Ихтирамны, хөрмәтләүне, олылауны чагылдыручы бу сүз Нургали абыйга бик тәңгәл килеп тора.
…Университетта белем алган Нургали атлы егет Кукмара районының Зур Сәрдек урта мәктәбендә узган гасырның алтмышынчы еллары урталарында тарих фәненнән белем бирде. Бик таләпчән, бәлки әле артыгы беләндер дә таләпчән иде. Кулында һәрвакыт кыска гына линейка булыр, дәресне белми торсаң, шуның белән өстәлгә сугып ала, аннан тынлык озаккарак китсә, бармакларыңа бәргәләп алырга да күп сорамый иде. Нургали абыйның тәмам ризасызлыгын шуннан чамалый идек без. Ул да булмый, яныңа ук килә дә сораулар яудырырга тотына, алары исә гап-гади, шулай итеп, ипләп кенә дәрес темасына алып керә. “Менә, менә”, – дип хуплап торуы исә күңелгә җылылык өсти, ниһаять, линейкасын да өстәлнең читенә үк этәреп куя. Яшь укытучының осталыкка өйрәнү серләре әнә шундый, үзенчәлекле булгандыр инде.
Мөгаллимлек итә башлавына күп тә үтмәде, район газетасында колхоз алдынгылары турында язмалары күренә башлады, “Яшь ленинчы”да да мәкаләләрен укыдык. Аның сулышы безгә дә кагылды. Берничә укучы язмаларыбызны башта Нургали абыйга укытабыз да редакцияләргә адреслыйбыз. Шулай итеп, булачак һөнәргә нигез салынды.
Аннан мин Нургали абый белән Казанда газета-журнал нәшриятында бик еш очраша идем. Аның “Яшь ленинчы”да эшли башлаган чоры иде бу, берничә елдан “Социалистик Татарстан” газетасына эшкә күчте. Әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җаваплы секретарь, мөхәррир урынбасары булды. Шул чорда бик күпләрне журналистика серләренә өйрәтте. Үзе исә бик ныклап татар генералларын барлауга кереште. Генераллар да шуны гына көткән диярсең: Казанга еш кайта башладылар, “Социалистик Татарстан”га редакция коллективы белән очрашуга да киләләр иде. Армия генералы Мәхмүт ага Гәрәевнең, җил-җил атлап: “Ни хәлләрдә минем Татарстан?” – дип килеп керүе хәтердә калган. Генерал һәрвакыт үз телебездә аралашты һәм башка хәрбиләрдән дә шуны таләп итте. Бервакыт Мәскәүдән кунакка кайткач, академик, генерал-майор Рафаэль Юсупов (Нургали абыйның хәләл җефетенең туганы) татар язучылары әсәрләрен, дәреслекләр җыярга керешә. Редакциягә кунакка килгәч, ул үзе шул хакта әйтте. “Нәрсәгә кирәк ул, диячәгегезне алдан ук белеп торам, җавабым мондый, – диде ул. – Мәскәүгә кайткач, Мәхмүт ага Гәрәев татар теле һәм әдәбияты буенча миннән имтихан алачак. Менә шуңа әзерләнәм”.
1993 елның яз аенда Мәхмүт Гәрәев Мәскәүдә татарның хәрби эшлеклеләрен җыеп очрашу оештырган иде. Әлбәттә инде, Нургали абый да чакырулы иде, ул аннан канат куйгандай кайтты. Нәтиҗәсе шундый: Нургали Булатовның “Ватаным Татарстан” газетасы китапханәсе сериясендә “Йолдызлы йолдызлар” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Һәм ул тиз арада укучыларыбыз кулына күчте.
Бик яраттылар, редакциягә кочак-кочак рәхмәт хатлары килде, генераллар үзләре дә рәхмәтле иде.
…Нургали абый Булатов туган төбәгендә – Теләче районының Алан авылында балалары белән бик матур йорт җиткерде. Остазыбыз җәй айларын шунда үткәрә, иҗат итә, табигать хозурында була, яшәргә көч, илһам җыя.
Рәсемдә: 1991 ел. “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясендә хәрбиләр очрашуы истәлеге. Газетаның ул чактагы мөхәррире Мөнир Әһлиуллин, армия генералы, якташыбыз Мәхмүт Гәрәев, язмабыз герое, бүгенге юбиляр Нургали Булатов, авиация полковнигы, якташыбыз Васыйл Шәрипов, газета журналистлары Габделбәр Ризванов, Равил Сәгъдиев.
- Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Нургали Хөсәен улы Булатовның 28 июльдә 80 яшьлек юбилее. Хезмәттәшебезгә нык сәламәтлек, куанычлы көннәр, имин тормыш телибез. Балаларын, оныкларын сөеп, озын-озак яшәргә язсын!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat