Казан хосписы Россия Президенты грантын откан

Казан хосписы сырхау балаларны реабилитацияләүгә (тулысынча дәвалау мөмкин булмаганда, тормышка җайлашу күнекмәләрен үстерү дигән сүз) Россия Президенты грантын откан. Грантның гомуми күләме – 2,9 миллион сум.

Хоспис, каты авырулардан интегүче сабыйларның хәлен җиңеләйтү өчен махсус күчмә хезмәт кирәклеген аңлаганнан соң, грант алуга гариза язып тапшырырга булган. Чөнки әлеге медицина оешмасының тәүлек әйләнә эшли торган хастаханәсе нибары 17 урынга исәпләнгән. Бирегә эләгү өчен, бер ел алдан язылып куярга кирәк.

“Безнең хоспистагы сырхауларның күпчелеге – биш елдан күбрәк гомере калган балалар. Ни кызганыч, аларны тулысынча аякка бастыру – кулыбыздан килерлек эш түгел. Әмма без бу сабыйларның хәлен җиңеләйтә алабыз”, – ди хоспис һәм Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов.

Грант акчасына табиб, шәфкать туташы, психолог, дәвалау физкультурасы буенча белгеч, нәни сырхауларның өйләренә килеп, аларга ярдәм итәчәк. Авыру балаларга – үз-үзләрен карау-тәрбияләү күнекмәләрен өйрәтү махсус курсы, ә ата-аналар өчен өйдә кирәкле ярдәм күрсәтү курсы оештырылачак. Моннан тыш грант акчасы мондый гаиләләргә кирәкле медицина җиһазлары алу өчен тотылачак.


Фикер өстәү