Казан WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатын кабул итәргә әзерләнә. Һөнәри осталык ярышлары – Россиядә беренче тапкыр. Май аенда узган Милли чемпионат оештыручылар йөзенә кызыллык китермәде. Дөнья беренчелеген дә шулай уздырырга – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та моны төп максат итеп күрә.
Йолдызлы сәгатьне көткәндә
WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты 22–27 август көннәрендә узачак. Россия бюджетыннан Татарстанга әлеге чараны тиешенчә оештыру өчен 4,6 млрд сум акча бирелде. Ярышларда катнашырга 63 илдән 1500дән артык вәкил киләчәк. Чемпионатта урын һәркемгә җитә: ипи пешерүче белән чәчәк бәйләме ясаучыга да, агач остасы белән компьютер белгеченә дә. Катнашучылар исемлеге билгеле инде. Россия җыелма командасын WorldSkills чемпионатында 63 кеше тәкъдим итәчәк. Болар – 18–25 яшьлек 14 кыз һәм 49 егет. Шуларның ундүрте – Татарстаннан.
Ялгышырга ярамый. Егет һәм кызларга ярышта катнашу хокукы бер генә тапкыр бирелә. Җиңелсәң, төшеп каласың. Бу – алар өчен йолдызлы сәгать тә, бенефиста.
“Монда вак-төяк нәрсә юк”
Егет-кызлар әзерләнгәндә, оештыручылар да тик тормый. WorldSkills өчен махсус төзелгән “Казан Экспо” бинасы белән танышу, волонтерлар эшчәнлеген көйләү, ачылу һәм ябылу тантаналары – боларның барысы да кат-кат тикшерелә.
Нәрсә өчен кирәк иде бу безгә, дип сораучылар да булмый калмас. Сәбәбе бик гади: эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү. Аннан, чемпионат – һөнәри белем бирү өлкәсендә дөньякүләм тәҗрибә уртаклашу урыны да әле. Ярыш мәйданында ук энҗе бөртегенә тиң осталар өчен эш бирүчеләр “көрәш“ башлый. WorldSkills – яшьләр өчен киләчәктә эшле-ашлы булу өчен мөмкинлек тә әле, димәк.
– Рәсми рәвештә чемпионат башланырга бер ай калса да, асылда ул тагын да иртәрәк башланачак. 1 августтан кунаклар кабул итә башлыйбыз инде. 3 ел да 11 айдан соң финиш сызыгына якынлаштык, – ди “WorldSkills Kazan 2019” проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин. – Хәзер “Казан Экспо” үзәгендә соңгы төзекләндерү эшләре бара. Анда ярышлар өчен кечкенә цехлар, рестораннар әзерләнә.
Чемпионатны икътисади форумнар белән тиңләргә була. “Яшь профессионаллар” берлеге генераль директоры Роберт Уразов шундый фикердә.
– “WorldSkills Kazan 2019” чемпионатын катнашучылар саны буенча да, составы буенча да Давос һәм башка икътисади форумнар белән чагыштырырлык “күнекмәләр саммиты” дип атарга була. Без дөньяга гади чемпионат кына түгел, ә кадрлар әзерләү буенча яңалык тәкъдим иттек, – ди Роберт Уразов.
Чемпионат халыкара белгечләр өчен очрашу урынына да әйләнәчәк. Россиянең WorldSkills International хәрәкәте рәсми делегаты Екатерина Лошкарева сүзләренә караганда, дөнья чемпионатының эшлекле программасы өч юнәлештә төзелә. Программа катнашучылары буларак 63 ил вәкиле теркәлгән инде.
Ялга китәр алдыннан Президент Рөстәм Миңнеханов “Казан Экспо” күргәзмә комплексында булып кайтты. Ул дөнья беренчелегенә әзерлек һәм уздыру эшенә җитди карарга кирәклеген искәртте. “Мондый мәсьәләдә вак-төяк була алмый”, – диде Миңнеханов.
Крутойдан – кәттә программа
Чемпионатның ачылыш һәм ябылу тантаналарын 2013 елда Универсиада һәм 2015 елгы Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты программасын куйган Игорь Крутой командасы әзерли. Тантаналарның режиссеры – Алексей Сеченов. Шоу-программада үз эшләренең осталары һәм София исемле дөньяда бердәнбер гражданлыгы булган робот-андроид та катнаша. Соңгысының ролен әлегәчә сер итеп саклыйлар. Шулай ук Ёлка, Александр Панайотов, “Дана Соколова” рок-төркеме, Ян Гэ, Jukebox trio, Therr Maitz чыгышлары көтелә. Рәссамнар “тере” декорацияләр вәгъдә итә. Тантаналарга билетларны чемпионатның рәсми сайтында алып була. Билетлар бәясе 300 сумнан башлап 1500 сумга кадәр.
Ничек барырга?
Чемпионат көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә тамашачылар өч төрле транспортта бара алачак. “Леруа Мерлен” һәм “МЕГА” сәүдә үзәкләре, “Имәнлек” метро станциясе янындагы парковкалардан кузгалучы шаттллар эшләячәк. Алар тамашачыларга бушлай хезмәт күрсәтәчәк. “Казан Экспо”га “Казан-1” тимер юл вокзалыннан китүче электр поездына утырып барырга мөмкин. Шаттлларга утырганда тамашачының үзе белән Чемпионатның бастырылган яисә электрон чакыру билеты булуы шарт. 23–26 август көннәрендә “Казан Экспо” территориясендә узучы барлык ярышларга да билетлар бушлай бирелә. Моның өчен tickets.worldskills.ru сайтына кереп, “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак ярышларга бару көнен һәм вакытын сайларга кирәк. Төркем белән барган очракта кеше санын күрсәтү таләп ителә. 12 яшькә кадәрге балалар өчен билет һәм теркәлү таләп ителми.
Ничек күңел ачабыз?
Чемпионат көннәрендә Горки-Әмәт урман паркы, Горький исемендәге үзәк парк, Бауман урамы һәм Кабан күле яр буе мәдәни-күңел ачу чаралары белән сөендерәчәк. Беренчесендә чемпионатның ачылыш һәм ябылу тантаналарыннан туры трансляция күрсәтергә ниятлиләр. Ярыш көннәрендә паркта концерт, лекторийлар, ачык һавада кино күрсәтүләр һәм остаханәләр оештырылачак.
Горький паркында төрле милләтләрнең мәдәнияте турында ишетеп һәм күреп булачак. 23–26 августта WorldSkills компетенцияләре буенча остаханәләр эшләячәк. Гади халыкка да үзен төрле һөнәрдә сынап карарга мөмкин булачак. Төрле илләрнең милли кухнясын да шушы паркта тәкъдим итәчәкләр.
Кабан күле ярында 23–25 август көннәрендә Казан музыкантлары чыгыш ясаячак, “Угол” иҗат берләшмәсе, Тинчурин, Камал театрлары спектакльләре тәкъдим ителәчәк. Кичен исә һәркем ачык һавада Татарстан режиссерларының киноларын карый һәм бушлай экскурсияләргә языла алачак. Шулай ук Worldskills ярышларына багышлап, “Казан” гаилә үзәге янында 23–26 август көннәрендә “Тәмле Казан” гастрономик фестивале үткәреләчәк.
Чемпионатны Казанның үзәк урамы да игътибарсыз калдырмый. 23–26 август көннәрендә Бауман урамында сәнгать осталары фольклор коллективлары һәм халык инструментлары оркестрлары катнашында концерт булачак. Моннан тыш халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе һәм милли уен коралларында уйнау буенча остаханәләр оештырылачак.
Хезмәтенә күрә… акчасы
Чемпионат нәтиҗәләре буенча югары уңышларга ирешкән Россия катнашучыларын, шулай ук белгечләрен акчалата премия белән бүләкләячәкләр. “Осталык өчен медальон” ияләрен – 300 мең, бронза медаль өчен – 400, көмешкә – 500 мең, ә алтын медальле җиңүчеләргә 1 млн сум акча бирәчәкләр.
“Ресторан сервисы” компетенциясендә чыгыш ясаучы Татарстан егете Тимур Каюмов вакытны дөрес бүләргә өйрәнгән икән инде. “Эчке таймер һәм тоемлау сәләте эшкә җигелә. Каһвә әзерләгәндә дә, сөт өсте күперткәндә дә секундларны саныйм”, – ди Тимур. Аның эше каһвә әзерләү белән генә чикләнми анысы. “Ресторан сервисы” бәйгесендә катнашучылар аш-су әзерләргә дә, матур итеп өстәл кора белергә дә, кунакларны ачык йөз белән каршы алырга да тиеш. Төп максат – кешеләрнең осталар хезмәтеннән канәгать калуы һәм Мишлен йолдызын алу. Соңгысы – ресторан өлкәсендә бирелә торган иң югары бәя.
Ярышта катнашучылар өчен вакыт белән дуслаша торырга кирәк. “Кирпеч салу” компетенциясендә чыгыш ясаучы Сергей Херкун сүзләренчә, кирпеч өчен дөрес әзерләнгән измә эш барышын бер сәгатькә киметә ала. Бәйгедә катнашучыларга биремне ярышлар башланган көнне генә бирәчәкләр. Кагыйдә буларак, аларга гаять кыен сынау әзерлиләр. “Кирпеч дивар салу берни түгел. Минем әле гөмбәзләр белән эшләгәнем юк. Бу кирпеч салу эшендә иң авыры санала”, – ди Сергей Херкун.
“Мода технологиясе” компетенциясендә катнашучы Эвелина Алтунян алты яшеннән бирле тегә икән.
– Балачак шөгылем киләчәк һөнәремә әйләнде. Кечкенәдән курчакларга, эт һәм песи өчен киемнәр тегә идем. Мәктәптә укый башлагач, үзем өчен тегә башладым. Әзерлек 2016 елдан бирле бара инде. Һәрдаим иң яхшысы булуыңны исбатлап торырга кирәк. Көндәшлек бик җитди, – ди Эвелина.
- САН
“WorldSkills Kazan 2019” дөнья чемпионатында 3500 волонтер, 1200 штат хезмәткәре һәм вакытлыча персонал эшләячәк.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat