Академик Мирфатыйх Зәкиев: “Мине йога яшәтә”

89 яшькә кадәр студентларга белем биргән мөгаллим бармы? Бар, ул – 91 яшьлек академик Мирфатыйх Зәкиев. Мирфатыйх ага 51 ел буе йога белән шөгыльләнә. “Яшисең килсә, күнегүләр ясауны туктатмыйсың. Мине йога яшәтә”, – ди галим.

Биш ел элек фитнес-клубка да барып караган ул. Өйдә ясауга җитми, ди. Андагы белгечләрдән, сездә, йога белән шөгыльләнеп, 90 яшь­кә җиткән кешеләр бармы, дип тә кызыксынган. Андыйлар табылмаган. Мирфатыйх ага әй­түен­чә, фитнес-клуб­лар күб­рәк акча эшләүгә корылган.

Барысы да Казан дәүләт педагогия институты­ның ректоры булып эшлә­гәндә башлана. Студентларга тулай торак төзетү мәсь­әләсе буенча борчылып йөр­гәндә, кинәт йөрәге тотып ала аның. Шәһәр уртасында мәй­данны бушатырга кирәк, ә бер төркем кеше­ләрнең, чиркәү ерак дип, башка урынга күчәсе килми. Менә шунда хастаханәдә ятарга туры килә. Рахлин дигән табиб, турысын бәреп: “Сезнең авыру бик җитди, аның белән кешеләр егылып үлә. Яшисегез килсә, йога күнегүләрен өйрә­негез!” – ди. Яшисе килмичә, әле 40 яшьтә тормышның гөрләп торган чагы бит! Табиб Зә­киев­кә генә түгел, бу ки­ңәшне шул ук авыру белән чирләгән завод директорына һәм тагын бер җитәк­чегә дә бирә. Мирфатыйх абый шунда ук университет китап­ха­нәсенә шалтыратып, йога турындагы барлык ки­тап­ларны да китерергә куша. Бер кочак китапны бик тиз укып чыга. Үзенә кирәкле күнегүләрне сайлап, табиб белән киңәшләшә. Ме­нә ­шул көннән бирле йога белән шө­гыль­ләнә башлый. 51 ел буе шулай.

– Сулыш юлы күнегүләре организмдагы барлык мус­кулны да хәрәкәткә ките­рергә булыша. Ир­тән сәгать 7дә торып, бер стакан җы­лымса су эчәм дә, күнегү ясар­га керешәм. Моның өчен 40-45 минут вакытымны бүләм. Башта аягүрә, аннан утырып, ятып ясыйм. Институтта командировкаларга йөргән­дә, җәй­мәне порт­фельдә йөртә идем. Йөзтү­бән дә басып тора идем әле. Әм­ма картая барган саен, аяклар белән җирдән этелү өчен көч ки­рәк. Элек чаң­гыда шудым, йөз­гәләдем. Хәзер менә гимнастика ясыйм да яшим, гимнастика ясыйм да яшим, – ди Мирфатыйх абый.

Йоганың файдасын ул бер­ничә елдан соң тоя башлый. Кәе­фе дә, сәламәтлеге дә яхшыра. Көн саен сәгать ярым җәяү дә йө­ри икән әле. Монысын ул кеч­кенәдән үк гадәткә керткән.

– Ютазы районының Кә­рә­кәшле мәктәбенә җәяү йө­реп укыдым. Көн саен сигез чакрым юл үтә идем. Сугыш башланганда, 5 нче сыйныфта укый идем. Ат булмагач, яшьтәшләрем укуын ташлады. Ә мин берүзем җәяү йө­реп укыдым. Мәктәпне тә­мамлагач, Казан дәү­ләт университетына укырга кердем. Химик-физик булырга дип ниятләгән идем. Тик Татарстан китап нәш­рияты мөхәр­рире Махиянов татар теле бүле­генә керергә тәкъ­дим итте. 20 ел ректор вазифасын башкардым, Тел, әдә­бият һәм тарих институты директоры булып эшләдем, – дип хәтер яңарта филология фәннәре докторы.

89 яшендә дә студентлардан аерылырга теләмә­гән ул, тик яшь мөгаллим­нәргә урын бирергә ки­рәк дип, лаеклы ялга китәргә булган. Замана студентларын, тормышка җиңел карыйлар, ыштан туздыралар, дип хурламый галим. Элек­ке­геләр белән хәзер­геләр арасында әллә ни аер­ма күрми. Аның фике­ренчә, укырга теләге бул­ган кеше һәрвакыт укыган, укый һәм укыячак. Мирфатыйх абый фәннән башка яши алмый.

– Көн саен конференция­ләр өчен фәнни хезмәтләр язам. Бас­тыргач, күңелем күтәрелеп китә. Тагын язуымны дәвам иттерәм. Бар­лыгы 1180 фәнни мәкаләм, 116 китабым басылды. Сау-сәламәт бул­саң, картлык – шатлык икән ул, – ди фән белән җен­ләнгән Мирфатыйх ага.

Галим ничек туклана? Чәй­не бал белән эчәргә ярата. Баш­корт­ларның юкә балын сатып алабыз, ди. Көнгә бер мәртәбә шулпа ашар­га тырыша. Суны еш эчә, монысы организмны тәр­типтә тоту өчен кирәк. Көнгә өч тапкыр туклану да җитә дип саный. Кичке сәгать алтыдан соң ашамый. Тә­мә­ке тартмый, исерткеч эчемлек­ләр белән мавыкмый.

Нәселендә әллә ни озын гомерле кешеләр юк. Мир­фа­тыйх­ның әтисе 33 яшьтә үпкә чи­реннән вафат булган. Әнисе Зәйнәп 80 яшькә кадәр яшәгән. Биш баланы тәрбияләп үстергән. Мирфатыйх абый туып үскән Зәйпе авылында бүген йортлар калмаган икән инде. Шулай да зираты бар. Галим елга бер мәр­тә­бә якыннары рухына дога кылырга кайта. Туган як­ларны әй­ләнеп килү – үзе бер бәхет, ди галим.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү