“Forbs” журналының, даими төзеп, яңартып торган исемлегенә ышансаң, Татарстанда 5 доллар миллиардеры бар. Ә ил буенча аларның саны быел төп-төгәл 100 икән. Безнекеләр әлегә ярлырак – алар “кәшилүге”ндәге байлык 1,3 миллиард сумнан артмый. Билгеле олигархлар Владимир Лисин белән Леонид Михельсонга (21 һәм 24 млрд) җитәм дигәндә, безнекеләргә әле тирлисе дә тирлисе…
Кеше кесәсендәген саный бу, диярсез, бәлки, тик санамый да булмый шул. Сез – мәсәлән, гади эшче яки хезмәткәр. Көненә күпме акча эшлисез? Мең ярым – ике мең (доллар түгел, әлбәттә, сум) тирәсе булса – яхшы, сез тормыш төбендә түгел әле. Ә менә көненә 24 млн доллар (1,51 млрд сум) эшләүче кеше турында ни әйтә алыр идегез? Әлбәттә, аптырыйсыз, гаҗәпләнәсез, тел шартлатасыз, юк, алай ук булмас, дисез. Була икән шул менә. “Экспресс газета” язганча, Л.Михельсон үткән 2018 елда байлыгын 6 млрд долларга арттырган һәм, гади арифметиканы кулланып санаганда, сәмәнне нәкъ без әйткән тизлектә каера. Ягъни берүзе аз да, күп тә түгел, көнгә 2 меңгә шатланган 750000 кеше кадәр эшли булып чыга. Мегаполис саналган Казаныбызда да ул кадәр эшче куллар юк! Эшләгән-эшләгән, менә шулай эшләргә кирәк инде аны! Без генә ул аена 25-30 мең сумга канәгатьләнеп йөрибез. Андыйлардан хәтта көнләшмибез дә, үзебезнекеләр ич.
Ә менә чит ил байлары, язуларына караганда, күпкә булдыксыз. Күп дигәндә көненә 300 мең доллар эшлиләр икән. Ничә буын, баш күтәрми, тир түгеп тапканны акрын арттыралар. Ул гына җитмәгән, алардан әле, мыскыл иткәндәй, прогрессив салым да савалар. Ә ул салым, аерым очракларда, табышның 80 процентына җитә, ди. Шундый шартларда көненә 24 миллион ничек эшлисе килсен?
Безнең Дәүләт Думасы белән Федерация Советында гына да үткән чакырылышта өч дистәгә якын миллиардер иде. Ә миллионерлар? Аларын санаучы да юк. Биредә бәләкәй генә каршылык, аңлашылмаучанлык килеп чыга: кесәләре шыплап акча белән тулган ул абзыйлар гади халык мәнфәгате турында ныклап торып кайгырта аламы?
Бездә тагын шундыйрак хикмәт тә бар: кризисмы илдә, икътисад үсәме, йә киресенчә аска тәгәриме – үтә байлар, миллиардерлар саны кимеми, арта. Нинди тотрыклылык! Дөнья икътисадында гына ул гади, тик без аңламаган закончалык яши – миллиардерлар арту яисә кимү илдәге тормыш-яшәешкә, гомуми күрсәткечләргә бәйле. Икътисад начарланганда, аларда байлар да михнәт күрә. Үсеш дигәнебез бездә генә гөрләп чәчәк ата. Шуңа күрәдер, бәлки, доллар миллиардерлары саны буенча ярышта бишенче урынны әлегә беркемгә дә бирмибез. (Шушы урында халыкның тормыш сыйфаты буенча Россиянең 61 нче баскычта булуын искәртик… Бу хәл нәрсә турында сөйли? Беренчедән, коточкыч концентрация: илдәге капитал – санаулы кешеләр кулында. Икенчедән, юләргә дә аңлашыла: аларның күбесе аны тәүлегенә 24 сәгать эшләп тапмаган, ә кирәк вакытта кирәкле урында булу аркасында эләктергән…
Олигархлар бар, яши икән, димәк, алар кемгәдер кирәк. Беренчедән, алар үз-үзләренә нык кирәк. Икенчедән, хакимият аңлатуынча, алар ил икътисадына да үтә зарур. Күпләргә эш бирүчеләр бит. Совет чорында, эшсезлек гомумән булмаганда, аларсыз ил ничек яшәгәндер? Монысы – бер яктан. Икенче яктан, череп баеганнарның күпчелеге җиңел һөнәр ияләре – чималчылар. Нефть, газ, алюминий ишене табучы һәм сатучылар. Алар төзегән зур заводларны санап чыгарга бер кулның бармаклары җитә. Ә заманча технологияләр, фән үзәкләре, башкаларда булган төрле силикон үзәннәрен, гомумән, саныйсы микән?
Үтә байлар властька да бик кирәк. Кул астында фәлән дистә тыңлаулы акча капчыгы булудан да рәхәт нәрсә юктыр ул. Күләгәдәге кабинет. Аларны, министрларны җыйган кебек җыеп, күңелле генә сөйләшеп утырырга, кайбер икътисад, финанс мәсьәләләрен хәл итәргә, ярдәм сорарга мөмкин. Властьтагыларга шәхси ярдәм дигәндә, алар бигрәк тә юмарт. Шул сәбәпле ул кавемне монополиягә каршы законнар белән артык кысмыйлар. Бензин бәяләре әнә бөтен ил буенча ничек бердәм күтәрелә. Кече һәм урта бизнес мөшкеллеге дә олигархларга булган, артыкка киткән игътибарга барып тоташмыймы? Кыскасы, “байлар да елый”, дигән гыйбарә бездәге үтә байларга һич тә кагылмый.
Наил Шәрифуллин
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat