Юлыңа аю чыкса… Әгерҗе җиләкчеләре «урман патшасы»н очраткан

Соңгы вакытта Әгерҗе җиләкчеләре һәм гөмбә­челәреннән “аюга юлыктык, “урман патшасы” эзенә тап булдык” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

Шаршадыдан Лилия Тугарова улының хуҗалыкларыннан 150 метр чамасы ераклыкта гына канау­дан су эчкән аюны күрүе турында хәбәр итте.

– Әлеге хәл июнь башында булса да, улымның бу вакыйганы искә алмаган көне юк, – ди Лилия. – Безнең авыл яныннан агучы Иж елгасы тирәсендә, якынча ике чак­рым ераклыкта, Краснояр дигән урын бар. Анда гөмбә күп була, халык балык тотарга да йөри. Менә шул урында да берничә кешедән аю күрү­лә­ре турында ишеттек. Шуңа күрә хәзер халык ул тирәгә барырга шүрли, – ди Лилия.

Татар Чилчәсеннән Флүрә Насыйрова да, кичен Ямурзадан авылга машина белән кайтканда юлыбызда аю очрады, диде.

– Без генә түгел, аюның үзен дә, эзләрен дә күрүчеләр бар. Урман янында яшәгәнлектән, табигать нигъ­мәтләрен рәхәтлә­неп җыя идек. Хәзер урманга барырга куркып торабыз, – диде ул.

Ямурзадан Илфат Муллах­мәтов аюның үзен очратмаса да, бу тирәдәге урман эчендәге юлда бер ай чамасы элек эзләрен күрдем, диде. Ул аны хәтта фотога да төшергән.

Аюлар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Белгечләр әйтүенчә, хәзерге вакытта республикада 40тан артык аю исәп­ләнә. Беренчелек – Әгерҗедә, монда алар 12дән артык булырга мөмкин, диләр.
“Кичке Таң” заказнигы директоры Руслан Мәннапов һәм биологик ресурслар буенча ТР дәүләт коми­тетының районара бүлеге җитәк­че­се Эдуард Хуҗахмәтов сүзләренчә, Әгерҗе – Көчек арасындагы участокта өч аю исәпләнә. Көчек – Красный бор аралыгында 6 “урман патшасы” бар. Аның өчесе – “Кичке Таң” заказнигы террито­риясен­дә. Бимадан Девәтернәгә кадәрге участокта тагын 3 аю бар, диләр.

– Әле анда, әле тегендә аю күрдек, дигән хәбәрләрне без дә көн саен алып торабыз. Мәсәлән, Иж-Бубый тирәсендә баласы белән йөрүче аюны күргәннәр. Чишмә белән Нәҗәр арасында ике балалы аюны очраттылар. Узган атнада Кырынды белән Яңа Акхуҗа тирәсендә дә ике аю баласын күрдек дип хәбәр ит­теләр. Утыз метрлап ераклыкта гына ана аюны күргәч, машинага ничек кереп качканны сизмә­дек тә, дип сөйлә­деләр, – ди Эдуард Хуҗахмәтов.

– Заказниктагы аюлар да тер­риториядән чыгып йөрергә мөм­кин. Шалтыратулар булгач, без дә, Шаршадыга барып, аю йөргән урыннарны карадык. Әм­ма көн коры булганлыктан, эзләрен аерып булмады, – ди Руслан Мән­напов.

Аюлар арткан, үрчегәннәр­дер, дигән сүзгә дә үз карашлары бар белгечләрнең. Берен­чедән, “урман патшалары”на тәүлеккә 30, 40, 60 чакрым юл узу берни түгел икән. Шуңа күрә бүген Салагыш урманында булган аю икенче көнне 50 чакрым ераклыктагы Девәтернәгә барып чыга ала. Икенчедән, күрше Удмуртиядә ау чоры башлангач, качып, Татарстанга килгән булырга мөмкиннәр.

– Бездә ау белән еш шөгыль­ләнү рөхсәт ителми. Шунлыктан урманнарда азык запасы артты. Аюлар үзләренә яшәү урынын азыкка карап сайлый да инде. Алар поши, яшь кабан, кондызларга да һөҗүм итәләр, – ди Эдуард Мин­нәхмәтов.

Халыкта “бүредән курыксаң, урманга бармыйлар“ дигән әй­тем яши. Әмма муллык-байлык чорында кемнең генә өйдә ятасы килер икән?! Моңа кадәр дистәләгән райондашыбыз аюны очратуы турында әйтсә дә, әле “урман патшасы”ның бер­кемгә дә зыян салганы булмады. Шулай да, сакланганны гына Ходай саклый. Аюларга да, ке­ше­ләргә дә үз юллары белән йө­рергә язсын, – диләр районы­бызның табигать сакчылары.
Сүз уңаеннан, Әгерҗе районы урманнарында аюлар 20дән артырга тиеш түгел, диләр. Чөнки бер аю якынча 20 мең гектар мәйданга хуҗа була икән.

  • Белеп торыгыз!
    — Аюда аналык инстинкты бик көчле. Ана аю балаларын саклау-яклау өчен барысын да эшли. Шуңа, мондый очракка юлыксагыз, килгән эзегез буенча акрын гына китү җаен карагыз.
    — Истә тотыгыз: йөгерергә, аюны куркытам дип, төрле хәрәкәтләр ясарга ярамый! Аю, сездән дә тиз­рәк чабып, һөҗүм итәргә мөмкин.
    — Аю эзен күрсәгез, аның буенча бармагыз.
    — Әгәр җиләк, гөмбә, миллеккә баргансыз икән, кычкырып сөйләшегез, сызгырып алыгыз. Аю кеше тавышыннан курка.
    — “Урман патшалары”н атарга ярамый. Аның өчен җинаять җавап­лылыгы каралган.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА


Фикер өстәү