Татарстан авылларының 3-4 проценты үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителмәгән. Ә берничәсендә суның сыйфаты бөтенләй начар. Татарстанның Газлаштыру, энергия саклагыч технологияләр һәм инженер челтәрләре үсеше фонды генераль директор урынбасары Евгений Волков журналистлар белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.
– Берничә авылда суның сыйфаты СанПиН таләпләренә җавап бирми. Бу проблеманы хәл итүнең бер юлы итеп без чиста су өләшү пунктын урнаштыруны күрәбез. Мондый пунктны әлегә бер авылда куеп карадык. Күзәтүләрдән чыгып, нәтиҗәләр ясаячакбыз. Суның 60–70 проценты хуҗалыктагы эшләр өчен тотыла. Аның өчен сыйфатлы су булмаса да ярый. Ә менә эчәр һәм ризык әзерләр өчен чиста булуы шарт. Кайбер скважиналар буенча да өстәмә чаралар күрергә кирәк, әлегә бу мәсьәләләр буенча сөйләшүләр бара, – диде ул.
Татарстанның Газлаштыру фонды инде берничә ел дәвамында торак-коммуналь өлкәдәге дәүләт программаларын тормышка ашыра. Республика авылларын – су, урамнарны ут белән тәэмин итә, социаль әһәмияткә ия булган объектлардагы җылыту казаннарын төзекләндерә, җылылык системасын шәхси казаннарга күчерү, авыллардагы ташландык суларны агызу системасын яңарту белән шөгыльләнә.
Сигез ел эчендә суүткәргеч челтәрләр, су каланчалары һәм артезиан скважиналары төзелеше өчен 6 млрд сум акча күчерелгән. Шушы вакыт эчендә республикада 300 каланча төзелгән һәм 2330 чакрым суүткәргеч челтәре салынган. Евгений Волков әйтүенчә, әлеге программалар киләсе елларда да дәвам итәчәк.
– Бу ярдәм нәтиҗәсендә халык суны кое яки елгадан түгел, ә краннан агызып эчә башлады. Бу – чыннан да, мөһим мәсьәлә. Без моның белән инде берничә ел шөгыльләнәбез, – диде ул.
Моннан тыш, барлык районнарда да авыл урамнарын яктырту программасы эшли. Аның нәтиҗәсендә 2014 – 2018 елларда 45 мең ут яктырткыч куелган, 1256 км тимерчыбык алыштырылган. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында җылыту казаннарын алыштыру буенча да дәүләт программасы эшләп килә. Җитәкче әйтүенчә, бүгенгә быел куелырга тиешле барлык җылыту казаны да сатып алынган. Әлеге вакытта 58 объектта 111 казан сүтелгән. Сентябрьгә кадәр эшләрне төгәлләргә уйлыйлар.
Авыллардагы ташландык суларны агызу системасын яңарту программасы да 2014 елда гамәлгә ашырыла башлаган.
– Бездәге чистарту корылмаларының барысы да диярлек совет заманында төзелгән. Бу вакыт эчендә норматив документлар үзгәрде, таләпләр дә артты. Шуңа күрә күпчелек корылмаларның бүгенге шартларга туры килмәве ачыкланды. Шунысы кызык: ташландык суларны агызу таләпләре чиста суга караганда да зуррак, – диде ул.
Әлеге программага ничек эләгергә соң? Журналистларны әнә шул сорау да кызыксындырды.
– Проблемалары булган авыллар турында район башлыгыннан да яхшырак белүче юк. Шуңа күрә безгә алар гариза бирә. Программага эләгер өчен авылда яшәүче халык саны буенча да чикләүләр юк. Ләкин 100 һәм 5 кеше яши торган авыл арасында сайларга туры килсә, күбрәк кешегә ярдәм итү нәтиҗәлерәктер дип уйлыйм, – диде җитәкче.
Болардан тыш, Евгений Волков әйтүенчә, “Идел елгасын сәламәтләндерү” федераль проектында Татарстан да катнаша. 1 млрд 200 млн сум акча алты райондагы (Әгерҗе, Алексеевск, Зәй, Алабуга, Тәтеш, Спас) һәм Казандагы чистарту корылмаларын яңарту һәм төзүгә тотылачак. Әлеге эшләр ел ахырына кадәр тәмамланыр дип планлаштыра белгечләр.
Зөһрә Садыйкова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat