Белем бирү оешмаларында коррупциягә бәйле мөрәҗәгатьләр өч тапкыр кимегән

Татарстанның белем бирү оешмаларында коррупция турында мөрәҗәгатьләр өч тапкыр кимегән. Бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Рәмис Мөҗипов сөйләде.

Ул 2019 елның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру программасы үтәлеше турында чыгыш ясады. 2018 елның 1 августына коррупция белән бәйле 100 мөрәҗәгать теркәлгән булса, 2019 елның 25 июленә 33 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Быел акча җыю белән бәйле 28, дәреслекләр һәм эш дәфтәрләренә акча җыю белән бәйле 1, түләүле хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзүгә мәҗбүриләү белән бәйле 4 мөрәҗәгать килгән.

2018 елда коррупция белән бәйле барлыгы 200 мөрәҗәгать теркәлгән, дип хәбәр итә «Татар-информ».


Фикер өстәү