуы шуның белән тәмамлана. 7 – 9 нчы сыйныфлар өченче баскычта белем алса, соңгы 10-11-12 нче сыйныфларда балаларны югары белем алырга әзер­лиләр.

Таиландта массаж ясау бик көчле үсеш алган. Чит илләрдән, шул исәптән Россиядән дә бик күп инвалидлар, өлкәннәр махсус шуның өчен килә икән, чөнки аяк бармакларыннан башлап, баш очына кадәр 1 сәгать массажны анда 200 батка (400 сумга) ясасалар, бездә ул 3000 сум тора, ди.

Экскурсиядә күргән Зур король сарае, монархлар резиденциясе, храмнар, милли музей, фән музее, ачык зоопарклар, филдә йөрү, маймыллар ашату, крокодиллар шоу-программасы, елан фермасы, юлбарыслар ярышы – онытылмаслык кичерешләр бирүче күренеш­ләр­нең кайберләре генә.

Таиланд зиратларына кытайларны һәм биредә вафат булган чит ил кешеләрен генә күмәләр икән. Тай кешесен, вафат булгач, сигез көн өендә тоталар да яндыралар, дип сөйләделәр. Тай халкының ур­тача гомер озынлыгы – 70-80 яшь. Биредә, операцияләр ясата-ясата, егеткә әйләнгән кызлар, кызга әве­релгән егетләр, ягъни трансвеститлар бик күп. 20 ел гомерләрен кыс­карту бәрабәренә мондый “ма­турлык”ка ия булучылар гаҗәеп осталык белән шоу-программалар күрсәтәләр.

Таиландта картлык буенча пенсия хәрби кешеләргә һәм башка бик аз категориягә каралган, ул да аз күләмдә. Әти-әниләрен үз ба­лала­ры карарга-тәрбияләргә тиеш, дип исәпләнә.

Кызу кояш астында диңгездә кое­ну, кызыну белән беррәттән, биредә дә истәлекле урыннарга сәяхәт кылдык. 100 процент латекс­тан мендәр, матрац, урын-җир әй­берләре җитештерүче фабрикада, тай даруханәләрендә, ювелир фабрикасында булу, йөзеп йөрүче базарны, һөнәрчеләр эшен, безгә кайта торган тәмләткечләрнең, җиләк-җимешләрнең ничек үсүен күрү, чәй йортында аларны тәмләп авыз итеп карау, тау түбәсеннән чыккан кайнар родон чыганакларында кое­ну – сәяхәтебезнең иң онытылмас мизгелләре.

Кунак аз торыр, күп күрер

Җирле халыкны хөрмәт итсәң, алар теленең берничә булса да сүзен өйрәнеп килсәң, хәерлерәк булыр. Без дә, һәр илгә барыр алдыннан, ул илнең иң актив сүзлеген, моңарчы таныш булмаган цивили­зациядән нинди яңалыклар алып булачагын өйрәндек, гореф-гадәт­ләре белән таныштык. Чыннан да, барасы җирнең телен ипи-тозлык кына белүнең дә уңай яклары җир­леккә килеп төшеп, аралаша башлагач та сизелә…
Без дә һәр илне Ватаныбыз бе­лән чагыштырып, нәтиҗәләр ясап йөрдек. Мисырда, Гарәп Әмирлек­ләрендә яшәүче халык инглиз һәм урыс телләрендә дә шактый иркен сөйләшә. Мисырда күпчелек мәгъ­лү­мат, элмә такталардагы язулар – гарәп, инглиз, урыс телендә. Төрек халкы белән дә уртак тел табып була. Ә тай халкы нигездә үз телен генә аңлап, ни сорасаң да, елмаеп тик тора. Алар белән ым-ишарә юлы белән генә аңлаша алдык. Әлбәттә, чит илләрдә бар да ал да гөл түгел. Таиланд урамнарында халык бик күп, юллар бик начар, яше-карты мотобойкаларда чаба, юл кагый­дәләре исәпкә алынмый, светофорлар аз. Тротуарлар юк диярлек, булганы да тар һәм пешекчеләр, сәүдә­гәрләр­нең әйберләре белән тулган. Бездәге маршруткаларны алыштыручы тук-тукларда бернинди саклану чарасы юк. Берләшкән Гарәп Әмирлеклә­рендә медицина хез­мә­те түләүсез булса, Төркия, Таиланд һәм Мисырда дәвалану шактый кыйммәт. Шунлыктан Мисырда гади халык дару үләннәрен куллана, алар файда ит­мәсә, еш кына язмышы белән ки­лешә. Таиландта да медицина хез­мәте күп акча сорый, тик монда халык, ачы һәм яшел тәм­ләткеч­ләрне күп куллану сәбәп­ледер, сәламәт­легеннән артык зарланмый.

