2019 елның октябреннән Татарстан һәм Россиянең 22 субъекты тулысынча санлы телевидениегә күчәчәк. Республикабызда көн саен якынча 600 кеше санлы телевидениегә күчә. Әмма аналог сигналы белән эшли торганын караганнары да күп әле: якынча 118 мең хуҗалык.
Татарстанда санлы телевидение сигналын тота торган приставкалар сатып алуга киткән чыгымнарны компенсацияләү турында карар кабул ителде.
– Телевизор 2012 елдан иртәрәк җитештерелгән булса, цифрлы телевидениене карар өчен, приставка алырга кирәк булачак. Компенсациягә ия булу өчен, приставка яки антенна сатып алынуны раслаучы документ һәм гаилә кереме турында белешмә тапшырырга кирәк, – диде республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Компенсация алу хокукы гражданнарның дүрт категориясенә бирелә. Беренчесе – аз керемле, балаларына айлык пособие алучы күп балалы гаиләләр. Икенчесе – инвалид баласы булган һәм шулай ук гаилә кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр. Өченчесе – кереме 20 мең сумнан артмаган 70 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк пенсионерлар. Соңгысы – ялгыз яшәүче инвалидлар һәм керемнәре җан башына 20 мең сумнан артмаган инвалидлар гаиләләре.
Фаразлаулар буенча, санлы телевидениене карау мөмкин булмаган 160 торак пунктта яшәүчеләр 7300 сумга кадәр компенсациягә исәп тота ала. Моның өчен Татарстан бюджетыннан 4 млн сум акча бүлеп бирергә планлаштыралар. Документларны, 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, Республика матди ярдәм үзәге бүлегендә тапшырырга мөмкин.
Меңләп йорт хуҗалыгы, махсус приставкалар сатып алса да, аналогны сүндергәннән соң, санлы телевидениегә тоташа алмаячак. Аларга спутник аша бушлай 20 канал карарга мөмкинлек биреләчәк.
Приставкалар 1,3 мең сәүдә объектында сатыла, шуларның 900е – почта элемтәсе бүлекләре.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Исәнмесез! Аңлашылып бетмәде әйтегезче, приставканы башта үзеңә сатып алыргамы? Аннан документлары белән кая барырга? Мин 2 төркем инвалид, азкеремле.
itimurgaliev@bk.ru