Суфияровтан – рәхмәт сүзләре, Мөхәммәтшин белән Фәттаховтан – хәер-фатиха, Ратникованың тәнкыйте. Яшьләр иҗтимагый палатасының 16 нчы утырышында яшь парламентарийлар эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. 15 еллыгын билгеләп үткән Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы инде быел өченче мәртәбә җыела. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, моңа игътибар итеп: “Менә бүген кабат җыелыр өчен хушлашабыз”, – диде.
Татарстанда яшьләрне ишетәләр. 15 еллык эшчәнлек дәверендә Яшьләр палатасы “өлкәннәр” белән бергә күп кенә проектларны гамәлгә ашырган, яңалыклар керткән. Җитәкчесе Илдар Суфияров сөйләвенчә, Яшьләр иҗтимагый палатасы 16 утырыш үткәргән, шуларда 176 сорау каралган. Моннан тыш, алты – Татарстан, җиде федераль законга үзгәрешләр кертүне дә алар тәкъдим иткән. Безнекеләр башкалар белән парламентара хезмәттәшлек турында да онытмаган. Суфияров белдергәнчә, Мәскәү өлкәсе, Удмуртия, Башкортстан республикалары һәм башка берничә төбәкнең Яшьләр палаталары белән килешүләр төзелгән. Татарстанның 45 районы җирле үзидарә органнары да хәзер яшь парламентарийлар белән хезмәттәшлек итә.
Әмма яшьләрнең зур үсәсе килә. Палата Яшьләр парламенты исеменә дәгъва кыла. Парламент булгач, алар канун чыгару эшенә йогынты ясый ала дигән сүз инде бу. Монда сайлаулар аша килергә мөмкин. Аңа 18–30 яшьлек 100 кеше сайланачак. Районнардан – 45, ә яшьләр оешмаларыннан 35 кеше дәгъва кыла ала. Исемлеккә 20 үз-үзен тәкъдим итүче өстәлә. Илдар Суфияров аңлатканча, сайлау дүрт этапта үтәчәк. Кандидатларга 15 августка кадәр махсус дәүләт порталында теркәлергә кирәк. 22 августтан 6 сентябрьгә кадәр праймеризга охшаган чаралар оештырылачак. Биредә яшь кандидатларга, үзләрен күрсәтеп, сайлаучыларны җәлеп итәргә туры киләчәк. Өченче этап – “Ачык Татарстан” сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирүдән гыйбарәт. Сентябрьдә, төп сайлаулар узгач, Яшьләр парламентының нәтиҗәләрен билгеләячәкләр.
Яшьләр парламентында шул ук йөзләр булырга тиеш түгел. Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов шундый фикер әйтте. “Мондый хакимият органнарында “комсомолец” дип йөртелгән актив яшьләр генә эшли дигән калыплашкан фикер яши. Бу миңа ошамый. Яңа парламентны төрле кешеләрдән җыярга кирәк. Рэпермы ул, экстремалмы, бәлки ул Дәүләт Советы бинасында бер тапкыр да булмаган кешедер – мөһим түгел. Яшьләр парламентында барысы да булырга тиеш”, – диде министр.
“Өлкәннәр” парламентының җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, Суфияров чыгышыннан соң, кече иптәшләре турында үз фикерләрен әйтте.
– Сезгә дуслар дип әйтеп була инде, өченче мәртәбә җыелабыз бит. Эшләгән эшегез аз түгел. Әмма алда торган бурычларыгыз шактый күбрәк. Яңару кирәк, ул булачак, тик элемтәне югалтмагыз, булган тәҗрибәне уртаклашырга кирәк, – диде ул.
Дәүләт Советы рәисе яшь парламентарийлар алдында торган берничә бурычка да тукталды. Аның берсе социаль челтәрләр белән актив эшли башлауга бәйле. “Хәзерге вакытта җирле үзидарә органнары каршындагы яшьләр палатасы 1,1 меңгә якын яшь буын вәкилләрен берләштерә. Шул ук вакытта Яшьләр палатасы игътибарыннан читтә калучы яшьләр дә күп. Мин ныклы фикергә килдем: социаль челтәрләр белән эшләргә кирәк. Анда – хаос. Кем нәрсә тели, шуны яза. Моны туктату да мөмкин түгел, шуңа да без яшьләрне әлеге мәгълүматка әзерләргә тиеш. Бу безне борчый. Яшьләр палатасы социаль челтәрләрдә үз урынын тапсын иде”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Яңа парламентка куелган бурычлар рәтендә райондагы яшь парламентарийлар белән эшләү һәм яшьләр сәясәтенә бәйле кануннарны мониторинглау үзгәрешсез кала.
Утырышта катнашкан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова яшь парламентарийларны тәнкыйтьләвен дәвам иттерәчәген белдерде. “Тәнкыйть – кирәкле әйбер. Сез яхшырак эшләячәксез”, – диде ул, уенын-чынын бергә кушып.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat