Казанда ял көннәрендә траспорт хәрәкәте чикләнә

Казанда 27 һәм 28нче июль көннәрендә берничә урамда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк, шулай ук кайбер автобус маршрутларының хәрәкәт итү схемасын үзгәртәчәкләр. Бу триатлон буенча Европа чемпионаты уздырылуга бәйле, дип хәбәр итә башкала мэриясеенң матбугат хезмәте.

27нче июль 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:

Батурин һәм Кремль яр буе урамнары буенча — Сәет Галиев урамыннан Дзержинский урамына кадәр ‒ Миславский урамыннан үтәли йөрү мөмкинлеге булган хәрәкәтне тулысынча чикләү;

Дзержинский урамы буенча — Миславский урамыннан Чернышевский урамына кадәр;

Чернышевский урамы буенча — Дзержинский урамындагы җөп һәм так яклар белән чикләнгән участокта;

Кремль урамы буенча — Кремльдән алып Кави Нәҗми урамына кадәр — Чернышевский һәм Муса Җәлил урамнарыннан үтәли йөрү мөмкинлеге булган хәрәкәтне тулысынча чикләү;

Кави Нәҗми урамы буенча — Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәр;

Профсоюз урамы буенча — Кави Нәҗми урамыннан алып 1 Май мәйданына кадәр — Муса Җәлил урамы һәм 1 Май мәйданыннан үтәли йөрү мөмкинлеге булган хәрәкәтне тулысынча чикләү;

Бауман урамы буенча — 1 Май мәйданыннан Батурин урамына кадәр.

28нче июль 7.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Кремль дамбасы буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк;

Декабристлар урамы буенча — Мәскәү районы юнәлешендә Ибраһимов проспектына кадәр — Чистай һәм Мулланур Вахитов урамнарыннан үтәли йөрү мөмкинлеге булган 1,5 уң як полосалар;

Ибраһимов проспекты буенча — Чистай урамыннан Восстание урамы киселешенә кадәр — Волгоград урамыннан үтәли йөрү мөмкинлеге булган 3 уң як полоса;

Сибгат Хәким урамы буенча – Декабристлар урамыннан Чистай урамына кадәр;

Чистай урамы буенча — Сибгат Хәким-Чистай ур. әйләнмә хәрәкәтеннән «Казан Арена» стадионына төшү юлына кадәр;

«Казан Арена» стадионы тирәсендә;

Фатыйх Әмирхан проспекты буенча — Фатыйх Әмирхан проспектыннан төшү юлы Алексей Козин урамыннан Сибгат Хәким урамына кадәр;

«Миллениум» күпере буйлап;

Вишневский урамы буенча — Сибгат Хәким урамыннан Николай Ершов урамына кадәр үзәккә бару юнәлешендә — 1,5 уң полосалар;

Николай Ершов һәм Карл Маркс урамнары буенча — Вишневский урамыннан Толстой урамына кадәр Ирек мәйданына таба хәрәкәт итү юнәлешендә — 1,5 уң полосалар;

Большая Красная урамы буенча — Жуковский, Гоголь, Япеев, Карл Фукс, Театр, Пушкин урамнарыннан үтәли йөрү мөмкинлеге булган хәрәкәтне тулысынча чикләү;

Батурин урамы буенча — Большая Красная урамыннан Кремль дамбасына кадәр.

Шулай ук 27нче июль 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр һәм 28нче июль 7.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Батурин урамы ябылганнан соң түбәндәге автобус маршрутларының хәрәкәт итү схемасы үзгәрәчәк:

№№22, 28, 89 К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы — Меңьеллык мәйданы — алга таба маршрут буенча, кире юнәлештә Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы — алга таба маршрут буенча буенча хәрәкәт итәчәкләр.

28-нче июль 7.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Ибраһимов пр. ябылганнан соң, Чистай урамыннан Восстание урамы киселешенә кадәр Восстание урамына бару юнәлешендә түбәндәге шәһәр автобус маршрутларының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк:

№№15, 22, 29, 35, 62 Декабристлар урамы – Восстание урамы — алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәкләр, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Моннан тыш, 27нче июль 7.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр һәм 28нче июль 6.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «Казан» гаилә үзәге һәм Кремль яр буе территорияләре арасында Казансу елгасы акваториясендә Кремль дамбасыннан алып «Миллениум» күперенә кадәрге участокта кече судноларның хәрәкәте чикләнәчәк.

 


Фикер өстәү