Букча белән генә кызыктырып булмый. Уку – җитә, акча китә

Мәктәпкә әллә балалар бара, әллә ата-аналар? Сабыйлары 1 нче сыйныфка җыенучы әти-әниләр әнә шулай ди. Алар арасында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да бар. Аның ике улы укырга керергә җыена. Әти-әниләр әкренләп сабыйларын мәктәпкә әзерли башлаган инде. Күңелле мәшәкать ким дигәндә 10–15 мең сумга төшәчәк.

Ничек укырлар?

– Букчалар сатып алдык инде. Костюмнарны тектерергә бирдек. Дәфтәр, пенал, каләм, буяуларны август ахырында гына сатып алачакбыз. Әлегә балалар – бакчада. Әбиләре булыша. Бакчадан кайткач, уку әсбапларын алырга кибет­кә бергәләп барачакбыз. Монысы мәктәпкә әзерләнү рухын тою өчен кирәк. Бу бит – үзе бер вакыйга, – ди Эльмира Зарипова. – Мәк­тәп­кә барабыз, дип ашкынып торалар, әле эшнең никадәр җитди икәнен аңлап бетермиләр. Әзер­лек төр­кеменә йөрделәр. Хәзер уку программалары катлаулы. Кайвакыт үзебезгә дә баш ватарга туры килә. Эштән кайткач, балалар белән өчәр сәгать шөгыльләнеп утырам. Ничек укырлар дигән борчылу бар, әлбәттә. Әллә мәктәпкә алар бара, әллә мин?
“Болгар” радиосының хәбәр­че­се Зөлфия Гыйльметдинова да, бер яктан, дулкынлана, икенче яктан, күңелле мизгелләр кичерә. Тиздән кызлары Дәринә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаячак. Яшь ана рухи яктан үзе дә әзер­ләнә.

– Бер ел элек әзерлек төрке­ме­нә бик теләп йөри башлаган иде. Әмма ел ахырына туеп китте, ахры. Хәзерге заман баласын матур букча, мәктәп формасы белән генә кызыктырып булмый. Белгәнен онытып бетермәсен дип, дәфтәр башладык, үткәнне кабатлыйбыз. Кызыксындыру чаралары да уйлап таптык. Бер көнне – матур күлмәк, икенче көнне – кәнфит, өченче­сендә – берәр җиргә алып бару… Әлегә менә шулайрак көй­ли­без. Югыйсә көн­нәр­дән бер көнне кызыбызның, мәктәпкә бармыйм, диюе дә бар. Баласы “5ле”гә укысын өчен, диңгезгә алып барам, дигән әти-әниләрне дә беләм. Кызыксындыру чаралары кирәк, моннан гына бала иркәләнә дип санамыйм. Хәзер бит мәктәптән кызыграк әйберләр дә бар. Әйтик, телефон, – ди Зөлфия. – Мәктәпкә ашыгып әзерләнмибез. Хәзер кытлык заманы түгел, кибеттә бөтен нәрсә дә бар. Барлык кирәк-ярак­ларны алырга ун мең сум җитәр дип уйлыйм. Мәктәп әсбаплары җыел­масын бакчадан чыкканда ук бүләк иттек. Форманы мәктәп үзе тек­те­рә. Әле букчаны сайламадык. Ки­бетләрдә бәяләре 5 мең сумга җи­тә. Үзләренең сыйфаты иски­тәр­лек түгел. Шуңа күрә аны ин­тернет-кибеттән сатып алырга җыенабыз.

15 пар аяк киеме кирәк

Күп балалы түгел, өч бала үстергән гаиләдә бу. Балтач районында яшәүче Райлә Гарәпшина балаларына елга шуның кадәр аяк киеме кирәклеген исәпләгән. Тик әле кибетләрдән бернәрсә дә сатып алмаганнар. Бу көннәрдә бәяләрне карап кына йөрүләре.

– Кызыбыз Зөһрә быел 1 нче сыйныфка керәчәк. Ике улыбызны да киендерергә кирәк. Өче­сенә 50 мең сум акча бар. Җитәр­ме, белмим. Бер сарафан гына да 1800 сум тора бит. Аяк киемнә­ренә дә шактый акча китәчәк, – ди Райлә.

Авыл кешесе, җәй җитүгә, баланы мәктәпкә әзерлим дип, ки­бет­кә чыгып йөгерми хәзер. Юклык заманы түгел, өлгерербез, диләр. Акчасы гына булсын! Кемдер акчаны ел буе тиенләп җыйса, кемдер әлегә хезмәт хакын көтә. Әмма балалары башкалардан ким-хур булмаячак. Авыл кибетенә генә риза булмыйча, шәһәргә барып та киенәләр. 1 сентябрьгә чәчәк гөл­ләмәләрен хәтта Казаннан кайтартучылар да очрый. Газиз балама күз явын алырлык гөлләмә жәл түгел, диючеләр дә бар. Чәчәкләр анысы – соңгы эш.
Ике бала анасы Айсылу Хә­кимҗанова, чыгымнар 30 мең сум тирәсенә төшәр, дип тора.

– Улыбызга быел яңа форма алып тормыйбыз. Ә кыз беренче тапкыр мәктәпкә баргач, төп игътибар аңа биреләчәк. Форманы махсус фирманыкын алырга куштылар. Ирем хезмәт хакын алмыйча, әлегә зур эшләр башкарып булмый. Җәй көне мәктәп турында оныттылар, каләм, китап ише әйберләрне бер дә тотасылары килми. Мәктәптә укытучылар барысына да өйрәтерләр әле, – ди ул.

Базар әлегә гөрләми

Мәктәпкә хәстәрләнү өчен, әти-әниләр хезмәт хакы көтәләр, ди­гән­не без башкала базарларында йөргәндә дә ишеттек. Сатучылар әйтүенчә, әле халык бер кат бәя карап, кызыксынып кына йөри. Күбесе, хезмәт хакы бирмәделәр, дип әйтә икән. Балаларын иярткән әти-әниләр дә күзгә ташланмады. Балалар әле әби-бабайда кунакта, лагерьларда ял итә.

– Тотып-тотып карыйлар да китеп баралар. Югыйсә Казан фабрикасы теккән сыйфатлы киемнәр. Эш сыйфатта түгел, акчада, диләр. Табыш булмагач, безнең дә кәеф юк. Җи­тештерүчеләр быел бәя­ләр­не 500–800 сумга күтәрде. Әллә шуңа кыйбатсыналар, әллә чыннан да акчалары юк. Халыкның кесә хәле мак­танырлык түгел. Аптырагач, уз­ган елгы костюмнарны 1700 сумга куйдык. Яңаларын 4-5 мең сумга сатабыз, – ди ирләр киеме сатучы ханым.

Ә менә кызлар киеме сатучы Гөлфинә бер дә борчылмый.
– Кешеләр базарга бер атна элек кенә йөри башлады әле. Без­дә бәяләр очсыз. Менә бу – без элек кигән ретро форма. Кайбер мәк­тәп­ләрдә ул әле дә калды. Бө­тен сыйныфка дип заказ бирү­челәр дә бар. Ак алъяпкыч, соры күлмәкнең бәясе – 1300–1600 сум. Сарафан 1200–1500 сум тора. Кыска күлмәк – 600 сум. Бар товар да Россиядә тегелгән, – ди Гөлфинә.

Кыргызлар теккән мәктәп формасын иң очсызы дисәң дә була. Итәкне – 800, сарафанны 1200 сумга алырга була.

– Халыкка ярап булмый. Кемдер, бәяләрегез бик очсыз, дисә, кемдер, кыйммәт, ди. Кесә янчыгы нинди бит! Кибеттә шушы ук әйберләрне 2-3 тапкыр арттырып саталар. Сыйфаты бик шәп, биш елга чыдый, дип ышандыра алмыйм, әмма берәүнең дә начар дип кире китергәне юк әле, – ди Лена.
Азатның исә букчалары янында бөтерелүчеләр күренми. Ә сайлау мөмкинлеге зур. Иртәрәк икән әле. Букча эзләп, гадәттә август уртасында килә башлыйлар икән. Хәзергә исә көнгә 2-3не генә сатса да, бик канәгать.

– Иң очсызы – 800, ә иң кыйм­мәте – 2,5 мең сум. Соңгыла­ры – аркага уңайлы булган ортопедик портфельләр. Балалар күбрәк мультфильм геройлары төшкән 3D букчаларга кызыга. Әти-әниләр каршы килми, ул-кызлары телә­гән­не сайлый, – ди сатучы егет.

БЕЛГЕЧ СҮЗЕ
Лилия Әмирова, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече:
– Барлык уку кирәк-яракларын да бергәләп сайларга тырышыгыз. Сез өйдә торыгыз, кибеткә үзебез барабыз, дип түгел. Мәктәпкә җыену үзе бер бәйрәм кебек ул. Яраткан букчаны күтәреп, мәктәпкә бару, үзе теләгән каләм, карандаш белән язу – болар барысы да яхшы тәэсирләр калдырачак. Әни буларак, шуны әйтәсем килә: балага көче җитмәслек таләпләр куймагыз! Улым мәктәптә уртача укыды: “3ле”сен дә, “5ле”сен дә алды дигәндәй. Начар билге алган өчен беркайчан да ачуланмадым. Аның каравы башка сәләтен үстерергә тырыштым. Түгәрәкләргә йөрттем, төрле чараларда катнашты. Уңышлары өчен мактый идем. Казан авиация институтында программистлык белгечен үзләштерде. Бала мәктәптә укый алмас, уку авыр бирелер, дип борчылмагыз. Барысын да уен формасында оештырып була бит. Авылга кунакка кайтасың икән, мал-туарлар белән таныштыр, су буенда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәт. Менә шулай итеп, бала күңеленә күп нәрсәне сеңдерергә мөмкин. Бала әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә.

Вәгыйз Санатуллин, Лениногорск районының мәгариф бүлеге җитәкчесе:
– Мин үзем мохтаҗ гаиләләргә уку кирәк-яракларын зур тамаша ясап тапшыру яклы түгел. Бу мәсьәләдә тыйнаклыкны хуплыйм. Әйтик, букчаларны социаль яклау бүлекләрендә дә тапшырырга була бит. Аның гаиләсенә бар, минеке кемнекеннән ким дип, ярдәм сорап килүчеләр дә юк түгел. Шул ук вакытта авыр гаиләләрдә бүләк алучылар арасында, баланы үз көчем белән мәктәпкә дә әзерли алмыйм, дип кимсенүчеләр дә очрый. Безнең районда бу бүләкне 1 нче сыйныф укучыларының кайберләре май ахырында ук алды. Август аенда тагын 130 балага өләшәчәкбез. Кемгә бирәсен мәгариф идарәләре, социаль яклау, опека бүлекләре белгечләре белән бергәләп билгелибез. Аны мохтаҗлык кичергән гаиләләргә бирәбез. Яшьләр һәм мәдәният бүлекләре түгәрәкләргә бушлай йөрү өчен сертификатлар тапшыра. Юл куркынычсызлыгын исәпкә алып, букчаларына яктылык кайтаргычлар да салабыз.

  • БӘЯЛӘР
    Дәфтәр – 5-6 сум
    Каләм – 6-25 сум
    Карандаш – 5-15 сум
    Көндәлек – 20-150 сум
    Линейка – 30-60 сум
    Җилем –17-50 сум
    Бетергеч – 8-25 сум
    Карандаш очлагыч – 45-55 сум
    Фломастер –80-150 сум
    Пластилин – 80-100 сум
    Циркуль – 40-100 сум
    Сарафан – 1200-2700 сум
    Блузка – 600-1200 сум
    Бантик – 150-350 сум
    Итәк – 600-1500 сум
    Костюм – 4-6 мең сум
    Галстук – 250 сум
    Малайлар күлмәге –
    500-800 сум
    Аяк киеме – 1200-1500 сум

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү