Әгерҗе районының Уразай авылында яшәүче Наталия һәм Радик Гәрәевләр тәрбиягә биш бала алган. Аларның бу адымнарын аңлап кабул итүчеләр дә, аңламаучылар да бар. Радик 28 ел полиция органнарында эшләп, лаеклы ялга чыккач, Наталия белән гаилә корып, авылга яшәргә кайталар. 2013 елның 11 мартында биш балалы булып куялар.
Иркәлисе, назлыйсы килде
– Олыгаеп кавышкач, балабыз булмаячагын белә идем. Балалар йорты тулы сабыйлар, ник шуннан берәр кызчык алып үстермәскә, дип уйлана башладым. Ул хакта иремә әйткәч, әйдә соң, кыз бала алыйк, диде. Аннары, кыз янына малай да алсак, күңеллерәк булыр, дигән фикергә килдек.
Алабуга балалар йортына баргач, ир белән хатынга игезәк малай белән кызны күрсәтәләр һәм аларның тагын өч бертуганы барлыгын әйтәләр. Сабыйларны әниләре төрле атадан тапкан. Радик Регинаны бик ошата. “Аны яратмыйча мөмкин түгел иде: йөзе боек, куркып кына сөйләшә. Кечкенә һәм ябык сабыйны иркәлисе, назлыйсы килде. Радик – Регинаны, мин игезәк сыңары Ринатны кочаклап алдым, – ди Наталия. – Алты ел узды инде, хәзер алардан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз, иң якын кешеләребез…”
Ир белән хатынны балаларның төрле авырулар буенча инвалид булуы да куркытмаган. “Физик мөмкинлекләре чикле, дигәч тә, аяк-куллары, башлары эшли, үзләренә нәрсә кирәген яхшы беләләр. Без аларны инвалидка санамыйбыз”, – ди ата-ана. Балаларны өйгә алып кайткан көннәр онытылмый икән. Олысы Русланга – 13, Алинәгә – 11, Дианага – 7, игезәкләргә 3 яшь була. Яңа гаиләдә балалар Наталия белән Радикка беренче көнне үк “әти-әни” дип эндәшә. “Баштарак кыен иде. Моңа кадәр биш ел икәү генә яшәдек һәм кисәк күбәеп киттек. Ике атна бигрәк тә озак үткән кебек тоелды. Чит гаиләгә килеп керү балаларга да җиңел булмады”, – ди Радик.
Руслан мәктәптә белем алганнан соң Ижаудагы көллияткә укырга китә, аннары әнисенең үзенә балачактан ук таныш булган туганнары янына күченә. Алинә дә мәктәпне тәмамлаган. “Балалардан уңдык без, – дип елмая Наталия. – Әтиләре дә шулай ди. Үсмерләрдә була торган авыр проблемалар да килеп чыкмады, сүзне тыңлыйлар”.
Балаларның үз әниләре башка районда яши, килеп йөрми, шалтыратып хәл белешми. Шулай да ул-кызлары белән күрешергә туры килгән. Балаларны пропискага кертергә кирәк булгач, аның янына алып барып кайтканнар. Олырак кызлар дөньяга китергән анага “әни” дип эндәшсә, кечерәкләр аның кем булуын аңламый калган.
Кем ул “опекун” баласы?
Балалар ике ел элек Минзәлә районындагы тернәкләндерү үзәгеннән кайткач кына сорау биреп йөдәтә. Үзәктә “опекун баласы” дигән сүзне еш ишеткәннәр икән. “Әни, “опекун баласы” нәрсәне аңлата ул?” – дигән 7 яшьлек Регина. Наталия аңлатуны әниләреннән башлый. “Хәтерлисезме, теге вакытта бер апаларга бардык, ул – сезнең әниегез. Сез күп булганга карый алмаган да балалар йортына биргән”, – дигәч, сабыйларның башта ышанасы килми. “Сез безне аннан ничек таптыгыз?” – дип кызыксынганнар. “Машинада бара идек, навигатор шунда юл күрсәтте”, – дигәч, әллә ышанганнар, әллә юк, дәшмәгәннәр. Регинаның ул кичтә тәмам йокысы кача һәм сорау арты сорау яудыра: “Әни, ул апа безне синең кебек яраттымы икән?.. Киендердеме икән?.. Ашаттымы икән?” “Әлбәттә, үзенчә яраткан, сез бит әйбәт балалар”, – дигәнгә күңеле булып, бала: “Әни, барыбер мин сине яратам, әтине дә яратам”, – дип әнисе кочагына ташлана. Башка ул хакта беркайчан сүз кузгатмыйлар. Ринат кына берсендә, нишлисең, ник тәртип бозасың, дип ачулана башлагач: “Сез үзегез шундый бала тапкансыз, мин сезгә охшаган, зарланып утырмагыз”, – дип җавап кайтара. “Бер-беребезгә караштык та көлештек”, – дип елмая ата белән ана. “Тагын бала аласыгыз килмиме соң?” – дим. “Хәзер андый теләк юк инде, – ди Наталия. – Безнең бит гаилә ишле. Оныклар сөю турында хыялланабыз”.
Җылы урын
Без әлеге гаиләдә булганда, балалар өйдә юк иде, җәйге лагерьда ял итәләр икән. Ел саен җыелышып, берәр шәһәргә сәяхәткә барып кайталар. Казанда еш булалар. Балаларны коррекцион мәктәпкә озатырга, табибка йөртергә кирәк.
Бу гаиләдә безне тагын бер нәрсә сокландырды: Радик белән Наталияне сабыйлар гына түгел, көчек, песи баласы, кошларга кадәр үз итә. Туганнарының эте аларга ияләшкән дә биредә яшәп калган. Еламсырап капка төпләренә килеп утырган кечкенә мәче баласын да, кызганып, өйгә уздырганнар. Ул диванда изрәп йоклап ята иде. Ишегалдына чыксак, Радикның иңенә карга баласы очып кунды. Томшыгы белән чәчен тарта, тыпырчына башлады. Шулай итеп, үзенә җим сорый икән. Канатлары каерылган зәгыйфь кошчыкны, дәвалап, ашатып терелткәннәр. Ул әлеге гаиләгә ияләнгән, беркая китәргә җыенмый кебек. Барлык җан иясе дә җылы урынга тартыла шул…
- Айсылу Баһаветдинова, Әгерҗе районының опека һәм попечительләр бүлеге баш белгече:
– Радик белән Наталия биш бала алды. Берсе балигъ булгач, гаиләдән чыгып китте. Балаларны бик әйбәт карыйлар, коррекцион мәктәпкә йөртәләр, чирли икән, шунда ук алып китәләр. Бала алган елны гаиләгә еш бардык, хәзер елга ике мәртәбә – язын, көзен өйләрендә булабыз. Үзләре безнең янга гел кереп торалар, чөнки әле бер, әле икенче белешмә китерергә кирәк. Ул гаиләне бары тик яхшы яктан гына телгә алабыз.
Әгерҗе районында 80 гаилә тәрбиягә бала алды. Барысы да иң элек Алабугада укып, әзерлек курсы уза. Комиссия тикшермичә, бала бирмибез. Соңгы елларда районда ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләр саны арта. Эчәләр, эшләмиләр, балаларын карамыйлар. Ел саен егермешәр-утызар бала караучысыз кала. Аларның сабыйларын гаиләләргә урнаштырабыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat