Тукай районының “Бердәмлек” авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү кооперативы җитәкчесе Минталип Миннеханов әйтүенчә, бездә үз продукцияң белән эре сәүдә челтәренә үтеп керү сират күпере аша үтүдән дә кыендыр, мөгаен.
– Бәрәңге, кишер һәм башка төр яшелчә, җиләк-җимешне сәүдә нокталарына озатканда, “энә күзе”ннән үткәрәбез. ГОСТ, ягъни дәүләт стандартларына да туры килә. Ә менә супермаркетлар, төрле сәбәпләр табып, фермер хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне кире борырга гына торалар.
Кайчагында ачу да килә. Мең төрле эш-мәшәкатьләр белән күз карасыдай күреп үстерәсең, уңышын җыясың, сатарга әзерләгәндә, ике-өч тапкыр аралыйсың. Үз транспортың белән килешенгән вакытка сәгате-минутында китереп җиткерәсең дә… супермаркетларның эреле-ваклы таләпләренә туры килмәү сәбәпле, кире борыласың.
Меңнәрчә километрдан китерелгән чит ил яшелчәләренең сыйфаты ягыннан безнекеннән күпкә калышуын да беләбез. Тик эре сәүдә челтәрләре алар белән эшләүне кулайрак күрә, – ди фермер.
Минталип Исмәгыйль улы үзе өчен генә борчылмый. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган киңәшмәдә дә, Тукай районы крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар берлеге рәисе буларак, авыл җитештерүчеләренең теңкәсенә тигән проблемаларны ачыктан-ачык ярып салды.
Кыенлыклар санап та бетерерлек түгел. Әйтик, 16 тонналы “КамАЗ”га төялгән продукциянең күләме шуннан артмаса да, “Авырлык үлчәү контроле” дәүләт хезмәте, машинаның ал күчәренә йөк күбрәк туры килә, дип, әллә ничә тапкыр беркетмә төзегән. Җиденче дистәсен түгәрәкләп килүче ил агасына чиләк белән ашлыкны машина әрҗәсенең бер урыныннан икенчесенә күчереп азапланырга да туры килгәләгән. “Штрафлары кайчагында машинага төялгән продукциядән кыйммәтрәк чыга. Түләп бетерерлек түгел”, – ди тәҗрибәле фермер.
Авыл җирлегендә электр энергиясенә, газга, ягулык-майлау материаллары, запас частьларга бәяләр гел өскә үрмәләгәндә, ничек итеп югары җитештерүчән техника һәм технологияләр сатып аласың? Елга бер тапкыр файдаланылучы кишер уңышы җыю комбайнын 15 миллион сумга алганда, көндәлек һәр чыгымны исәпләп барырга туры килә. Әмма Минталип ага күңелен төшерми:
– Авылда барлык проблемаларны үзең генә хәл итү мөмкин түгел. Шуңа да кооператив төзедек. Бергәләшеп тотынганда, эре сәүдә челтәренә үтеп керергә дә була. Алар да үзебездә булган югары сыйфатлы продукцияне читтән эзләү ягында түгел. Эре сәүдә челтәрләре белән уртак тел табып эшләве авыр, әмма башка юл юк, – ди ул.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтүенчә, үз продукциясе белән эре сәүдә челтәрләренә кергән кооперативлар саны бермә-бер арткан. Арада уңышлы гына эшләүчеләре дә байтак, ди министр урынбасары.
Кама Тамагы районының “Камамбер” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Насыйров та, беренче карашка, хыял ирешмәслек эш башлаган. Башлыча авыл хуҗалыгы продукцияләре, шул исәптән күпләп сөт җитештерүче районда, башкаларны гаҗәпләндереп, дистәләрчә тонна югары сыйфатлы француз сыры җитештерәләр. Сорау артканнан-арта, шуңа якын араларда җитештерү күләме өч тапкыр күбрәк булачак, диләр. Сыйфаты да сокланырлык, бәясе дә көндәшлеккә бирешми. Билгеле, мондый продукция белән теләсә кайсы сәүдә челтәренә үтеп кереп була.
Лаеш районының “Заготовитель” кооперативы җитәкчесе Рамил Яруллин да эре сәүдә челтәренә сукмакны турыдан салган. Гаҗәп бит: без көн саен күреп, кайчагында таптап та узган үләннәрне җыеп, эшкәртеп, кооператив хезмәткәрләре һәркем өчен ифрат шифалы “Сабантуй”, “Матур”, “Иртәнге чәй” продукцияләре җитештерә. Кооператив бүген Лаеш районы халкын гына түгел, Россиянең көньягында урнашкан өлкә һәм республикаларда яшәүчеләрне дә эшле һәм ашлы итә алган. Киләчәктә бу эшкә меңнәрчә пенсионерны җәлеп итмәкчеләр.
Татарстанның күп районнарына һәм авылларына үтеп кергән “Пятерочка”, “Перекресток” һәм “Карусель” сәүдә челтәрләрен берләштерүче “ИКС 5 Ритейл Төркем” җәмгыятенең җирле хакимият белән эшләү хезмәте җитәкчесе Тимур Баймуллин әйтүенчә, Россиянең төрле төбәкләрендә дистәләгән мең кибете булган эре сәүдә үзәкләренә Татарстан кооперативлары белән хезмәттәшлек итү күпкә отышлырак. Әмма моның өчен җитештерелгән продукциянең күләме – зур, сыйфаты – югары, бәясе арзанрак булырга тиеш. Мондый максатка бары тик кооперативларга берләшкәндә генә ирешеп була.
Камил Сәгъдәтшин
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat