Соңгы араларда, дөресрәге, оныгы Нияз тугач булса кирәк, оператор булып эшләүче хезмәттәшебез Фәнисә Хәйретдинованың бер матур гадәте барлыкка килде. Буш вакыты булдымы, оныгының фотосурәтләре сакланган альбомны ачып, актарып, бер кавым дөньясын “онытып ала”.
Беркөнне шулай, мөкиббән китеп утыруын күргәч, шаяру катыш: “Әллә бик нык яратасың инде?” – дип сорап куйдым. Ул исә бернинди шаяртусыз: “Ничек яратуымны хәтта сүз белән генә аңлата алмыйм”, – дип җаваплады. Хәер, Фәнисә дустыбызның мәхәббәте, хөрмәте тирә-юньдәге бар кешегә дә җитәрлек. Ире Солтан белән уллары Айрат һәм Айнур аның өчен – тормышта терәк, киленнәре Айгөл һәм Гөлназ – сердәшләр. Килен дип дөрес тә әймим бугай әле. Фәнисә алар хакында сүз чыккач: “Ходай миңа ике кыз бүләк итте”, – дияргә ярата. Шулай булмыйни! Гаиләдә ир-атлар белән генә яшәүнең үз үзенчәлекләре бар бит. Ә монда хатын-кызларча киңәшергә дә, нидер эшләргә дә була. Хәтта кибеткә күлмәк сайларга да бергәләп барасың. Ул хәзер фитнес-клубка да йөрергә вакыт таба. Башта: “Гомердә булмаганны…” – дип каршы килеп маташкан булган, тик кызлары җаен тапканнар: “Әни, син бармасаң, без аяк та атламыйбыз”, – дип каршы торганнар.
Инде барыбыз да “компьютерлашып” беткән кебек булсак та, почта аша кулдан язылган хатлар җибәрүче укучыларыбыз байтак әле безнең. Алар иң элек оператор кулыннан үтә. Баскан арада җөмләләрне үзгәртеп, хаталарын төзәтеп барырга да өлгерә Фәнисә. Редакциягә урыс телендә килгән документларны татарчага тәрҗемә итүче дә кайчагында көннәр буе оператор янында утырырга мәҗбүр. Аның янына ветераннарыбыз да эзен суытмый. Кырык эшен кырык якка куеп, аларга да ярдәм итәргә өлгерә. Берәр чара үткәрә башласаң, ашыкмый-шауламый гына беренчеләрдән булып эшкә тотына. Бәйрәмнәрдә өздереп җырлап та җибәрә.
Гомумән, Фәнисә турында сүз чыкканда, хезмәттәшләре, бигрәк тә туганчыл, җаваплы, ярдәмчел инде ул дип, иң матур сыйфатларны атыйлар. Чыннан да, без аның Спас районының Иске Рәҗәп авылында гомер иткән әти-әнисен кадерләп соңгы юлга озатканына да шаһит булдык. Алар исән-сау чагында яллары бары тик авылда гына узды аның. Берәр җиргә бармыйсызмыни, дип кызыксынгач, елга бер тапкыр рәхәтләнеп әти-әниемә булышып киләм, дип җавап бирә иде. Башта әтисе ялгыз калды. Аның өчен җан атып яшәде. Әтисе бакыйлыкка киткәннән соң ятим калган маэмай белән песи өчен дә чын күңелдән борчылды. Әнә шундый кече күңелле булып, яшьли тол калып ике баланы аякка бастырган каенанасы Зәмзәмия, сеңелләре Әлфия белән Гөлия, аларның гаиләләре турында да гел кайгыртып яши Фәнисә. Иң өлкәне булгангадыр инде, барысы да авылдан еракта яшәсә дә, нигезне сакларга дигән максат та куйды. Сеңелләреннән дә шуны таләп итә. Ерак юл дип тормыйлар, бергәләп бәрәңгесен дә, яшелчәсен дә утырталар, йорт-кураны да карыйлар. Нигезне барлау туганнар арасында элемтәне саклый. Шуны яхшы аңлый Фәнисә.
Хезмәттәшебез бу көннәрдә ялга китеп барды. Юбилей алдыннан бер сөйләшеп алырбыз, дип шалтыраткан идем, еракта булып чыкты. Гозеремне әйткәч: “Син мине болай да беләсең бит инде”, – дип әйтү белән чикләнде. Беләбез. Шуңа да сине чын күңелдән котлап, исәнлек-саулык, тигез, имин тормыш теләп калабыз!
Фәния Әхмәтҗанова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
1991 елда «Таң йолдызы» газетасы редакциясенә эшкә кергәндә хезмәт кенәгәмә «Оператор по кодировке текстов», дип язылган иде. Еллар үтү белән кануннар үзгәрә-үзгәрә «Оператор» дигән язма гына калды. Бу коллегам турында язылган матур язманы укыдым да, «оператор» сүзе кимсетү кебегрәк яңгырый икән, дигән нәтиҗә ясадым. Текстларны җыючы дисәгез дә матуррак булыр иде