Төркиядә күпчелек дәвалау уч­реждениеләре – аерым кешеләр кулында. Алар чит илләрдән кайтарылган заманча техник җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шунлыктан табибка күренү бик кыйммәт.
Гаҗәеп чорда яшибез, җәмәгать. Теләсә кайсы континентта теләгән кешең белән интернет аша бушлай яки кесә телефоны аша сөйләшә, телевизордан урыс телендә тапшырулар карый аласың. Кайда булсак та, илебездә, үзебездә ни барын белешеп тордык.

Ярты гасыр элек чүл булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә үз гражданнарына әкияти тормыш тудырылганын күргәч, күңелдә әй­теп-аңлатып бетермәслек үкенүме, үпкәме – авыр хисләр туа. Безгә Аллаһы бу байлыкны Үзе биргән бит юкса. Ни өчен гомер буе көнне төнгә ялгап хезмәт куйган, хәзерге көндә дә илнең төп туйдыручысы булган авыл халкына теләгәнчә ял итү мөмкинлеге чикле соң? Алар куйган хезмәтенә тәңгәл эш хакы аламы? Хәтердә: газиз әнкәй, акчасы булыр дип, җәй саен 3-4 гектар чөгендер алыр иде. Гаиләбез белән җәебез шул басуда үтсә дә, эш хакы ике капчык шикәр комы гына булыр иде. Шушы түләү белән 4 бала тәрбия­ләүче ана ял турында уйлый ала идеме? Беренче тапкыр ял йортына барып, тезләргә парафин салдыргач, үртә­леп еладым. Үзебез дә гомер көзе­безгә җитми андый дәваларны күр­мә­гәч-белмәгәч, сызланып газап чик­кән әти-әниләре­безгә мондый рәхәт­лекләр күрсәтә алмадык бит без. Вакытында тие­шен­чә ял итеп, кирәкле дәва алсалар, алар да дөньялыктан иртә китмәгән булырлар иде…

Булган авырлыклар үзебезнең булдыксызлыгыбыздан, ялкаулыгыбыздан дияр идең, безнең буын – ире, хатыны, баласы – һәммәбез эшләдек инде. Мәсәлән: калайдан – комбайн, тимердән трактор ясау осталыгына ия булган (кушаматы да “белгеч”) ирем Илгиз елның 9 аен көненә 12-14әр сәгать эшләр иде, үзем, 4 бала, өйдә авыру булуга карамастан, мәктәпләргә дәрес­лек­ләр җиткерү өчен юлдан кайтып кер­мә­дем, җәйге ялларда балалар үзләре эшләделәр, тик тапканыбыз ашау-эчү, кием-салымнан артмады.
Чит илләрдәге матурлыкны күреп хозурлансак та, шау чәчәкле җәе дә, ап-ак салкын кышы да, алтын көзе, назлы язы да булган Татарстаныбызны сагынып кайттык без. Үзебездә дә туризм җайга салынып, бу тармак китергән табыш халыкка хезмәт итсен иде. Дөрес бәя куелса, халык чит илгә чыгарган акча үзебездә калыр иде, ә хәзергә, даи­ми йөрүчеләр әйтүенчә, чит илгә сәяхәт юлламалары үзебездә ял итүгә караганда күпкә арзан.

(Язманың беренче өлешен биредән укый аласыз)
Рәмилә Дәүләтова-Кирамова.
Мөслим


Фикер өстәү