Сер түгел, бүген балалар бакчада бил бөгәргә, бәбкә сакларга, хуҗалыктагы башка эшләрдә катнашырга әллә ни ашкынып тормый. Күбесенең кулында – кесә телефоны. Көннәре шуңа мөкиббән китеп үтә. Ә иң аянычы – авыл баласы табигатьтән ераклаша. Шуңа да күбесе, мәктәпне тәмамлау белән, шәһәргә китү җаен карый. Ә бит бар ул башкаларга үрнәк булырлык гаиләләр.
Чын тормыш авылда ул
Әгерҗе якларына барып чыксам, урау юлларны якын итеп, Кичкетаң авылы фермеры Тәлгат Муллануров янына сугылмый узганым юк. Фермасы юл читендә генә булганга түгел. Заманында ике институт тәмамлап, игенчелектәге, терлекчелектәге барлык яңалыкларны барлап баручы белгеч ул. Утыз елга якын авыл хуҗалыгында эшләп, гади терлекчедән районның иң зур хуҗалыгында җитәкче дәрәҗәсенә ирешкән. Биш-алты ел элек туган авылы Кичкетаңда үз эшен булдырган. Шәхси хуҗалыгындагы биштән башлап, сарыкларның баш санын 500гә җиткергән. Үзе әйтмешли, дәүләттән бер тиен дә ярдәм алмыйча, ишле гаиләсе белән бергә маллар өчен ике бинаны яңабаштан диярлек яңартып, төзеп чыкканнар.
Зарланырга яратмаса да, сөйләшә торгач, проблемалары барлыгы да ачыла. Фермер, өстәмә җир сорап, инде ничә еллар дәвамында түрәләр бусагасын таптый. Буш яткан җир дә күп, бирмиләр. Бу кадәр сарыкны кыш буена ашатып чыгар өчен, ким дигәндә 500 төргәк печән, берничә дистә тонна ашлык та кирәк. Үз җирләре аз булгач, печәнне каян мөмкин, шуннан әзерлиләр. Ярый әле гаиләләре ишле. Балалары Азат, Гөлинә, Дилә, оныклары Самат, Сөмбел һәм Сәет җәй буе фермада мәш килә. Күрше егетләре Айрат белән Булат та җәй саен мал-туар арасында. Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлап, авыл хуҗалыгы техникумына укырга керүләре дә тикмәгә түгелдер.
– Безнең балачак терлек-туар, кош-корт арасында узды. Хәзер авылда да тормыш яхшы, шәһәр шартларыннан ким түгел. Бер генә борчуым бар: авыл балалары интернет, компьютер, кәрәзле телефон белән артык мавыгып, табигатьтән читләшә. Кичә шәһәрдән кайткан бер авылдашым оныгын сарыклар күрсәтергә алып килгән. Бичара бала бабасыннан: “Бу – сыермы?” – дип сорый! Моңарчы күргәне булмагач, ул аны каян белсен?
Әти-әниләренә бәрәңге утыртышмаган, чебеш, каз бәбкәләре үстерешмәгән үсмерләрнең үсеп җиткәч авылда каласы килми дә килми инде. Ә бит чын тормыш барыбер авылда ул, – ди Тәлгат Хәмзә улы.
Таңнан торып чабалар
Зәй районының Урта Пәнәче авылында яшәүче ирле-хатынлы Светлана һәм Альберт Маракиннар гаиләсендә балаларның элеккеге кебек кесә телефоны, интернет һәм компьютер янында көннәр буе утырганын күрмәссең. Берничә ел элек алар, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы нигезендә дәүләт ярдәме һәм ташламалы кредит алып, авылда ике катлы ферма төзи башлаганнар. Бу эштә барлык туганнары, авылдашлары катнашкан. Уллары Аркадий, кызлары Марина, Алена, Наташа, кияүләре Эдуард һәм Артем, кода-кодагыйлар, барысы бергә тупланып, ике катлы зур ферма төзегәннәр.
– Элегрәк җәйге иртәләрдә балаларны йокыдан уяту кыен иде. Хәзер компьютер уеннарын читкә куеп, вакытында йокларга яталар. Иртән уятасы да юк, үзләре сикереп тора.
Улыбыз Аркадий таңнан ук чебешләр янына йөгерә. Ул ара кызлар да килеп җитә. Күмәк тырышлык белән кош-кортның баш санын ун меңгә җиткердек. Ике катта да бишәр мең җан иясе иртә таңнан сине көтеп торгач, ничек йоклап ятасың?
Эш һәркайсыбызга да җитәрлек: бройлер чебешләргә тәүлегенә бер тоннадан артык азык кирәк. Моннан тыш шәхси хуҗалыгыбызда сыерлар, үгезләр, дуңгызлар, казлар асрыйбыз. Балаларыбыз да безгә ярдәм итеп, эшкә өйрәнеп үсә, – ди хуҗабикә Светлана ханым.
Франция чебешләре, Мисыр күркәләре
Чирмешән районы Югары Кәминкә авылында күпләп кош-корт асраучы Тәнзилә һәм Фаил Массаровлар хуҗалыгында да иртә таңнан эш кайный. Үзебездә үстерелә торган дистәдән артык нәселле тавыклардан тыш, биредә “чит ил кунаклары” да байтак икән. Мисыр чебешләре, Франция тавыклары, хәтта Канада күркәләре дә бар. “Чит ил чебиләрен бергәләшеп татарчага өйрәтәбез. “Иза Хаббард” токымлы бройлерлар, “Хайбрид Конвертер” токымлы күркәләр балалар күңеленә аеруча хуш килде”, – ди хуҗабикә Тәнзилә ханым.
Компьютер, интернет, кәрәзле телефоннан аеру өчен, балаларны кызыксындыра белү дә кирәк шул.
Камил Сәгъдәтшин
Камил абыйга рэхмэт мэгънэле, кирэкме язмалар яза. Шундый журналислар кубрэк булса иде