“Болгар кызлары” төркеме җитәкчесе һәм вокалисты Айгөл Зәйнуллина өч ай буе елавыннан туктады. Ниһаять, аңа 24 июль көнне кичке сигездә улларын барып алырга насыйп була.
– Элеккеге ирем Тимур ул көнне судка килмәде. Хәбәрләшкәч, балаларны кичке җидедә тапшырам, дигән иде. Суд приставлары белән барып алдык. Сабыйларым мине бик сагынган. Аларны күргәч, йөрәк урыныннан чыга дип торам. Безнең бу тарткалашуда сабыйлар җәфа чигә дә, мин өзгәләнәм. Әмма Тимур үзен гаепле санамый. Аның үз туксаны-туксан. Күңелемдә бер начарлык та юк иде югыйсә. Җәйләрен балаларны әби-бабасына җибәреп тордым. Беркайчан да әтиләренә каршы котыртмадым. Алар бит аны да мине яраткан кебек ярата. Малайларга әти кирәген дә беләм. Тик менә шулай гауга ясап йөрүебез генә авыр. Бер-беребезне аңламыйбыз, – ди Айгөл. – Социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатемне күпләр ишетеп ярдәм итте. Татарстан Президенты тарафыннан да яклау таптым. Тик балалар минем янда булса да, күңелем тыныч түгел. Шатланырга да куркам. Алга таба нәрсә булыр икән, дигән борчуым бар. Тимур суд карарын үтәсә, минем белән санлашса, бу хәлләр булмас та иде. Балаларны рөхсәтсез алып китүен әле дә аңлый алмыйм. Авыр көннәр артта калсын иде. Балаларым янымда чакта шулкадәр рәхәт. Ходай шушы бәхеттән мәхрүм итә күрмәсен!
Гөлгенә Шиһапова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Чын кунелдэн соенэм Айгол синен очен!Ходай газиз балаларыбыздан аермасын!Бэхетле булыгыз!