Гөлназ Мәрданова: «Изге эш саф йөрәктән килә»

Гөлназ Мәрданова: “Игелекле гамәлләрне дан-шөһрәт казану максатыннан эшләмисең, күңел кушканга башкарасың”, – ди.

Россиядә иреклеләр (доброволец) эшчәнлеген үс­терүгә ярдәм итү федераль агентлыгы, “Балаларны һәм яшьләрне гражданлык һәм ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү үзәге” федераль оешмасы һәм “Волонтер үзәкләре ассоциациясе” ел саен “Россия иреклесе” (“Доб­роволец России”) премиясен тапшыра. Бу илкү­ләм бәйге тугызынчы ел үт­кәрелә инде. “Социаль проект”, “Иге­лекле гамәл”, “Иҗа­ди эш” кебек номина­цияләрдә 8 яшьтән башлап һәркем катнаша ала. Бары тик үз про­ектыңны булдырырга һәм бәйгедә катнашу өчен гариза тутырырга гына кирәк. Проектлар төрле була ала: мәсә­лән, иясез хайваннарга яр­дәм итү, әйләнә-тирәдәге чисталыкны сак­лау, авыру балаларга булышу. Гөлназ Мәрданова исә бәйгегә “Like a Donor” исемле проектын тәкъдим иткән һәм сайлап алу этабын үткән.

– Хәзерге вакытта мин КФУның Яшьләр сәясәте департаментында эшлим. Хез­мәтем волонтерлык һәм ихтыярилар хәрәкәте белән бәйле. Студент чактан ук мондый чараларда еш катнаштым, уку йорты кысасында төрле акцияләр оештыра идем. Университетта “КФУ – игелекле кешеләр планетасы” дигән Ирекле­ләр үзәге эшли. 7-8 ел инде әлеге үзәк эшчәнлегендә кайныйм. Бу – минем өчен хезмәт кенә түгел, ә яшәү рәвеше, – дип сөйләде Гөл­наз. – Соңгы елларда үзем проектлар язам, аларны яклыйм, бу өлкәдә тәҗри­бәм җитәрлек. Шуңа күрә “Россия иреклесе” бәйгесен­дә катнашып ка­рар­га булдым.

Мондый бәйгеләрдә җи­ңү өчен түгел, үзеңне күр­сә­тү, фикердәшләр табу, бел­гечләр бәясен ишетү һәм тәҗрибә туплау өчен катнашырга кирәк, дип саный Гөлназ Мәрданова. Аның чираттагы проекты донорлык хәрәкәтенә бәйле.

– Соңгы елларда менә нәрсәгә игътибар иттем. Университетта еш кына кан бирүгә бәйле чаралар оештырыла. Алар бер-ике тапкыр уза да шуның белән туктала. Ә донорлык эшен даими алып барырга кирәк. Уз­ган елдан башлап кан бирү эшчәнлеген системага сала башладык. Былтыр “Соучастие” дип аталган донорлык хәрәкәтенә багышланган бәй­гедә икенче урын яуладык. Россия күләмендә без­нең эшне бәяләделәр, – дип әйтте Гөлназ, проектны булдыру тарихын сөйлә­гән­дә.

Кан бирү турында ке­ше­ләргә аңлатырга да кирәк. Шул максаттан Гөлназ Мәр­данова язган проект кысасында махсус волонтерларны укыту эше башланачак. “Донорлыкның нәрсә икә­нен, уңай һәм тискәре яклары турында сөйләячәкбез. Шу­лай итеп, кан бирү акция­ләренә әзер, бу юнәлештә мәгълүматлы кешеләр кушылачак. Алар белән даими эш­ләргә исәп. Республи­ка­ның мактаулы донорлары белән очрашулар оештыру да күз­дә тотыла. Алар үз мисалында бу хәрәкәткә яңа кушылганнарга үрнәк күр­сә­тәчәк. Донорлыкка бәйле ток-шоу ясарга теләк бар. Проект ни­гезендә сәламәт яшәү рәве­шен пропагандалау тора”, – диде Гөлназ.

Моннан тыш Гөлназ һәм аның кебек изге күңелле кешеләр экологик акцияләр оештыра, сугыш ветераннарына, өлкән яшьтәге кеше­ләргә, балаларга ярдәм итә. Алар шефлыгында берничә оешма да бар икән.

– Иреклеләр хезмәте башка юнәлешләрдән аерылып тора. Монда кешене көчләп китереп булмый. Барысы да саф йөрәктән эш­ләнә, – ди Гөлназ.

Эшчәнлек өчен вакыт һәм теләк кенә түгел, акча да кирәк, билгеле. Гөлназ Мәр­данова бу проектын тагын берничә бәйгегә тәкъ­дим иткән булган. “Федераль грант отмабызмы дип, катнашып караган идек. Күптән түгел проектны уңыш­лы дип табып, 300 мең сум грант бирделәр. Узган ел “Зарница” дигән проектыма да 300 мең сум бирде­ләр. Ул башка юнәлешкә карый”, – диде ул.

Барысы да җиңел генә бармый, әлбәттә. Күңел төш­кән, эшләргә теләк ки­мегән минутлар да булгалый. “Беркайчан да, бу хез­мәтне ташларга кирәк, дигән уй булмады! Шөкер, авыр тоелган чак­лар тиз узып китә. Үзең кебек ярсу йөрәкле, ярдәм­чел кешеләр булганда, телә­сә нинди кыен хәлдән чыгып була. Безгә теләктәшлек күр­сәтүчеләр күп”, – ди Гөлназ.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү