Сода файдалымы? Тиен-миен генә торган әйбернең уңай һәм тискәре яклары турында

Чәй содасы кайберәүләребезнең кухнясында түгел, ә “аптечка”сында урын алган. Интернет киңлекләрендә дә, янәсе, сару кайнаудан алып, яман шешкә кадәр, дистәләрчә чиргә каршы көрәшергә ярдәм итәрдәй “сода рецептлары” бихисап. Чынында аның файдасы бармы?

Кислотага каршы – селте

Дару рәвешендә җи­теш­терелә торган чәй содасы натрий гидрокарбонаты дип атала. Бу эремәне бик нык агуланганда, йогышлы чирләр вакытында, шикәр чире көчәеп кит­кәндә һәм канда кислота күп туплану аркасында барлыкка кил­гән башка төрле чирләрдән ин­теккәндә, беләктән кан тамырларына салалар. Әле кайчан гына соданы сары кайнаудан – порошок, шулай ук су, һава транспортында күңел болганудан шәм рәвешендә дә саталар иде.

Порошок-шәмнәр инде күптән сатудан юкка чыкты. Әмма безгә гадәти чәй содасын файдалануны бер­кем дә тыймый. Ә ул, чыннан да, кайбер чир-чордан котылырга ярдәм итә. Мәсә­лән, сода, сулыш юлларын йомшартып, йөт­керүне бетерә. Мондый очракта содалы җы­лы су сулау (ингаляция ясау) кирәк. Аны тагын җы­лы сөт белән (бер стакан сөткә ярты чәй кашыгы) эчәргә була. Сүз уңаеннан, соданың термопсис һәм терпинкод кебек ютәл дарулары составына керүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Бу дарулар заманча препаратларга караганда күпкә очсыз, әмма нәтиҗәсе ягыннан алардан калышмый. Салкын тигәндә, авыз эче бозылганда тамакны сода эремәсе белән чайкау да ярдәм итә.

Соданы сару кайнаганда бигрәк тә еш кулланабыз. Хәтта химия фәнен аннан-моннан гына белүчеләребез дә соданың сару кайнатуны китереп чыгарган кислотага “аяк чалучы” селте икән­леген чамалый. Чыннан да, ул ашказаны-эчәкләрдә кислотага бәйле чирне тиз бетерә. Тик, чамасын белми кулланганда, зыяны да юк түгел. Сода кислота белән реакциягә кергәндә, күп кү­ләмдә углекислый газ бү­ле­неп чыга һәм ашказаны сузыла (кикертү – шуның ачык мисалы). Бу исә тагын кислота бүленүгә китерә. Сода кыска гына вакыт эчендә тәэ­сир иткән­лектән, аны еш кул­ланырга туры килә. Нә­тиҗәдә кан “сел­теләнергә” мөмкин. Шу­ңа күрә сару кайнауны еш түгел, бәлки әллә нигә бер генә сода белән бетерү ки­ңәш ителә. Бу максатта иң яхшысы – сөт куллану.

Киләчәге бар

Интернет киңлекләрен­дә, чәй содасының бакте­рия­ләрне үтерү сәләте яман шештән дәвалануда кулланыла, дип язылганнарга гына ышана күрмәгез. Чөнки бак­терияләрнең дә, гөмбәчек­ләр­нең дә рак белән бернинди бәйләнеше юк, ди белгеч­ләр. Шулай да, ни гаҗәп: медиклар соданың яман шешне дәвалаудагы ролен бик җит­ди өйрәнә. Ник дигәндә, ул яман шеш күзәнәкләрен даруларга бирешүчәнрәк итә икән. АКШта бу юнәлештә зур тик­шеренүләр алып барыла. Әм­ма тормыш тәҗ­рибә­сен­нән күренгәнчә, арзан дарулар (сода нигезендә ясауны күз­дә тоткан ракка каршы дару – нәкъ шундыйлардан) үз­ләре­нә юлны авыр яра. Фирмаларга дәвалану курсы дис­тәләрчә, йөзләрчә мең доллар торган препаратларга этәр­геч бирү отышлырак. Шу­лай да содалы дару­ның киләчәге бар.

РЕЦЕПТ

“Чыжылдавык” дару ясыйбыз
Суык тигәндә, бер стакан суга берәр чеметем чәй содасы, лимон кислотасы һәм тән температурасын төше­рә торган бер сәдәф дару (аспирин, ибупрофен һ.б.) салыгыз. Эре­мәдә бүленеп чыккан газ даруны эреткәч, эчегез. Кыйм­мәтле “чыжылдавык” да­руларны да нәкъ шулай ясыйлар.

Алмадагы химикатларны юып төшерәбез
Алманы 12-15 минутка 1 процентлы сода эремәсенә салыгыз. Болай эшләгәндә, аның өслегендәге пести­цид­ларның 90 проценты юылып төшә, әмма эремә алма эче­нә үтми.


Фикер өстәү