Республикада ел саен 2 миллион тоннадан артык мотор ягулыгы сарыф ителә. Ә менә сыйфат тикшерүен барлык ягулык станцияләре дә узмаган. Татарстанда ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү буенча идарә башлыгы Роберт Гыйләҗев беренче яртыеллыкның йомгаклау утырышында әнә шулар хакында сөйләде. Ягулыкка бәя ничек булыр?
Утырышта кемнәр сыйфатсыз бензин сата, кайсы предприятиеләр кабат тикшерүгә дучар ителәчәк, ярты елда нәрсәләргә ирешелгәнлеге хакында мәгълүмат яңгырады. Бензин сыйфаты турында гына түгел, республика оешма-предприятиеләрендә энергия ни дәрәҗәдә нәтиҗәле тотылуы турында да җавап тоттылар.
Республикада ел саен 2 миллион тоннадан артык мотор ягулыгы сарыф ителә. Бу ягулык күләме Татарстандагы 900 ягулык салу станциясе һәм 33 нефть базасы аша уза. Ягулык сыйфатын тикшерү – Президент Рөстәм Миңнеханов куйган төп бурычларның берсе. Быел ягулык салу станцияләреннән 819 проба алынган. Татарстанда бензин сыйфаты ГОСТ таләпләренә тулысынча җавап бирә, дип әйтеп булмый. 20дән артык очракта җитешсезлекләр табыла.
– Мактанып әйтәсем килми, әмма республикада уңай динамика күзәтелә. Зур ягулык салу станцияләрендә җитди хилафлык тапмыйбыз. Хәзерге вакытта кече компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ГОСТ таләпләренә туры килмәгән мотор ягулыгын сату проблема булып кала бирә, – дип әйтте Роберт Гыйләҗев.
Машина йөртүчеләрнең зарына да игътибар бирелә. Бензинны тиешле күләмдә салып бетермәгән, сыйфатсыз ягулык белән очрашкан автомобиль хуҗаларының мөрәҗәгатьләрен кире какмыйлар, ягулык салу урыннарына тикшерүләр җибәрәләр. Республиканың билгеле бер ягулык компаниясенә карата 11 шикаять килгәнлеген дә яшермәде Роберт Гыйләҗев. “Без куркытмыйбыз, ә бары тик ничек эшләргә дөрес юнәлеш кенә бирәбез. Кабат тикшерү узды, дигән сүзләр белән килешеп бетмим. Киңәшләр биргәннән соң, үзгәрешләр бармы, шуны карыйбыз”, – ди ул.
Бензин бәясе артырмы дигән сорау һәр машина йөртүчене борчыйдыр. Ил буенча карасаң, бездәге ягулык бәясе иң арзаннар рәтендә икән.
– Бензин бәясенең түбәнәюе дә, 1-1,5 сумга кискен артуы да көтелми. Әмма билгеле бер күләмдә бәя арту – мөмкин хәл, – диде Роберт Гыйләҗев. Аныңча, мондый очрак була калса да, бу арту барлык ягулык салу станцияләрендә берьюлы күзәтелмәячәк. Шуңа күрә машинаны кайда “ашату” мәсьәләсе хуҗасы ихтыярында калачак.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat